Шәлене күр әле! 47 урамы, 1212 йорты, 3 меңнән артык кеше…

47 урамы, 1212 йорты, 3 меңнән артык кешесе бар республикадагы иң зур авылның. Шәле – башкаладан нибары 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Дөресрәге, Казан – Шәленең бакча башында гына. Шуңа күрә халык телендә аны «Казанны ашатучы авыл» дип тә йөртәләр, бу сүз дөреслектән әллә ни ерак түгел. Калага якын булуның нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Шәле якларын урап, халыкның тормышы белән танышып кайттык әле.

Урамнар буйлап

Соңгы 8–10 ел эчендә генә Шәлегә барганыбыз булмаган икән. Шушы вакыт эчендә шактый үзгәрешләр кичергән ул. Авыл башында ике катлы йортлардан төзелгән «Шәле Рублевкасы» үсеп чыккан. Бу урында хәзер 40лап йорт бар. Җирлек башлыгы Илшат Әхмәтҗанов әйтүенчә, авылда йорт салырга урын калмаган. Һәркемнең капка төбендә – икешәр-өчәр машина, тракторы, башка техникасы да күренә. Ком, таш кебек башка төзелеш материаллары да өелеп тора. Димәк, тик ятмыйлар, кеше йортын, каралты-курасын төзи, яңарта дигән сүз бу. Тагын бер күзгә ташланган әйбер: бакчаларда сырганак үсә. Гадәттә, авылларда балан, миләшне җыймыйча, кышка кошларга калдыралар. Монда исә без карлы сырганакларны күрдек. Кошларга калдырганнармы, әллә җыярга иренгәннәрме…

– Бездә берәү капкасын, түбәсен яңартса, икенчесе дә шуны эшли. Ак көнчелек белән яши. Начар әйбер түгел бу. Халык тырыш, усаллык дигән нәрсә дә бар, – ди җирлек башлыгы.

Авылда 16лап кибет, мәктәп, бакча, почта, даруханә, амбулатория кебек барлык социаль объектлар да бар. Кемдер өендә тырнак, макияж ясап, кемдер заказга торт пешереп, пилмән ясап акча эшли. Тәрәзә йөзлекләре, кабер ташлары ясаучылар да бар. «Шәле-Агро» җәмгыятендә 120ләп кеше хезмәт куя. 800ләбе читкә йөреп эшли икән.

Кушаматсыз булмый

– Авыл бик зур булгач, халык бер-берсен беләме соң? – дип сорадык үткән-сүткәннәрдән.

– Белмибез, әлбәттә. Авыл урамнарын әйләнеп чыгу өчен дә бер көн кирәк. Барысының озынлыгын бергә кушсаң, 47 чакрым килеп чыга, – диде алар.

Кешенең бер-берсенә кушамат белән дәшүе гадәти хәл биредә. Башкача мөмкин түгел. Бер исем, бер фамилияле кешеләр күп чөнки. Мәктәптә завхоз булып эшләүче Рафис Мөхетдинов та шулай диде. «Безнең авылда Мәрзияләр алтау иде. Әнинең дә исеме – Мәрзия. Гомер буе мәктәптә эшләде. Тегеләргә җибәргән хатны – әнигә, әнигә дигәнен башкага китергәннәр. Әнине Яфрак дип йөртәләр иде. Нинди генә кушамат юк. Бүре, Аю, Куян, Карга, Чыпчык, Карлыгачы. Барысы да бар», – ди ул.

Мәктәп директоры Минзифа апа Хәсәновалар нәселен Үзбәк дип йөртәләр икән. «Моның өчен бер дә үпкәләмибез. Әти шулай, эштән кап-кара булып кайтып килә икән. Нинди үзбәк кайтып килә монда, тешләре генә күренә, дигәннәр. Шуннан әлеге кушамат тагылып калган инде», – ди Минзифа апа.

Килмешәк идек

Шәле халкы үз авыллары турында яратып, горурланып сөйли. Кешедән сүз әйттермиләр, авыл ватанпәрвәрлеге көчле. Шул ук вакытта Шәледә читтән кайтып төпләнүчеләр дә аз түгел. Алар арасында төрле фикер әйтүчеләр булды.

– 20–30 ел элек безгә авыл халкы килмешәк итеп карый иде. «Ник кайттыгыз?» – диючеләр дә булды. Ызан бүлешү, башкасы да баштан үтте. Үзем дә күрше әбисенең ачуланып әйткән сүзе өчен ярты ел дәшмичә йөрдем. Хәзер халык тынычланды. Күршегә йөрү гадәте дә саклана, – диде юлда очраган яңа танышыбыз. Әмма исемен барыбер әйтмәде үзе.

Таҗикстаннан күченеп кайткан Фәүзия апалар йортына да кердек. Тумышы белән Шәледән ул. Үзбәк егетенә кияүгә чыгып, 23 ел читтә яшәгән. «Туган авыл сагындырды, әле ярый вакытында кайтып калганбыз», – ди 69 яшьлек Фәүзия апа.

Кыз урлау

Шәле дигәндә, иң элек кыз урлау гадәте искә төшә. Без туктатып сөйләшкән парларның күбесе элек шулай кавышкан. Мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Минзәһидә Бикчәнтәеваны да ире Мансур урлап алып кайткан. Гаилә коруларына – 43 ел, өч кыз үстергәннәр.

– Клубта кино күрсәтәләр иде. Мине авыл егетләре урлап, бер йортка илтеп куйдылар. Мансур кино күрсәтүче булып эшли иде. Эше беткәч, ул да килде. Өч көн шунда кундык, никахны егет өендә укыттык. Бер гадәт әле дә истә: булачак каенана күрешергә дип кулын сузгач, аңа әни дип дәшәргә кирәк. Шунсыз кулны ычкындырмый. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә яшь гаилә килен йортына барып куналар, – дип искә ала Минзәһидә апа.

Мәктәпнең вахтеры Йосыф Галиуллин да өч ел йөрешкән Сәлимәсен урлап кайткан. Бу чакта икесенә дә 19 яшь булган. Бергә яши башлауларына 45 ел үткән, ике ул тәрбияләгәннәр.

– Гореф-гадәт шундый иде. Урлау дигәч тә, сөйгәнең риза дигән сүз инде бу. Армиягә китсәк, йөргән кызым көтмәс, дип борчыла иде егетләр. Хатын булгач, кая барсын инде ул? – дип сөйли Йосыф абый.

Сыерлар көтүгә чыкмый

Авылда элек сыер саны 1400дән артып китсә, хәзер 250 генә тирәсе.

– Көтү чыкмый, малларны абзарда гына тоталар. Юллар салып, көтүлекләр бетте. Кешеләр пай җирләрен алып бетерде, – дип аңлатты Илшат Әхмәтҗанов.

Элек шәһәргә эремчек, каймак, сөт сатарга йөргән апалар да калага сукмакны суыткан. Бер сәбәбе – Казанда ачык базарларның ябылуы. Әмма башкалага барып сату итүчеләр бөтенләй үк бетмәгән әле.

Сафиннар гаиләсе моңа кадәр өчәр үгез, сыер тоткан. Банкетларда йөреп, акча керә башлаганнан бирле терлек тотмыйлар икән. Элек итен дә, бәрәңгесен дә Казанга барып сатканнар.

– Хайван асрау чыгымлы. Печәнен, ашлыгын сатып алырга кирәк бит. Хәзер сыерны колхоз тирәсендә эшләүчеләр генә тота, – ди 15 ел тамада булып эшләүче Гүзәл Сафина.

Терлек димәктән, узган гасырның сиксәненче елларында Шәле халкы итне Мәскәүдән алып кайта торган булган. Юлдашыбыз Рафис Мөхетдинов әйтүенчә, кеше шулай акча эшләгән.

– Ул вакытта итнең килосы 1 сум 60 тиен – 2 сум тора иде. Авылдагы бер абзый 50–60 кило ит алып кайтып, биш сумнан сатты. Шулай итеп, «Москвич» алды. Поезд белән барып бит бу. Колхозда ул вакытта атчылар айга 50 сум акча эшли иде. Минем дә, әниләргә ияреп, берничә тапкыр атланмай, ит алып кайткан булды. Укытучылар ул вакытта мал тотмый иде, – дип искә ала Рафис абый.

Өйдә яту минем эш түгел

Пилмән, мантый, голубцы ясап сатучы Галиуллиннар гаиләсенә дә сугылдык. Дүрт ел элек тотынган алар бу шөгыльгә, авылдагы дүрт кешене эшле дә иткәннәр әле. Сиринә Казанда йогышлы авырулар хастаханәсендә санитарка булып эшли. Аннан кайткач, 4–5 сәгать пилмән бөгә.

– Мин башта 20 ел кафеда пешекче булып эшләдем. Арыдым, өйдә генә ятасы килә башлады. Янәсе, пилмән бөгеп, акча эшлим. Тик өч ай узуга кеше арасына чыгасы килә башлады. Казанга эшкә урнаштым, әмма ярымфабрикатлар ясаудан туктамадык. Ике сеңлем, килендәшем, күршем Сиринә булыша. Аларга да өстәмә акча эшләргә җай чыкты. Продукцияне авыл кешеләре дә ала, базарга да чыгып сатабыз, күрше авылларга да илтәбез. Табышы бар. Улыбызга әкренләп йорт салып ятыш, – ди Сиринә.

Мәктәп кыйбла күрсәтүче

Шәле мәктәбендә 246 укучы укый, 27 укытучы белем бирә. Директор Минзифа Хәсәнова әйтүенчә, укучылар саны артып тора. Бакчага 250дән артык сабый йөри.

– Безнең мәктәптә Тукайны рухландыручы Зәйтүнә Мәүлүдова (1930–1934) укыткан, – дип горурланып сөйли Минзифа Хәсәнова. – Танылган шәхесләр күп чыккан безнең авылдан. Дин эшлеклесе Равил Гайнетдин мәктәпкә гел ярдәм итеп тора. Оялсак та, күбрәк аннан сорыйбыз инде. Без укыттык бит аны. Әти-әниләр дә мәктәпкә булыша. 7–8 укучыбыз медицина университетында укый, биология-химия укытучысы да, башка укытучыларыбыз да көчле. Ел саен 4–5 укучыбыз республика күләмендәге олимпиадаларда җиңү яулый. Кызганыч, яшьләр укытучы булырга бик атлыгып тормый шул.

Урамда балалар татарча сөйләшәме? «Татар мәктәбе булгач, урамда үзебезчә сөйләшәләр. Чын татар авылы бу. Күченеп килгән башка милләт балалары да татар телен теләп өйрәнә», – диде мәктәп директоры.

Белешмә

Авыл исеменең килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Беренчесе шәл бәйләүгә бәйле. Хәзер дә хатын-кызлар бу шөгылен онытмый. Тагын берсенә ышансаң,  авылга өч атлы кеше килгән. Шуларның берсе – таулы яклардан. «Монда Шәле була», – дигән ул. Билгеле булганча, мондый исемле авыл Чечняда да бар. Ике Шәле арасында элемтә дә корылган.

Авылга бәйле  башка риваять тә бар. Имеш, авылда кара багана утырган. Иван Грозный гаскәре авылга килгәч, Шәле халкы сәнәк, чалгы, балта, көрәкләр күтәреп чыккан. Шулай итеп, халыкны чукындыра алмаганнар.  Шуннан бирле: «Шәле белән шаярма!» – дип кисәтәләр.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү