Зөлфәт Хәким: «Сәхнәгә арзан алкышлар, кырын балкышлар эзләп чыгарга кирәкми»

«Яңа йолдыз» телевизион вокал проекты кабат яңа йолдызлар кабыза. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бәйгенең өченче сезоны гала-концерты узды. Быел татар эстрадасының «яңа йолдыз»ы кем булды соң? Тамашаны без дә күреп кайттык.

Талантлы яшьләрне тамашачыга күрсәтү, зур сәхнәгә күтәрү максатында үткәрелгән проектка быел 700дән артык гариза килгән. Конкурста Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәр кеше катнаша алды. Гариза бирүчеләр арасыннан сайланган 50 кеше кастингта катнашып, шулардан 12 талантлы башкаручы сайлап алынды. Алар, 2 командага бүленеп, бер ай дәвамында остазлары – Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗев белән шөгыльләнделәр. Вокал, актерлык осталыгы һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар үттеләр.

Концерт башланганчы, Зөфәр Хәйретдинов белән аралашып алдык.

– Остаз буларак миңа яшьләр белән эшләү җиңел булды, чөнки тәҗрибәм дә зур, тиешле белемем дә бар. Шулар белән уртаклашып, аларга үземнең белгәннәремне җиткерергә, киңәшләремне бирергә тырыштым. Яшьләр белән чын күңелдән, рәхәтләнеп эшләдек, – диде җырчы. – Хәзер конкурслар бик күп. Кайвакыт аларда «йолдыз» була алырлык башкаручылар да күренгәли. Монда алай ук димәс идем. Катнашучыларның составы тигез, бер-ике башка өстенрәк булганнары юк. Яхшы «бриллиант» тавыш әллә кайдан күренә ул. Сәхнә өчен җырга һәвәслек һәм тыш-кыяфәт тә мөһим, – диде җырчы.

Финалга барлыгы 6 катнашучы узды: Алия Габиева, Игорь Дмитриев, Алинә Газизова, Фәридә Ибраһимова, Диана Дәүләтшина һәм Инсаф Гаптелбәров. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган гала-концертта финалга узган яшь башкаручылар татар эстрадасының популяр җырчылары Рәсим Низамов, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Илнат Фәрхуллин, Алсу Әбелханова, Эльмира Кәлимуллина белән дуэт башкарды.

Икенче команданың остазы Артур Минһаҗев, мондый проектлар яшь башкаручыларны дөрес юлга бастыра, дигән фикердә:

– Бу – бик тә кирәкле проект. Хәзер яшь җырчылар бик күп, аларның зур сәхнәгә чыгасы, үзләрен күрсәтәселәре килә. Бүген репетициядә карап тордым да, Аллага шөкер, бергә очрашып, шөгыльләнгән вакытлар бушка гына үтмәгән, дип уйлап куйдым. Яшьләрнең җырларны профессиональ яктан дөрес итеп башкаруын, сәхнәдә үзләрен тотышларын күреп шатландым.

Сәхнәгә арзан алкышлар, кырын балкышлар эзләп чыгарга кирәкми. Жюри әгъзасы, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким яшьләргә әнә шулай диде.

– Яшь җырчылар шуны бүгеннән аңлап эш итсен иде. Кеше фикеренә, әйткән сүзгә дә артык игътибар бирмәсеннәр иде. Көймә суда йөзеп барганда гына әйбәт бара. Эченә су тулса, бата. Кеше дә шулай. Кеше фикеренә колак салыгыз, әмма тискәре фикер ишетәсез икән, коелып төшмәгез. Синең эчке халәтең кеше фикеренә караганда кыйммәтрәк, – диде халык язучысы. – Монда үз максатына ирешергә омтылган, ихлас күңелдән иҗатка тартылган яшьләр җыелган. Тик нинди генә уңышларга ирешсәң дә, әллә нинди талантлы кеше булсаң да, үзеңнең кем икәнеңне, каян чыкканыңны, кемнәр ярдәм иткәнне, туганнарыңны онытмаска кирәк. Без бер үзебез генә бу дөньяда беркем дә түгел.

Жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үзе дә балачакта һәм яшүсмер вакытында җыр бәйгеләрендә катнашып йөрүен искә алды.

– Миңа анда бер урын бирмичә, гел «Тамашачы мәхәббәте призы» дипломын тоттырып кайтарып җибәрәләр иде. «Иң»нәрдән «иң»ен сайлау кыен, тик җиңүче берәү генә була. Шунысы да бар: монда җиңү әле –  «йолдыз» булу дигән сүз түгел. Иң мөһиме – тамашачының күңелен яулау, – ди артист.

«Яңа йолдыз» проектының өченче сезоны җиңүчесе булып Мамадыш кызы Фәридә Ибраһимова табылды. Ул «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге белән килешү төзү, җырларын профессиональ яздыру, клип төшерү һәм аны «ТМТВ» телеканалына ротациягә бирү мөмкинлегенә ия булды. Шулай ук яшь җырчы эстраданың иң затлы, матур вакыйгасы – 20 елдан артык тарихы булган «Татар җыры – 2022» фестивалендә катнашачак.

Фәридә өчен җиңү чын мәгънәсендә көтелмәгән һәм бик шатлыклы вакыйга булды.

– Нәрсә булганын әле аңлап бетерә алмыйм. Мондый дәрәҗәгә җитү – бик зур шатлык. Остазларга барлык киңәшләре өчен, дусларыма, туганнарыма, яраткан тамашачыма минем белән булулары өчен бик зур рәхмәт! – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү