Блогер Резеда Миңнегулова: «Кызларыма карыйм да елыйм…»

«Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк…» Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә дөньядагы иң җылы бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бүгенге сәхифәбезнең кунаклары да – әниләр. Аларның исемнәре барыбызга да таныш. Балаларына вакытлары калмаган чакларда нинди хисләр кичерә алар? Буш вакытларын ничек уздырырга яраталар?

Резеда Миңнегулова, блогер, ике кыз әнисе:

– Блогер әни булу җиңел димәс идем. Балаларга тиешле игътибарны биреп бетереп булмый. Югыйсә син өйдә, балалар белән бит инде, ләкин уйларың, хисләрең башка җирдә. Чөнки син ничек тә булса «охват»ларны күтәрү, ни дә булса төшерү турында уйлыйсың, йә булмаса ни дә булса төшерәсең. Адәм баласы шундый бит инде ул: аңа гел вакыт җитми. Мин дә шулай, вакытым булмаганда, ачуланып кычкырырга да мөмкинмен. Андый чакта кызганып та куям үзләрен. Йоклаган чакларында яннарына килеп утырып, кызларыма карыйм да елыйм кайвакыт. Аннары үземне тынычландырырга тырышып, без үскәндә дә әниләрнең вакыты җитми иде, дип уйлам куям. Бер уйласаң, шулай бит инде. Алар – көне буе эштә, ә без йә урамда, йә балалар бакчасында, йә әби-бабай янында идек.

Кызларым белән буш вакытыбызны саф һавада уздырырга яратабыз. Ашыкмый гына, сөйләшә-сөйләшә, урман-паркларда йөрибез. Кулга телефон  алмасаң, гел рәхәт буласы да бит…


Фикер өстәү