Бэнкман-Фрид – битлек кигән иблисме яки ничек итеп маңка малайлар дөньяны түнтәрәләр?

Бу авторның сишәмбе-чәршәмбе саннарында алып барган күзәтүләре белән танышучыларның күзләренә FTX криптобиржасының санаулы сәгатьләр эчендә түнтәрелеп, дистәләгән миллиард акчаның «өф» итүгә сүнгән шәм ялкыны кебек юкка чыгуы чагылмый калмагандыр.

Аңлыйм: ул яңалыкны укыганда, берәүнең дә күзенә яшь килмәде, йөрәкләре дә дерт итеп китмәде… Ә бит чынлыкта дөнья финанс системасында бик караңгы эпоха башланып килә һәм ул алдагы берничә елда безнең барыбызның да матди хәленә нык тәэсир итәчәк. Аның йогынтысы американнар Россиягә каршы керткән санкцияләргә караганда көчлерәк булыр дип уйлыйм.

Россия күпме югалтты әле? 300 миллиард доллар тирәсе дәүләт резервларын һәм триллион доллардан артык олигархлар акчасын. FTX түнтәрелгәндә дә россиялеләр югалттылар, биржага акча тыгучылар арасында алар дүртенче урында тора, диделәр. Ничә миллиард доллар икәне безгә билгесез. Акча безнең кесәдән төшеп калмагач, кайгырмыйбыз, әмма ил икътисадына инвестицияләнергә мөмкин булган миллиардлар яисә миллионнар югалды. Вазгыятьнең куркыныч ягы анда да түгел хәтта. Башында Сэм Бэнкман-Фрид исемле, борын астыннан маңкасы да кибеп бетмәгән малай торган биржаның түнтәрелүе криптодөньяда чылбыр реакциясе китереп чыгарып ята. Genesis дип аталган криптофирма, әҗәткә миллиард доллар бирүчеләр табылмаса, банкротлыкка чыгачагы белән куркыта. Үз тегермәннәрендә миллиардларны әйләндерүче тагын берничә криптобизнес түнтәрелеп килә. 2008 елгы кризисны алдан фаразлаган Нуриэль Рубини «Binance» фирмасының озакламый табутка кереп ятачагын әйтә. Бу атамаларның күпчелек укучыларга берни дә аңлатмавын беләм мин. Махсус өйрәнмәсәм, үземнең дә ис китмәс иде. «Binance» турында шуны гына әйтәм: аның хуҗасы Чанпэн Чжао – чыгышы белән кытайлы булган Канада гражданины – 65 миллиард долларлык капиталы белән дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә – 19 урында. Бизнесы җимерелсә, ул ыштансыз калачак. Аңа акча биргән бик күп миллиардерлар һәм миллионерлар суган суы суырачак. Ә Җир шарының бөтен байлыгы – олигархлар кулында. Безнең кебек гади халык бик аз гына байлыктан файдалана. Юк, юк, миллиардерларның кара ипи ашауга күчүенә бер дә кайгырмыйбыз без. Әмма алар бөлгәндә, бөтен Җир халкын финанс цунамие каплый, өскә калкып чыгу кыен була. Кешеләр эшсез калалар, кредитлары түләнми, йортлары сатыла… Менә шул эпоха башланып килә һәм мин сезгә аның ничек башлануын FTX мисалында кыскача гына сөйләргә телим.

Криптовалюталар турында ишеткәнегез бардыр инде. Арагызда, шуларны сатып алып, җиңел генә баерга теләүчеләр дә булмый калмас. Һәрхәлдә, «Фейсбук»та вакытында биткоин сатып алмый калуына ачы үкенеч белдергән татар яшьләрен бер генә тапкыр күрмәдем. Кызыкмаслык түгел дә шул: 2010 ел башында 0,003 долларга тиң булган биткоин ел ахырында 0,30 долларга кадәр үсә. Табыш – 9900 процент. Я әйтегез әле, кайсы банк депозиты бер елга шуның кадәр процент бирә? 2011 елда биткоин тагын 1473 процент өсти әле. Аның 60 мең долларга җиткән чаклары булды. Кыскасы, вакытында 3 долларга биткоин сатып алсаң, бәясе югары ноктага җиткәндә, синең 40–60  миллион долларлык байлыгың булыр иде. Кызыктырамы? Кызыктыра торгандыр шул. Вәләкин биткоин гел үсеп кенә тормый, түнтәрелә дә. 2014 елда ул бәясенең 58 процентын югалтты, 2018дә 73 процент минуска китте. Быел биткоинның югалтулары – 65 процент. Ел ахырына кадәр ниләр буласын белмибез. Бер генә нәрсәне әйтә алабыз: байлык андый темплар белән үсә икән, ул чын түгел. Ничек кабарган булса, аннан да тизрәк шиңәчәк.

Криптовалюталар шулай зур темплар белән үскәндә, криптобиржаларның ничек баюын күз алдына китерә аласыздыр. Боларда бик җиңел генә йөз миллиардлаган долларлар әйләнә. Кешеләр, табышка кызыгып, шуларга акча тыгалар. Башында Остап Бендерны көнләштерерлек махинацияләр остасы Сэм Бэнкман-Фрид дигән адәм торган FTX – шундый биржаларның берсе, уңышлысы иде.

Биржасы түнтәрелеп, мошенник икәне киң катлауга мәгълүм булгач, Бэнкман-Фрид   турында «BlockFi» директорларының берсе: «Сэм Бэнкман-Фрид – ботаник битлеге кигән иблис иде», – язып чыкты. Бизнесы югары үрләгәндә, аңа башкачарак бәя бирделәр: вундеркинд, иң яшь даһи дигән исемнәр белән макталды. Менә бу юлларны укучылар кайсыгыз берничә дистә миллиард долларлык кердит алып, аны җилгә очыра ала? Берегездән дә булмый. Икенче өлеше – җилгә очыру дигәне барыбызныкы да җиңел барып чыгар иде, ә менә зур әҗәтләрне безгә беркем дә бирмәячәк. Бэнкман-Фридның әти-әнисе – Американың финанс җинаятьләренә каршы көрәш өлкәсендәге әйдәп баручы юристлар, партнершасының (алар хатын дип тә, сөяркә дип тә әйтмиләр, партнерша диләр, Сэмның андый партнер һәм партнершалары берәү генә түгел, алар унлап кеше бер гаилә кебек бергә яши) әтисе – Биржалар һәм кыйммәтле кәгазьләр буенча Америка комиссиясенең (SEC) элекке җитәкчесе, финанс иерархиясендә өченче дәрәҗәдәге кеше. Вундеркинд менә шуларга аркаланып бизнес башлап җибәрә, үзенә берни дә булмас дип ышана. Әмма бу юлларның авторы Сэмны «иблис иде» дигән бәядән коткара, ул иблиснең җирдәге илчесе белән (бар шундый кеше Җир шарында бүген, ул ил җитәкчеләрен үз кубызына биетә) тыгыз элемтәдә тора, шуның кушканнарын үти дип саный. Бэнкман-Фрид артында торучыларның протексиясенә таянып, криптобиржа оештыра, токеннар (криптовалюталарны бәяли торган берәмлекләр) чыгара, аның токеннарының байтагын Binance сатып ала. Шул токеннар бәясенә гигант кредитлар алып, башка компанияләрне үзенеке итә. Бизнесы кабаруын дәвам иткән булыр иде, бәлки, әмма ул хакимияттәге элемтәләрен файдаланып, «Binance»га каршы законнар чыгартмакчы була. Аның бу гамәле кытайларның («Binance» – асылда чиннар бизнесы) җен ачуын чыгара. Алар «Твиттер»да: «Син нәрсә, егет, шулай эшлиләрмени, алайса без синең токеннарыңны сатабыз», – дигән эчтәлектә твит эләләр. Куркып калган Сэм аларга килешү тәкъдим итмәкче була, әмма инде токеннар сатуга чыгарылган һәм FTX биржасы түнеп бара, токеннарының бәясе 99 процентка төшә. Чиннарның да котын ала бу хәл, әмма кире чигенергә соң була. Яңа туган баланы берничек тә ана карынына кире этеп кертеп булмый бит. Менә шулай итеп криптокризис дигән сабый мәйданга чыга һәм бик күп биржаларны төртеп егарга әзерләнә. FTX биржасына кризис идарәчесе билгелиләр, әмма ул документлар белән танышкач: «Мондый хәлне беркайчан да күргәнем юк иде әле», – ди. Автор инде үзенә билгеләнгән мәйданнан чыгып киткән икән, югыйсә Бэнкман-Фридның Американың идарәче катлавын ничек итеп сатып алуы турында озак сөйли алыр иде. Барыбыз да: «Мондый хәлне беркайчан да күргәнем юк иде әле», – дип әйтә торган вакыйгалар тезмәсе башланып килә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов     

 


Фикер өстәү