Без нигә иске пәйгамбәрләргә риза түгел? Ландыш Әбүдәрова белән әдәбият проблемалары турында ӘҢГӘМӘ

Ни өчен без һаман әдәбияттан аксакал сүзе көтәбез? Укырлык нәрсә калмады, саектык дигән сүзләрдә хаклык бармы? Замана авырлыкларыннан әдәбият коткарырга тиешме? Шушы һәм башка четерекле темаларга язучы Ландыш Әбүдәрова белән әңгәмә кордык.

– Ландыш, «әдәбиятта олпатлар калмады, ел китабы дип бәяләрлек шәп әсәрләр инде ничәнче ел күренми» дигән фикерне дә ишетергә туры килә. Бу фикер – хакмы, әллә нахакмы?

– Олпат дигәндә, без аксакал татар язучысын күз алдына китерәбезме? Мәсәлән, дөньяда рус әдәбиятын да гел сакаллы итеп күз аллыйлар икән.

Әгәр әдәбиятта аксакалга, ягъни шәхес фигурасына ихтыяҗ бар икән (ә без монда «демиург» төшенчәсенә килеп чыгабыз) бу мине уйландыра, хәтта сискәндерә. Димәк, халык үзенә яңа пәйгамбәр көтә. Ни өчен? Нишләтмәкче була ул аны? Менә яңа демиург, аксакал, Байрон язган герой, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тукай, Рәмиевләр язган пәйгамбәр, ниһаять, килде, ди. Бүгенге контекстта ул супергерой буларак күзаллана. Ул халыкка «бу – иң дөрес юл, мин сезнең өчен уйладым, сезгә уйлап торасы юк, иярергә генә кирәк» дип, юл күрсәтергә, үзе артыннан ияртергә тиеш буладыр инде. Шуннан соң без тагын берничә гасыр яки берничә дистә ел шул юлдан барырбыз дип өметләнәбездер… Ләкин, ни кызганыч, ул килмәячәк. Чөнки без аны каршы алырга әзер түгел. Без бит үзгәрмәдек, алай гына да түгел, безнең үзгәрергә әллә ни теләк тә юк. Шулай булгач, нигә соң иске пәйгамбәрләргә риза түгел? Шуңа күрә дә үзебезгә уйларга кала.

Мин хәзер шигырь язмыйм инде, шулай да моннан ун еллар элек язган бер шигыремдә болай дигән идем (рифма, ритмында ялгышамдыр, хәтерләп бетермим):

«Тук йөзендә ач күзләре генә

Китап киштәсеннән

Яңа динне эзли…

Һәм пәйгамбәрнең

кабат кайтуына өмет итә.

Гайсә үзе кирәклектән түгел,

Нибарысы аннан кызык көтә».

Менә милли күтәрелеш чоры:  ул чын мәгънәсендәге тектоник үзгәрешләр вакыты булган. Халык үзе үзгәрергә әзер, шуңа күрә аның Тукайлары, Исхакыйлары, Әмирханнары, Бигиевләре – алар бик күп – булган. Халык аларны олпат итеп кабул иткән. Аларның һәркайсының үз урыны бар, берсенә дә беренче, икенче, дип тамга сугылмаган. Ә бүген кем генә килеп чыкмасын, хәтта аны Тукай үзе җитәкләп алып килсә дә, иң элек аның тырнак астын тикшерәчәкләр, аннан соң шкафындагы скелетларын алып, сөякләрен берәм-берәм юачаклар да кызысыну бетүгә, «икенчесен бирегез» диячәкләр. Мондый шартларда язучының олпатлыгын, иҗатының әдәбияттагы урынын тану мөмкин түгел. Аның әсәрләренең дә «Ел китабы» дигән марафоннан төшеп калуы гаҗәп түгел. Гәрчә бүген теләсә кайсы һәвәскәр язучы, журналист, бер әсәр авторының китабы ел китабы булып таныла ала.

Шуңа күрә язучыларга карата әйтелгән бу сүзләрне нахак дип саныйм, чөнки бүгенге язучы ул иң элек олы әдәбиятка хезмәт итә, тулаем әдәбият исә – халыкка. Шәхесләр күренмәү аерым бер халыкка гына хас түгел, ул – тулаем чор кытлыгы.
– Өметләре акланмаган укучыны (әдәбият сөючене) очратканың бармы?

– Әдәбияттан нәрсә өмет итүенә карап инде… Калын журналда дүртенче елымны эшлим, төрлесен ишетергә туры килә. «Укырлык әйбер юк» дигәнне, гадәттә, гомумән укымый торган кеше әйтә. Шушы җөмләне төгәлләштерүен сорасаң, үзенең нәрсә теләгәнен белмәве ачыклана.

– Әдәбиятта хәзер төп тема нинди? Бәлки шул төп тема укучыны ялыктыра башлагандыр?

– Әдәбиятта гына түгел, тулаем сәнгатьтә соңгы елларда Икенче Бөтендөнья сугышы темасы актуальләшеп китүгә игътибар иткән идем. Холокост, тыл фаҗигаләре, сугыштагы батырлыклар, мәхәббәт һәм нәфрәт – боларның барысын да яңадан күтәреп, коллектив аң иләгенә сала башладылар. Бездә генә түгел, бөтен дөньяда шундый бер дулкын булып алды. Сугыш турында беркайчан да сугышны күрмәгән буын сөйли башлады. Җепшеклек чорыннан тамырланып килгән ГУЛАГ темасы ешайды. Бу әсәрләрнең максаты бер – «1945 елда коточкыч зур бәһа түләп яуланган Җиңү ни өчен системаның яңаруына китермәде, хәтта ки тәмугтан җиңүче булып кайтканнарны да якларлык  булып үзгәрмәде?» дигән сорауга җавап эзләү. Бу теманың яңаруына дәүләт дәрәҗәсендә Бөек Җиңүне мемориальләштерү сәясәте дә сәбәп булгандыр. Ләкин артка карап, алга бару чыннан да арыта, өстәвенә алга карап, ничек яшәргә белмәгән чак.

– Без, театр заманнан алда барырга тиеш, дип әйтергә яратабыз, ә әдәбият алда булырга тиешме?

– Без хәзер технологик яктан шундый шартларда: хәзерге заманның һәр язучысы Кол Галидән башлап, шушы көнгә кадәрге классиклар белән көндәш булырга мәҗбүр. Укучы, китап кибетенә керсә дә, интернеттан да таныш түгел авторның китабына үрелгәнче, классикага өстенлек бирә. Беренчедән, кул сузымында гына, икенчедән, һәрвакыт актуаль, һәрвакыт алда тора.

Татар әдәбияты,  милләтнең маягы буларак, болай да алдан бара, чөнки без – әдәбият сөючән халык, әдәбебез, уйлау-фикерләү рәвешебез китапка нык бәйләнгән. Безнең өчен китап – белем чыганагы, мәгърифәтле булу – милләтнең исәнлегенең төп шарты.

– Заманча әдәбият, чыннан да, заман белән бергә атлыймы, хәзерге вазгыять, борчу, проблемалар, фаҗигаләрне язучылар бармы?

– Заманга иң сизгер әдәбият  ул – кагыйдә буларак, шигърият. Элек калын журналларда да, газеталарда да «Актуаль шигърият» дигән рубрика була иде. Хәзер актуаль шигърият белән социаль челтәрләрдә танышып була. Шулай ук публицистика (ә публицистика ул – әдәби жанр) хәзерге вазгыятьне чагылдыра. Нон-фикшн жанрындагы әсәрләр күбәя.  Хәтта ки прозада, олы жанрда да замана фаҗигаләрен язучылар бар. Марат абый Кәбировның «Тик син генә…» повесте, мәсәлән, 175 нче мәктәптә булган фаҗигагә альтернатив тарих буларак укыла. Глобаль проблема буларак, ялгызлык турында язучылар бар. Бу тема бигрәк тә хатын-кызлар иҗатында күтәрелә.

Әмма бу җәһәттән миндә бер кыюсыз гына теләк бөреләнеп килә. Укучы буларак, минем фаҗигаләр, үлем, бетү турында гына укыйсым килми. Минем яшәү турында, яшәргә теләк уята торган әсәрләрне күбрәк укыйсым килә. Әйдәгез, игелек турында, матурлык турында күбрәк  языйк.

– Бәлки, үлем темасы безгә көнбатыштан килеп кергәндер? Күп язучыларда Рей Бредбери, Эркюль  Пуарога ияреп язу сизелә бит.

– Кайбер идеяләр, галәмнән киләме икән инде ул, коллектив аң белән шуңа барып җитәмебезме, үзеннән-үзе тегендә дә, монда да туарга мөмкин. Кеше, антенна кебек, һавадан идеяне тотып ала. Аннан соң бит күп автор, бәлки, укыган әсәрдән идея алам дип уйламыйдыр да. Үзеннән-үзе шулай килеп чыгарга мөмкин. Хәтта ки ниндидер бер идеяне алган хәлдә дә, ул бит аны милли эчтәлек белән баета. Сүз дә юк, җиңел иҗат. Шул ук вакытта шәрык әдәбиятын алыйк. Каймалы композиция дә, тартмалы композиция дә бар. Аларга нигезләнеп, миллион әсәр иҗат ителгән. Үз вакытында Европа әдәбияты  сюжет идеяләрен шәрык әдәбиятыннан алган, хәзер, киресенчә, без Европадан алабыз. Озакламый тагын барысы да киресенчә булачак.
– Ә иң өйрәнелмәгән чор кайсысы?

–  Татар әдәбиятының 1960–1980 нче еллар прозасын бөртекләп өйрәнәсе иде. Дөрес, аны өйрәнелмәгән дип булмый, хәтта әйбәт өйрәнелгән ул. Аерым язучыларның иҗатына шактый хезмәтләр багышланган. Татар әдәбиятын гыйльми дәрәҗәдә өйрәнә торган галимнәребез күп безнең, һәм аларның фидакарьлеге сокланырлык. Татар телен, әдәбиятын өйрәнү сәгатьләре көннән-көн кимегәндә, менә бетә, менә бетә дип, өстә балта эленеп торганда, әдәбият галимнәре фәнни эзләнүләрен, тикшеренүләрен дәвам иттерәләр. Галим кеше тыйнак була, ул үз исемен белсеннәр өчен хезмәт итми, ул әдәбиятны белсеннәр дип тырыша, шуңа да нинди генә шартларда фәнгә тугрылыгын саклый. ТӘһСИ, КФУның Татар әдәбияты кафедрасы галимнәре – әдәбиятыбызны alma-mater дәрәҗәсендәге гыйлем белән тәэмин итеп торучылар, бәлки, бүген аларның исемнәре танылмый да торгандыр, әмма аларның хезмәте бик зур.

Узган гасырның 60–80 нче елларына килгәндә, татар әдәбиятына гына хас акъәби образын биргән чор бит ул (мин монда Әмирхан ага Еникинең «Әйтелмәгән васыять» повестен гына күз уңында тотмыйм). Уйда, нияттә, сүздә, гамәлдә чисталык өлгесе булган акъәби образын тудырганчы, бу милли әдәбият нинди баскычлар аша эволюцион юл үткән дә туксанынчы елларга нинди багаж белән килеп кергән? Ә бит туксанынчы еллардагы милли күтәрелешне идеологик яктан формалаштыруда нәкъ шушы чорның өлеше зур булган.

– Менә син заманча, оригиналь әсәрләр белән әдәбиятка килеп кердең, әлбәттә, тәнкыйть тә күп булгандыр. Бәлки, татар әдәбиятын әнә шул тәнкыйть авызлыклап торадыр, кузгалырга ирек бирмидер?

–  Юк-юк, тәнкыйтьсез булмый! Тәнкыйтьсез әдәбият – тозсыз аш кебек. Билгеле, әдәбият сөюче укучыга. Вакыт уздыру өчен генә китап укучыга сюжет кирәк, мин андыйлар турында әйтмим. Әдәбият белән кызыксынучы укучы тәнкыйтьне эзләп ала ул.

Тик шунысы бар: тәнкыйть мәкаләсе язу – әсәр турында әсәр иҗат итү ул, тик бөтен кеше дә иҗатчы түгел. Кайвакыт әсәрне аңламаган (кая аңламаган, юньләп укымаган) килеш тәнкыйтьли башлыйлар.

 – Әгәр татар әдәбиятын чит ил әдәбияты белән чагыштырабыз икән, без кайсы яктан калышабыз һәм нинди өстенлегебез бар?

– Безнең әдәбият «әдәп» сүзеннән ераклашмавы белән өстенлекле. Кайбер жанрларда, темаларда үзебезне чиклибез. Чит ил әдәбиятыннан китап базарының формалашмавы белән калышабыз.

Мин үзебезнең язучыларны кызганам. Безнең шундый оста язучыларыбыз бар: аларның язучылыгы каләм очыннан тамып тора. Бер кешене ике-өч сәгать сөйләтеп тә гаҗәеп матур повесть тудыра алалар. Әмма алар ике-өч эштә эшләргә мәҗбүр, аларның егәрен көн дә бертөрлелек белән сугарылган «эш» суырган, багаж беткән… Дөнья көткәннән калган вакытта языштырып, Аллаһтан бирелгән талант ихтыяҗын канәгатьләндерәләр. Ә аларга тема биреп, архивларга кертеп утыртып, әсәр яздыртсаң?

Ләкин шунысы бар: мәдәнияткә бәя халыкның тулай капиталына карап куела. Америка әдәбияты иң яшь әдәбиятлардан санала, әмма Америка язучылары танылуга кытлык кичерми. Поп-арт короле рәссам Энди Уорхолл, мәсәлән, бездә туган булса…
– Беренче әсәрләрең белән хәзергеләре арасында 3 төп аерманы әйт әле.

–  Беренчеләре феминистик рухта иде. Хәер, хәзер дә. Ул вакытта пафоста иде, хәзер онтологик проблема дәрәҗәсендә бугай. Икенчесе, тормышның төсләре – детальләрдә дә. Өченчедән, миллилегем артты бугай. Хәер, юк. Алай дисәң, ничек кенә кикрикләнергә маташсак та, без бит элгәреләребезнең җилкәсендә басып торабыз. Киләчәктә безгә таяначаклар.

– Псевдоним белән язып карыйсы килмиме? Мәсәлән, ир кеше булып. Бәлки, алай җиңелрәктер?

– «Хатын-кыз язучыларга карата татар мохитендә караш үзгәрмәдеме, син әле дә «феминистка»мы?» – дип сорамакчы буласың инде. Бүген псевдоним белән язу ихтыяҗын күрмим, эксперимент өчен язып карасам гына. Язучылык хезмәтемдә максатым – игътибарны үз фигурама юнәлтү түгел. Укучы автор белән түгел, әсәр белән кызыксынсын. Хәзер инде фамилиямне азмы-күпме беләләр. Шуңа да матбугатта яки китап булып, әсәрләрем чыга икән, ул әдәбиятка яңа кеше килде дип түгел, яңа әсәр чыкты дип кабул ителәчәк.

Хатын-кызлар мәсьәләсенә килгәндә, мин үземне Муса Бигиев күрсәткән урында хис итәм. («Западный подход отражает пылкую страсть и наслаждение, а восточный является следствием уважения и благородства. Оба этих отношения прекрасны, но восточное более почтительно. Здесь благородная женщина по степени питаемого к ней уважения вознесена на уровень царствующей особы», – дип яза ул «Женщина в свете аятов Благородного Корана» хезмәтендә).

– Һәм соңгысы. Имән саплы көрәкләрне саклаучы нәселләр калдымы икән әле?

– Калды. Алар бик күп. Без аларны даими рәвештә күреп торабыз. Мин бу биш йөз ел буе исән калу режимында яшәгән татар халкында яшәү генының ныклы булуына сокланам, шаккатам! Ел саен диярлек безнең татар кешеләре бөтен дөньяны таң калдыра! Бигрәк тә кызлар! Соңгы елларда гына Алинә Заһитова, Камилә Вәлиева, Аида Гарифуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова – бу кызларның камиллеген бөтен дөнья әйтәсе сүзен әйтергә онытып, авызларын ачып, таң калып карап тора. «Умарта» әсәрен мин әнә шуларны күздә тотып язган идем. Ләкин, ни кызганыч, саклый алмыйбыз без аларны… Безнең Дамир Йосыпов кебек ир-егетләребез бар. Һәр авылда, һәр урамда бар андый нәсел, без аларны үзебез дә беләбез, үзебезне аларга карап тәрбиялибез. Андый нәселләр – милләтнең элитасы, алар безнең милли, рухи кодларны саклый.


Блиц-сораштыру:

– Талантка нинди биш төп сыйфат хас?

– Тыштан таркау булып күренсә дә, эчке дөньясында космос. 2. Эгоцентризм. Аны үзеннән башка беркем кызыксындырмый. 3. Хакыйкатькә ихтыяҗ. 4. Ихласлык. 5. Вакытка туры килә алмау.

– Танылу сере нәрсәдә?

– Аның технологияләре бар. Ул сер түгел.

– Үзең турында китап язсаң, ул ничек аталыр иде?

– Исемен белмим, юмор һәм сарказмга бай булыр иде. Курт Воннегут: «Галим нәрсә өстендә эшләсә дә, барыбер корал килеп чыга», – дигән кебек, язучы нәрсә турында язса да, үзе турында килеп чыга.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү