Татарстан табиблары йөрәге туктаган 66 яшьлек ир-атны теге коткарган

Республика клиник хастаханәсе табиблары йөрәге туктаган 66 яшьлек ир-атның гомерен саклап калган. Бирегә йөрәк табибына күренергә дип килгән ир-атка, бераз соңга калу сәбәпле, автобус тукталышыннан хастаханәгә кадәр йөгерергә туры килә. Табибка керергә чират көтеп утырганда хәле авырая башлый.

Кардиолог Александр Гусев белән кан тамыры хирургы Георгий Скрябин тиз арада ярдәмгә ашыга. Табиблар аның йөрәгенә кардиовертер-дефибриллятор җиһазы урнаштыра. «Өянәкләр кабатлана калса, әлеге җиһаз йөрәкне автомат рәвештә эшләтеп җибәрәчәк. Әле ярый бу хәл хастаханәдә килеп чыккан. Йөрәге үзе генә булганда туктаса, аны коткарып калу мөмкин булмас иде», – дип хәбәр итәләр Республика клиник хастаханәсенең матбугат үзәгеннән.

Әлеге хастаханә табиблары тарафыннан могҗизалы рәвештә саклап калынган гомерләрнең беренчесе генә түгел бу. Хәтерләсәгез, быелның апрель аенда да алар берничә минут эчендә ике тапкыр йөрәге туктаган ир-атны коткарган иде.

Сүз уңаеннан, узган ел Республика клиник хастаханәсенең стационар бүлегендә 50 меңнән артык кеше дәваланган. Ел дәвамында 11 мең операция ясалган. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 2 мең операциягә күбрәк. Узган ел бирегә һава транспорты белән 163 авыру китерелгән.

 


Фикер өстәү