Кайвакыт әллә нинди сюрпризлар ясарга мөмкин ул. Ялгыш мәгълүматлар, ябылмаган карталар, тфү-тфү, безнең исемгә кемнеңдер кредит алуы… Шуңа күрә белгечләр аны ким дигәндә елына ике тапкыр тикшерергә киңәш итә. Һәм ул бушлай икән.
Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүчеләр бу эшне бик җиңел башкара. Моның өчен нибары өч адым ясарга кирәк.
- Кредит тарихларының үзәк каталогыннан (ЦККИ) Кредит тарихлары бюросы (БКИ) турында мәгълүматлар алу (кредитларны тикшерү рәсми тел белән шулай бик авыр әйтелә) өчен, теләсә кайсы браузерга кереп, «Запрос ЦККИ о БКИ» дип язып, эзләүгә басарга.
- Эзләү нәтиҗәсеннән Gosuslugi.ru сайтын сайларга. Порталга күчәргә. Аккаунтка керүгә, кирәкле сәхифә автомат рәвештә ачыла. Экранда «Получение информации о хранении вашей кредитной истории» дигән җөмлә чыга. «Начать» төймәсенә басып, система «әйткән»нәрне эшләргә. «Отправить запрос» төймәсенә басып төгәлләргә. Запрос берничә минуттан бер тәүлеккә кадәр эшкәртелә. Нәтиҗәсе шәхси кабинетка килә. Анда сезнең кредитлар турында мәгълүматлардан торган БКИ исемлеге (ул беркайчан да бер генә булмый – иминлек өчен шулай кирәк), аларның мәгълүматлары һәм сайт адресы күрсәтелә.
- Һәрбер БКИ сайтына күчеп, кредит хисабын сорарга һәм аны җентекләп тикшерергә.
Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәүчеләр исә кредит тарихын теләсә кайсы БКИ аша соратып алырга мөмкин. Ләкин бу гади генә эш түгел. Запрос формасын тутырып, бастырып чыгарырга, нотариуста раслатып, почта аша юлларга кирәк. Әлеге ысул белән кредит тарихын белү өчен 300 сум түләргә кирәк. Моңа тагын нотариуста раслау, почта аша җибәрү чыгымнары өстәлә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat