24 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Севастопольдәге фетнә

117 ел элек (1905) рус флотының тарихка кереп калган иң зур восстаниесе 1905 елгы революция вакытында башлана. 24 ноябрьдә ярымутраудагы социал-демократик оешмалар фетнә оештыра. Аларга матрослар да кушыла. Восстаниене 2 ранг капитаны Петр Шмидт җитәкли. Минтингта катнашучылар 12 хәрби корабльне үз контроле астына ала. 28 ноябрь көнне Севастопольгә патша гаскәрләре якынлаша. Шулай ук шәһәрнең крепостной артиллерия кораллары һәм 22 корабле восстаниене бастыру өчен җәлеп ителә. Шул ук көнне кич белән, баш күтәрүчеләр капитуляция турындагы ультиматумны кире каккач, аларның корабльләренә һәм казармаларына ут ачалар. Фетнә 1905 елның 29 ноябрендә бастырыла. 2 мең кеше кулга алына. Петр Шмидт һәм восстание җитәкчеләре атып үтерелә. 14 кеше сроксыз сөргенгә куыла. 103 кеше каторга эшләренә, 151 кеше дисциплинар частьларга җибәрелә, 1000нән артык кеше судсыз гына җәзага тартыла.

Россиядә беренче Министрлар Советы

161 ел элек (1861) Россия империясендә Министрлар Советы гамәлгә куела. Аның составына министрлар һәм аның белән тигезләшкән ведомстволарның баш идарәчеләре, Дәүләт Советы Рәисе һәм Министрлар Комитеты Рәисе керә. Министрлар Советын император үзе җитәкли. Советта утырышлар бик сирәк үткәрелә, ә 1882 елда бөтенләйгә туктатыла. Аның эшчәнлеге бары тик 1905 елның 1 ноябрендә генә торгызыла. 1917 елда функцияләре Вакытлы хөкүмәткә күчә.

148 ел элек (1874) чәнечкеле тимер чыбыкка патент алына

Аны Иллинойс штатыннан (АКШ) фермер Джозеф Глидден уйлап таба. Чәнечкеле тимер чыбык фермерларның чәчелгән кырларын һәм терлекләрен кыргый хайваннардан ышанычлы яклый.

Моржлар көне

Бу дата 2008 елда бөтендөнья кыргый табигать фонды һәм имезүчеләрне саклаучы берләшмә тарафыннан игълан ителә. Галимнәр белдерүенчә, атлантика моржы – Арктикадагы иң нәзберек җәнлек икән. Андагы боз мәйданының кимүе һәм дөнья океанының пычрануы аның киләчәгенә куркыныч тудыра.

Моржлар бездә Баренц диңгезенең төньягында (Шпицберген, Франц-Иосиф Җирендә), Яңа Җирдә, Ак диңгезнең төньяк өлешендә яши. Ике тоннага якын гәүдә авырлыгына ия бу җәнлекләр 25-30 ел гомер итә. Хәзерге вакытта моржларга ау тыелган. Искәрмә булып Чукотка автономияле округында яшәүчеләр генә тора.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү