«Киләчәк уеннары – 2022». Уен алдыннан уйнап алалар

Мәгълүм булганча, Казан «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын уздыру хокукына ия булды. Чара 2024 елның февраленә тәгаенләнгән. Моңа кадәр спортчыларга да, Казанга да мөмкинлекләрен һәм көчен сынап карыйсы. Әзерлек башланды инде. Бу көннәрдә башкала «Фиджитал уеннар» тәэсирендә яши.

Чишмә башы

Әлегә колак һәм аң өчен ят булган сүзгә ияләшә торсак була. Гомумән, бу чаралар киң даирә өчен яңа сүзләрне күп бирәчәк. Әмма, шик юк, киберспортчылар, шушы өлкәдә кайнаучылар өчен, көтеп алынган вакыйгалардан санала бу уеннар.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов та, сентябрь аенда журналистлар белән очрашкач:

– Дөресен әйтик: бу әле безнең өчен дә – яңалык. Бу – киләчәккә бер адым да. Барлык инновацияләрне кулланып карарга һәм безгә ярышларны шәп итеп оештырырга да кирәк, – дигән иде.

25 ноябрьдә башланып киткән «Фиджитал уеннар» моңа кадәр сентябрь аенда узган әзерлек ярышларының дәвамы булып тора. Бу юлы спортчылар картинг (машиналар ярышы. – Авт.), көрәш, хоккей буенча көч сынаша. Искәртеп узыйк: гадәти ярышлардан аерыла алар. «Фиджитал уеннар» дигәндә спортның классик төрләрен һәм киберспортны берләштергән ярышларны күзалларга кирәк. Әлеге уеннар чынбарлык һәм цифрлаштыруны берләштерә, спортчылардан техник, санлы (виртуаль), физик әзерлек таләп итә. Гади генә әйткәндә, катнашучы цифрлы дөньяда да, чынбарлыкта да ярыша, уйный.

Беренче ярышлар узды инде. Спортчылар да, тамашачылар да бер фикердә – бу уеннар, чыннан да, яңалык һәм мавыктыргыч.

«Безне бик кәттә уеннар көтә икән!»

Ноябрь ярышлары 26сы төгәлләнәчәк. Аннан спортчыларны 10–11 декабрь көннәрендә уеннар көтә.

25 ноябрьдә, «Фиджитал уеннар»ның ачылышында, спортчылар картингта көч сынашты. Уеннарны мөмкин кадәр кызыклы итеп ясарга тырышканнар. Әйтик, бу өлкәдә уңыш казанганнар белән беррәттән, блогер, спортның бүтән төрләрендә профессионал саналганнар командасы өчен аерым ярышлар уздырганнар.

«Tubetey Power» дип аталган командада йөзү буенча халыкара класслы спорт остасы Дарья Муллакаева белән бергә татар блогеры Ринат Галиәхмәтов та чыгыш ясаган. Ринатның бу уеннардан алган хис-кичерешләре ташып тора, дип әйтү генә аз.

– Искиткеч булды! Безгә шулкадәр ошады. Бу кадәр игътибар үзәгендә булган юк иде әле. Андагы камералар, «туры эфир»… Кешеләр дә шундый позитив! Бөтенләй башка дөньяга килеп эләккән төсле булды, – ди блогер. – Дарья да: «Болай булыр дип көтмәгән идем», – дип шаккатты. Бу – чынлап та, киләчәк уеннары. Әле бит ярышларның иң зуры 2024 елда гына булачак. Бу  әзерлек кысасында уеннар санала. Әзерлек уеннары дигәне дә шулкадәр югары дәрәҗәдә оештырылган икән, безне алда тагын да кәттәрәк нәрсәләр көтә дигән сүз. Мондый яңа формат – яңалык.

Беренче карашка, картинг – бик җиңел ярыш кебек. Бәләкәй машинага (карт дип атала. – Авт.) утырасың да, зур тизлек белән әйләнеш ясыйсың да, бетте. Тик чынлыкта карт рулен тоту да җитди әзерлек таләп итә икән. Ярышта катнашкан блогер Рәзилә Матурова да шуңа инанган әнә.

– Әйләнештән соң бармакларым бөгелмәде, тамырларым шешеп чыкты. Ләкин бик кызык булды! – ди ул.

Кичен исә чын профессионаллар ярышты. Аларга картингта 20 әйләнеш ясарга, аннан виртуаль стимуляторда 10 әйләнеш оештырырга кирәк иде. Нәтиҗәдә спортчылар Борис Гарифуллин һәм Михаил Стаценко «Фиджитал уеннар»ның чемпионнары булып танылды.

– Җиңүче җиңүен ничек билгеләп үтүе турында уйламый. Ул киләсе стартта тагын ничек җиңәчәге хакында уйлый, – диделәр егетләр тыйнак кына.

Башка төрле көрәш

26 ноябрьдә исә фиджитал-көрәш буенча турнир узачак. Ярышта 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә катнашучылар белән командалар чыгыш ясаячак. Спортчылар башта Mortal Kombat 11 уенында көч сынашачак, ә аннары MMA кагыйдәләре буенча барган көрәштә физик яктан осталыкларын күрсәтәчәк. Җиңүчеләр 700 мең сум акча белән бүләкләнәчәк.

Уеннар турында фактлар

– Ярышларда Россия, Казахстан, Беларусь, Иран командалары көч сынаша.

– Акчалата бүләк фонды – 5,5 млн сум. Аны өч дисциплина җиңүчеләре арасында бүләләр.

– Уеннарга танылган шәхесләр дә кунак буларак килә. Әйтик, UFC (катнаш көрәш буенча иң көчле лига) спортчысы Петр Ян; стримерлар Дмитрий Ликс, Илья Яцкевич, автоузышчылар Никита Мазепин, Алексей Басов, Сергей Сироткин, Виталий Петров, Олимпия чемпионы Никита Нагорный.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү