Украинадагы хәлләрнең күпме дәвам итәчәген әйткәннәр

Украинадагы вазгыять дистәләрчә елга сузылырга мөмкин. Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чаушуглы шундый фикердә, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

“Безнең уйлавыбызча, Россия белән Украина арасындагы кораллы низаг яу кырындагы җиңү белән түгел, ә сөйләшүләр өстәле янында тәмамланачак”. – дигән министр.

Аның әйтүенчә, Антальяда ике илнең тышкы эшләр министрлары очрашуы һәм Истнбулда Россия белән Украина делегациясе очрашуы йомгаклары буенча яклар утны туктату буенча килешүгә бик якын килгән, әмма соңыннан аннан читләшкән. Бүген исә шартлар март аендагыдан аерыла.
“Хәлләр катлауланды, әмма өметне өзәргә ярамый”, – дип белдергән Чаушуглы.

Аның фикеренчә, яу кырында җиңүгә исәп тоткан очракта кораллы низагның дистәләрчә елларга сузылуы бар.


Фикер өстәү