Кәефенә күрә кесәсе. Яңа елны тыйнак кына үткәрергә туры килмәгәе

Юрганыңа карап аягыңны суз икән. Быел бигрәк тә. Бәяләр әледән-әле үзгәреп торганда, керем-чыгымнарны да, итәк-чабуларны да җыеп тотасы. Ә алда – могҗиза вәгъдә иткән Яңа ел бәйрәме. «Кешечә булсын», – дип тырыша бит күбебез. Шулай да аналитиклар Россия халкының акчаны сак тотуын искәртә. Бәйрәмнәр җитәрәк бигрәк тә. Статистикага мөрәҗәгать итеп, халык акчасын санап карарга булдык. Алдан ук искәртик: язмада саннар күп булачак.

Булганыннан канәгатьме?

Росстат агымдагы елның гыйнвар – сентябрь айларында халык керемен тикшергән. 2021 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, вазгыять үзгәргән – кешеләрнең акчасы 12,3 процентка арткан, ди белгечләр. Ләкин реаль керем кимегән, дип тә искәртергә  онытмаганнар.

Ялгыш язмадык, арткач, кимергә тиеш түгел, дияргә ашыкмагыз. Реаль керем белән керем арасында аерманы аңлатыйк. Икенчесе – кешенең билгеле бер вакыт аралыгында алган акчасы ул. Пенсия, хезмәт хакы, дивидендлар, кертемнәрдән процентлар, стипендия. Башкача аны, номиналь керем, диләр. Реаль дигәне исә – төрле чорда бер үк суммага сатып алырга мөмкин булган товарлар һәм хезмәтләрнең санына тигез күрсәткеч.

Хәер, реаль керемнең кимүе фаразланган иде инде. Россиянең социаль-икътисади үсеше фаразында ук 2023–2025 елларга халыкның реаль кереме 1,6 процентка артачак, ә 2022 ел нәтиҗәләре буенча 2 процентка кимеячәк дип көтелгән иде.

Росстат мәгълүматларын барлауны дәвам иттерик. 2022 елның гыйнвар – сентябрь айларында халыкның 1965,5 млрд сум күләмендә саклап тоткан акчасы булган. 2021 елда – 886,2 млрд сум.

Агымдагы елның гыйнвар – сентябрь аенда халыкның чыгымнары 53331,4 млрд сумга җиткән һәм узган елгы күрсәткечтән 10,3 процентка артып киткән. 45144,2 млрд сумны товар сатып алу һәм төрле хезмәтләр өчен түләүгә тотканнар. Бу да узган елның шушы ук чорына караган күрсәткечтән 10,3 процентка күбрәк.

Монысы – бу елның 9 аена караган икътисади хәл иде. Росстатның яңа мәгълүматлары исә ил халкының ихтыяҗларының ни дәрәҗәдә үзгәрүен күрсәтә.

Белгечләр аңлатканча, Россиядә яшәүчеләр пандемия чорындагы куллану моделенә кире кайтты. Икътисади аңлашылмаучанлык, билгесез киләчәк халыкны алкоголь, тәмәке, тәм-томнарга күбрәк акча тотарга мәҗбүр иткән. Ә менә мәдәни, спорт чараларына чыгымнар бермә-бер кимегән.

Сан теле белән әйткәндә, бик үк файдалы булмаган товарларга тоткан акча 18,6 процентка арткан. Уртача алганда, бу чыгымнар өч кешедән торган гаиләнең акча янчыгын 3,5 мең сумга бушата. Мәдәни һәм спорт чараларына чыгымнар 26,6 процентка кимегән. Өч кешедән торган гаилә әлеге максатлар өчен аена 1910 сум тоткан, димәк. Моннан тыш, җәмәгать туклануына (китереп бирү хезмәтен дә кертеп) сарыф ителгән акча күләме 15,3 процентка арткан.

Нәрсә булды сиңа, күңел? Яңа елны каршы алганда барыбызның да теләге бер булачак

Тамак хакы

Кышның беренче аена әле кермәдек. Шуңа күрә азык-төлек бәяләренең ничек уйнавын көзге саннарга карап чагыштырып карыйк.

«АБ-Центр» белгечләре 121 товарның 2021 елдагы һәм быелгы бәяләрен тикшереп, 15енең хакы төшкәнен ачыклаган. Ә 20 товарга – 25, 92 товарга 10 процентка бәя арту күзәтелә.

«АБ-Центр» исәпләп чыгарганча, бәя үзгәреше түбәндәге ризыкларга кагыла: маргарин (+42,3%), томат консервлары (+39,9%), куертылган сөт (+36,5%), печенье (+33,7%), каһвә (+33,2%), дөге (+32,8%), туңдырылган кальмар (+32,6%), шикәр (+32,3%), туңдырылган яшелчәләр (+31,7%), тоз (+30,7%), баллы ризыклар (+29,8%), сырок (+29,8%), прәннек (+29,8%), зефир һәм пастила (+29,4%).

Бер ел эчендә бәя ягыннан арзанаю кәбестә (-44,4%), бәрәңге (-32,6%), чөгендер (-28,8%), кишер (-27,2%), помидор (-22,9%), кыяр (-20,9%), лимон (-12,0%), сарымсак (-9,8%), виноград (-8,9%), әфлисун (-8,8%), суган (-7,7%), груша

 (-6,3%), йомырка (-1,9%), туңдырылган тавык ите (-0,6%), дуңгыз итенә (-0,1%) кагылган.

Яңа ел табынына традицион салатлар өчен кирәк продукция бәясе дә әллә ни үзгәрмәс дип ышандыралар белгечләр. Сүз «Оливье» һәм «Тунлы балык» салатлары турында бара. Базарда әллә ни тетрәнүләр булмас, дип ышандыралар. Ник дигәндә, моңа ике фактор тәэсир иткән: узган елгы бәяләр күтәрелү һәм быел базарның тотрыклылануы. Әйтик, балык һәм майонез бәясе артса да, яшелчә һәм йомыркага төшкән.

Юкка-барга тотмаска!

Яңа ел җитәрәк Россия халкы әнә шул кагыйдәне исәпкә алыр, мөгаен. Моның шулай буласын аналитиклар 1,1 млн онлайн-чек тикшереп уздырган сораштыру нәтиҗәләре дә раслый инде. Белгечләр моны товарларга бәяләр төшү белән түгел, ә кешеләрнең чыннан да кесә ягын кайгыртуы һәм киеренке хәрби вазгыятьтә зурлап бәйрәм оештырырга теләмәүләре белән аңлата.

Әйтик, россиялеләр чыршыны 5 процентка азрак  сатып алганнар һәм моның өчен акчаны 17 процентка азрак  сарыф иткәннәр. Узган ел белән чагыштырганда, билгеле. Моңа өстәп мишура һәм башка вак-төяк бизәү кирәк-яракларына уртача чекның кимүен искәртә белгечләр. Күпкә түгел, 1 процентка.

– Кибетләрдә Яңа елга багышланган кирәк-яраклар инде октябрьдә үк пәйда булуга карамастан, ил халкы мондый товарларны сатып алу мәсьәләсенә сак карый һәм сайлана, кесәгә дә отышлы булганнарына өстенлек бирә, эрерәк сатып алуларга караганда арзанрак һәм кечерәкләрен хуп күрә, – дип аңлата «Чек-Индекс» белгечләре. Яңа ел атрибутикасының якынча ничә сумга төшәчәген дә исәпләп чыгарганнар – 5123 сум. Бу җыелмага ясалма чыршы, гирлянда, чыршыга элү өчен шарлар, уенчык йолдыз, мишура, шәраб һәм мандарин керә. Әлеге сан узган елгысыннан 6 процентка кимрәк булып чыга.

Шулай да, кайбер электрон сәүдә мәйданчыклары белдергәнчә, халык тәм-томга акча жәлләми. Балалар өчен Кыш бабай күчтәнәчләре турында сүз. Бу максатларга акчаны ел да күп итеп тоталар.

Башны югалтасы түгел

Финанс белгече Ләйсән Халикова бәйрәмгә кадәр дә, бәйрәмнән соң да бу киңәшне истән чыгармаска куша. Вазгыятькә бәйле рәвештә айлык керем-чыгымнар бигрәк тә сакчыл караш сорый. «Бәйрәмгә кадәр үк табын, бүләк, күңел ачу чараларына акча туплар өчен, исемлек төзеп, шул исемлек һәм суммадан чыкмаска тырышыгыз. Акчаны да мендәр астында сакларга кирәкми. Хәзер мөмкинлекләр күп. Әйтик, банкларның мобиль кушымталарында махсус хезмәтләр кушарга мөмкин. Ул ай саен  керемнең бер өлешен туплау счетына күчерә барачак. Чыгымнарны алдан планлаштырсак, кыен хәлдә калмабыз», – ди ул.

Сүз дә юк, чыгымнарны көйләү, җентекләп планлаштыру ише киңәшләр кәефне төшерергә, ярсытырга да мөмкин. Нәрсәне дә булса сатып алу шатлыгын югалтмас өчен, алдан ук бюджетта бу максатларга акча бүлеп куярга була.

Финанс белгече Ольга Дайнеко да, алдан аяк киенүнең уңай яклары бар, ди. Әйтик, ташлама, төрле акция, бонуслардан файдалану. Кибетләр аларны еш оештырып тора. «Әгәр кайбер бүләкләрне 31 декабрьдә үк тапшыру ихтыяҗы юк икәнен белсәгез, аларны гыйнварда сатып алу отышлырак. Бу вакытка кибетләрдә бәяләр инде алай ук тешләмәячәк», – дигән фикердә белгеч.

Рәфинә Мостафина, хуҗабикә (Зәй районы Югары Шепкә авылы):

– Яңа елга быел халык алай зурдан кубып әзерләнмәс дип уйлыйм. Илдә барган ыгы-зыгылар бөтен кешегә дә кагыладыр ул, минемчә. Күршеңнең улы яисә ире хәрби хәрәкәтләрдә йөргәндә, ду китереп музыка акырту килешә торган гамәл түгел. Дөньяның кызыгы бетте. Бер генә теләк – тынычлык, киткән егетләр кире кайтсын. Халык ут йотып яши.

Яңа елга, гадәт буенча, каз пешерәм. Быел да шулай итәрмен, исән булсак. Салат ясармын. Җиләк-җимеш табында булыр. Артыгы кирәкми. Оныкларга бүләк әзерлисе бар – монысы һичшиксез. Алар бәйрәмне бик көтә.

Ләйсән Шәфигуллина, мәдәният йорты җитәкчесе (Арча районы, Кышкар авылы):

– Һәр нәрсәнең кадерен аңлый башладык бугай. Артыгын кыланган булмаса да, хәзер бу хакта күбрәк уйлыйбыз. Атлаган саен “шөкер” диясе икән. Мәдәният хезмәткәре үзен дә, башкаларны да төшенкелеккә чумдырмас өчен тырыша инде ул. Бәйрәмне матур итеп үткәрү өчен көч куябыз. Өйдә дә шулай. Өч оныгыбыз бар. Кызларыбыз кияүләре белән кайта. Алар кайтышка үзебез асраган казны әзерләрмен. Мандариннар алабыз. Кызым тортлар пешерә. Пилмән бөгәбез. Малларыбыз исән-сау булсын.

Раилә Хәялиева, журналист, 2 бала анасы:

– Мин узган елдан башлап Яңа ел матавыкларына бирелми башладым. Узган ел авыр булды ул, бөтен кеше уенчыклар, бүләкләр, Яңа ел әйберләре дип кибетләргә ябырылганда, шул дулкынга бирелмичә тыныч кына трамвайга утырып өйгә кайтасы. Тик түздем! Һәм нәтиҗәм искиткеч булды: минем маркетологларның Яңа ел хаосына бирелмичә калганнан бер ни дә үзгәрмәде! Бәйрәм дә килде, бүләкләр дә бирештек, чыршы да бизәлде, мин дә соңгы чиккә җитеп арымаган идем. Быел да шулай итәргә исәп. Балалар, чыршы уенчыкларын үзебез ясыйбыз, диделәр. Көздән үк имән чикләвеге, каштан киптереп куйдык. Ә табын ягыннан… Яңа елда әниләргә кайтабыз бит без! Кадерле кунак булып! Шуңа табынга киткән акчаны әйтә алмыйм. Ә болай бүләкләргә, күчтәнәчләргә, балалар күңелен күрергә 10 мең сум тирәсе акча тотыла дип уйлыйм.

Айгөл Хамматова, SMM-белгеч:

– Өч ел инде бәйрәм табыны әзерләгән юк. Быел да ятып йокларга  исәп. Элек тә гаилә белән утырып пилмән, салатлар ашый, бүләкләр бирешә идек тә ятып йоклый идек. Мин бәйрәм дип тә белмим ул көнне.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү