«Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк…» Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә дөньядагы иң җылы бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бүгенге сәхифәбезнең кунаклары да – әниләр. Аларның исемнәре барыбызга да таныш. Балаларына вакытлары калмаган чакларда нинди хисләр кичерә алар? Буш вакытларын ничек уздырырга яраталар?
Альбина Гайзуллина, Кариев театры артисты, ике ул әнисе:
– Яшь тамашачы театрында эшләгәч, миңа барыбер җиңелрәк кебек. Без болай да көне буе балалар белән. Шул балалардан алган көч, дәрт, энергия белән үз балаларым янына кайтам. Билгеле, элек, улларым кечкенә чакта авыррак иде. Игътибар да, вакыт та, көч тә күбрәк таләп ителә бит. Хәзер инде үстеләр, үзләрен үзләре карый башладылар. Шулай да, безнең гаиләдә электән килә торган бер гадәт бар. Кичке спектакльдән кайткач, өстәл янына түгәрәкләнеп утырабыз да сөйләшәбез. Алар миңа көннәрен ничек уздыруларын, ниләр эшләүләрен сөйли. Кирәк чакта, һәркайсы белән аерым, күзгә-күз карап аралашабыз. Аннан соң, мин һәр иртә саен улларымны уятканда, «Бисмилла»мны әйтеп, башларыннан сыпырам да, үзләренә ишетелерлек итеп, теләкләр телим. Шулай иткәч, яннарында булмасам да, көн буе үз канатым астында саклап торамдыр шикелле.
Вакыт булганда, җыелышып, йә авылга кайтабыз, йә Казандагы дәү әти һәм дәү әниләре янына барабыз. Форсаттан файдаланып, ике әниемә дә рәхмәтемне җиткерим әле. Балаларыма вакытым җитә, дисәм дә, аларның ярдәменнән башка бик авыр булыр иде. Әниләрем кебек үземнең дә олы йөрәкле, бала җанлы буласым килә. Һәм мин шуңа омтылам да.