Медикаментоз аборт. «Йөклелекне саклап калып, сау-сәламәт бала табып була»

Кире уйларга соң түгел. Баласыннан котылырга карар кылган хатын-кызларга белгечләр шулай ди. Медикаментоз аборт вакытында дару эчеп өлгергән очракта да йөклелекне саклап калып, сау-сәламәт бала табып була, дип ышандыра алар. Шушы фикерне гүзәл затларга җентекләбрәк җиткерү өчен, Татарстанда «Передумала.ру» исемле проект эшли башлады.

Әлеге проектны башлап йөрүче табиб-психиатр, психолог Алексей Фокин сүзләренә караганда, бала тапканы өчен үкенгән хатын-кыз сирәк, ә менә бала төшерткән өчен үзен-үзе ашап яшәүче гүзәл затлар байтак, ди белгечләр. Проект әнә шундый аянычлы очракларны кисәтү өчен барлыкка килгән дә инде.

– Еш кына хатын-кыз кызган баштан шундый адымга баруына үкенә. Безгә килеп: «Иң зур гомерлек ялгыштан саклап калуыгыз өчен зур рәхмәт», – дип әйтүчеләр күп, – ди табиб.

Билгеле булганча, медикаментоз аборт вакытында 72 сәгать аерма белән ике дару эчәргә кирәк. Менә шуның беренчесеннән соң, кире уйлап, табиб билгеләгән тиешле даруны эчеп, йөклелекне саклап калып була. Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец сүзләренә караганда, аборт ясатырга уйлаган хатын-кызларның 10–15 проценты, гадәттә, беренче төймәне капканнан соң кире уйлый икән. Шул рәвешле «Передумала.ру» проекты кысасында кулланылган алым махсус гормон ярдәмендә бала төшерү процессын туктатып калырга ярдәм итә. Белгечләр, әлеге гормон бала сәламәтлегенә зыян салмый, дип ышандыра.

“Бала төшерү – гөнаһ, тик ананың сәламәтлегенә куркыныч янаганда рөхсәт ителә”

– Дөрес әлеге алым йөклелекне 100 процент саклап кала алачак, дип өздереп әйтеп булмый. Ник дигәндә, медикаментоз аборт вакытында эчелгән беренче дару баланы үтерү өчен уйлап табылган бик көчле агудан гыйбарәт. Тиз арада үз эшен башкарып өлгерергә дә мөмкин, – ди Алексей Фокин.

Әлеге проектта кулланылган алым турында фикер алышканда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш репродуктологы Фирая Сабирова сүзләренә караганда, ничек кенә нәтиҗәле саналса да, абортны туктатучы гормон да – дару. Шуңа күрә аны табиб белән киңәшләшеп, белгеч күзәтүе астында гына кулланырга кирәк, дип кат-кат искәртте ул.

– Аны кулланганда, тискәре йогынтысы булып, кан китәргә дә мөмкин. Әнә шунысын да онытырга ярамый. Шуңа күрә бу даруны табиб күзәтүе астында гына эчәргә кирәк. Медикаментоз аборт вакытында эчелгән дару аналык эчендәге прогестерон гормонының рецепторларын томалый. Ул күбрәк рецепторны сафтан чыгарган саен, бала төшү ихтималы да арта бара. Аны туктату өчен билгеләнгән гормон исә шушы дару агуларга өлгермәгән рецепторлар өстенә урнашып, баланы саклап кала. Әгәр зарарланмаган рецепторлар бик аз калган булса, кан китәчәк. Күргәнегезчә, баш авыртканда дару кабып кую гына түгел бу. Шуңа күрә дару ярдәмендә абортны туктатырга теләгән хатын-кыз һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш, – дип кисәтә белгеч.

 

– Әлеге проект аша белгечләргә мөрәҗәгать итәргә теләгән хатын-кыз +7 (928) 418-42-75 номеры буенча «кайнар элемтә»гә шалтырата ала.

– Узган ел Татарстанда 12,5 мең бала төшертү очрагы теркәлгән. Шуларның яртысы хатын-кызның сәламәтлеге начар булу аркасында ясалган.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү