“Күрәзәче” үзенең бик якын ахирәтләрен алдаган

Чистайда 38 яшьлек бер хатын-кыз, “күрәзәче” белән таныштырып, ике ахирәтен төп башына утырткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чистайда ике хатын-кыз, мошенниклык турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Аларның әйтүенчә, үзләренең бик якын бер ахирәте, янәсе, миңа бик зур ярдәме тиде, дип, социаль челтәрләрдә бер күрәзәченең сәхифәсенә язылырга тәкъдим иткән. Икесе дә “күрәзәче” белән элемтәгә кереп, берничә ай буе аның хезмәтеннән файдаланган. Күрзәчегә берсе – 40 мең сумнан артык, икенчесе – 14 мең сум чамасы акча күчергән. Ләкин ханымнар тиздән үзләренең алдануларын сизеп алган.
Полициядә әйтүләренчә, челтәрдәге сәхифәне күрәзәчегә барырга тәкъдим иткән теге хатын-кыз үзе үк булдырган. Аны тоткарлаганнар. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү