Хатын-кызның бәхете – гаилә бөтенлегендә, балаларда, ә гаилә бәхете – хатын-кыз кулында. Бу кулларда бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләр, эш барлыгын да искә төшерсәң, күтәрә алмаслык йөк кебек. Тик Апас районының Әҗем авылында яшәүче Динә Вилданова өчен генә түгел. Өйдә ул – яраткан хатын, әни, дәү әни, ә капканың теге ягында – Динә Хәйдәровна. Әниләрнең көче нидә?
Беренче карашка, Вилдановлар гап-гади бер гаилә кебек. Тик аларның бер-берсенә мөнәсәбәтендә, фикер йөртүләрендә үзара хөрмәт ярылып ята. Өч ир-бала тәрбияләп үстергән әни моның сере белән уртаклашты. «Гаилә бәхете хатын-кыздан тора, – ди ул. – Берәүнең дә тормышы тигез генә, шома гына бармый. Берең ут булып кызганда, икенчең су була белергә кирәк. Без яшәгән тормышны балалар өлге итеп алалар бит. Юкка гына оясында ни күрсә – очканда шул була, дип әйтмиләр».
Динә һәм Фазил Вилдановлар – бер-берсенә тиң ярлар. Шулай булмый ди, аларны уртак фамилия генә түгел, ә уртак дата да берләштерә. «Без икебез дә бер үк елны, бер үк айда, бер үк көнне туганбыз. Никах күкләрдә укыла, диләр, бу дөрестер. Шулай булмаса, икебез ике районда үскән егет белән кыз очрашып кавышмас идек. Фазил да, мин дә – авыл балалары. Ул – сигез, мин җиде балалы гаиләдә үстек. Уртак максатыбыз бар иде – кечкенәдән үз йортыбызны булдырып, күп бала үстерү турында хыялланганбыз. Шөкер, барысы да без теләгәнчә килеп чыкты. Горурлыгыбыз булырлык өч улыбыз бар. Өчесе дә эшнең ни икәнен белеп үстеләр. Алар шулай тәрбияләнгән, бер эштән дә куркып тормыйлар. Безнең гаиләдә монысы – ир-атныкы, монысы – хатын-кызныкы дигән бүленеш юк. Мин 30 ел мәгариф өлкәсендә эшләү дәверендә шуңа инандым: өйдә, гаиләдә эшләп үскән балалар ныклырак та, сәламәтрәк тә. Шуңа күрә балаларны эшләтүдән курыкмаска кирәк. Хезмәт күреп үскәннәр тормышта да югалып калмый. Мәсәлән, укудан кайткач, кар көрәп керсә, баланың башы ял итә, бу файдага гына. Тегене эшлә, моны эшлә, дип өстән фәрман биреп утыру дөрес түгел, әлбәттә, балага шәхси үрнәгең кирәк», – дип сөйли әни кеше.
Вилдановлар гаиләсендә чын үрнәк булырлык әтиләре бар. Фазил Вилданов, районда беренчеләрдән булып, 2011 елда крестьян-фермер хуҗалыгы ачып җибәргән. «Әтиләре мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнгәч, балалар да терлек тирәсендә үстеләр. Алар малны карау, ашату серләрен бик яхшы беләләр. Әтиләре аларга һәрвакыт үрнәк булды», – ди Динә ханым. Сүз уңаеннан, Вилдановлар гаиләсендә армиягә бару-бармау мәсьәләсендә дә икеле-микеле сөйләшеп тормыйлар. Әтиләре улларын кечкенәдән үк солдат хезмәте ул – чын ир-егетнең бурычы дип төшендереп үстергән. Ике уллары армия хезмәтендә булган инде. Өченчесе әлегә кечерәк. Рамазан Борындык урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлап, хәзер укуын Казан архитектура-төзелеш көллиятендә дәвам иттерә. Уртанчы уллары да – Казанда, Айдар полиция хезмәтендә эшли.
Олы уллары Инзил исә, әтисе юлыннан китеп, үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган. «Олы улыбызның гаиләсе белән бердәм гаилә булып бер түбә астында яшибез, – ди Динә Вилданова. – «Килен белән яшәү кыен түгелме?» – дип еш сорыйлар. Андыйларга җавабым бик гади: тату яшәүнең сере – күп күрмәскә, күп ишетмәскә һәм яшьләр тормышына кысылмаска. Чынлап та, алар бар нәрсәгә яңача карый. Яшьләргә юл бирергә кирәк. Үзебез гаилә коргач та, әти-әниләр безгә тормышта ирек бирде. Өй салырга теләдек – өйле булдык, эшлисе килде – һөнәрле булдык. Һәр гаилә үз хатасында тормышка өйрәнергә тиеш дип саныйм».
Юл бирү дигәннән, ишле гаиләдә малайларга һөнәр сайлауда да ирек биргәннәр. Өлкәннәр бу эшкә гомумән катышмаган. «Аларның сайлавын хупладык кына. Чөнки һөнәр кешене гомере буе озата бара. Әти-әни әйткәнгә, туганнарның мөмкинлеге булганга гына түгел, ә үз җаныңа якын булган һөнәрне сайларга кирәк», – ди Динә Вилданова.
Балаларга тәрбиядә иң мөһим нәрсә – аларны ярату. Өч малай тәрбияләп үстергән әни әнә шул фикердә:
– Әйтәләр бит әле, баланы артык ярату боза, дип. Артык иркәләү, аның бөтен теләген үтәү боза баланы. Ә яратырга кирәк. Балаларым өчен мин әни генә түгел, чын дус та. Нинди генә проблемалары булса да, барысын да уртага салып сөйләшәбез. Алай гына да түгел, үземне борчыган сорауларны аларга бирәм, улларым белән киңәшәм. Улларым минем ярдәмчеләрем булдылар. Кирәк булса, ашарга да пешерәләр. Бу файдага гына. Әнә, Казанга укырга чыгып киткән улым хәзер рәхәтләнеп үзенә ашарга пешерә. Алар – миннән, мин алардан өйрәнәм. Җитәкче булып эшли башлагач, бала тәрбияләргә әллә ни күп вакыт та калмагандыр, бәлки.
Динә Вилданова 2011 елдан бирле Апас районының Борнаш урта мәктәбе директоры булып эшли. «Җитәкче хатын-кыз өчен гаилә – үлчәүнең бер ягында, икенче ягында – эш. Шушы тигезлекне саклау бик зур көч сорый. Табигатем буенча – тургаймын. Җаваплы эштә булсам да, иртәнге сәгать дүрттә торып ашарга да пешерә алам, өйдәге вак эшләрне дә башкарам. Өйдә әни җылысы булырга тиеш. Ирем өчен дә, балаларым өчен дә уңайлы шартлар булдырырга тырышам. Мәктәптә – 27 хезмәткәр, 73 укучы. Аларның һәркайсының – үз проблемалары. Эшемне бик яратам. Күп еллардан соң укучыларым килеп рәхмәт әйткәч, тагын да рәхәт булып китә. Өйдә киленем Айгөл – бик зур терәгем. Ул барлык эшләрдә дә булыша. Эштән кайнар ашка кайтып керәм», – ди Динә Вилданова.
Авыл җире булгач, йорт тирәсендәге эшләр дә җитәрлек. Зарланмый Вилдановлар. Февраль аенда тәрәзә төбен тутырып кыяр-помидор үсентеләре үстерәләр, бакчада зур теплицалары бар. Ишегалдында әтиләре уллары белән бергә утырткан рәт-рәт алмагачлар үсә. Ял да итә беләләр. «Яз-көз, кыр-басу эшләре беткәч, бергәләп табигатьтә шашлык пешерәбез, улларым балык тотарга ярата, – ди әни кеше. – Минем өчен әни бәхете – үстергән улларымда. Шөкер, алар турында беркайчан да начар сүз ишетмәдем. Дүрт айлык оныгым да бик якын. «Бала баласы балдан татлы», – дип юкка гына әйтмиләр икән. Эштән кайтып кергәч, иң башта оныгымны алып сөям. Өйдә сине көтеп торалар икән, иң зур бәхет шул». Оныкчыкның исеме дә – Диана. Сөйләшкәндә, исем сайлауда безнең бернинди катышыбыз юк, дип тә әйтеп куйды Динә ханым. Сүзләр артык. Балаларның әнигә булган хөрмәте әнә шуннан да күренә.
Әниләр көне уңаеннан республикадагы барлык әниләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да котлады. «Әни – һәркемнең тормышында иң изге кеше. Балачакның иң җылы хатирәләре нәкъ менә әни белән бәйле. Әнинең зирәк киңәше безгә көч һәм илһам бирә. Кадерле әниләр, сезгә сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телим. Көн саен: «Әни, мин сине яратам!» – дигән сүзләр ишетеп яшәргә насыйп булсын!» – диелә, аерым алганда, котлауда.
Эльвира Вәлиева
Динә һәм аның гаиләсе,цңышларына бик сөендем,чөнки 15яшьлек Динә ерак районнан килеп,данлы Арча педколледжында укыды,тырыш,булган Динәбез тормышта үз һөнәренә тугры калып,яңа үрләр яулаган,афәрин!