Яңа “Москвич”ның бәясен әйткәннәр

Кичә Мәскәүдә җитештерелә башлаган “Москвич-3” бәясе, ташламалы автокредит программасы буенча ташламаны исәпкә алмыйча, 1,6 миллионнан 2 миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС үзенең чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

“Яңа “Москвич-3” бәясе, ташламаны исәпкә алмыйча, 27−33 мең доллар (1,6-2 миллион сум) тәшкил итәргә мөмкин”, – диелә хәбәрдә. Агентлыкның икенче бер чыганагы 2 миллион сум күләмендәге бәянең каралуын, әмма әле тәгаен генә расланмавын әйткән. Автозаводның матбугат хезмәте исә автомобиль хакын әлегә сер итеп саклауларын белдерелгән.

Август аенда КАМАЗ заводы һәм Мәскәү Хөкүмәте хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган. Анда “Москвич” заводына 5 миллиард сум җәлеп итү күздә тотыла. Предприятие кичә эшләтелә башлады. Җыю производствосын сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин ачты.
“Москвич-3” башкалада – гыйнвар аеннан, төбәкләрдә – март аеннан сатыла башлаячак. Автомобиль бензин турбомоторы һәм автомат трансмиссия яки 6 баскычлы механик тизлек күчергеч белән тәэмин ителгән.


Фикер өстәү