Бөгелгән тал. Царево бистәсендә әти-әниләрнең проблемалары кар өемен хәтерләтә

Бакчада суык, урамда сабыйлар таеп егыла. Питрәч районындагы Царево бистәсендә урнашкан «Ивушка» балалар бакчасы әти-әниләре безгә әнә шулай дип хат язган. Аларны түгәрәкләрнең кыйммәт булуы, шулай ук башка проблемалар да борчый. Әти-әниләрнең моң-зарлары кайчан хәл ителер?

Сабыйлар кызганыч

«Июль аенда бакча мөдире эштән китте, аның урынына методист булып эшләгән Гөлгенә Илсур кызын куйдылар. Әмма ул үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкармый. Безнең өчен балаларыбызның иминлеге, сәламәтлеге мөһим, дип башлана әлеге хат. Гапгади нәрсәдән башлыйк әле. Бакчаның подвалына җыелган суны балалар керә торган ишек төбенә агызалар, шуның аркасында анда боз катты. Балалар таеп егыла. Берсе, аягын имгәтеп, гипс белән йөри хәзер. Ул суны куаклар төбенә, чирәмгә агызсалар да була бит. Күпме әйттек мөдиргә, әмма ишетмәделәр. Безнең төркемнең чишенү бүлмәсендә ике атнадан артык җылылык юк. Урамнан кергәч, балалар калтырап утыра. Кыш көне шундый хәл буламыни? Мөдир гел сәбәп таба: йә гариза калдырдым, йә бүген белгеч килә, ди. Ә торбалар һаман салкын. Борчыган сорауларга җавап таба алмыйбыз. Район мәгариф бүлегенә дә, министрлыкка да мөрәҗәгать итеп карадык, нәтиҗәсе булмагач, аптырап, сезгә язарга булдык. Зарланалар дип уйламагыз, балаларыбыз бик кадерле».

Әти-әниләрнең бакчада иминлек мәсьәләсе буенча да зарлары бар. Әйтик, сакчының ишектән теләсә кемне кертүенә, мөдирнең әти-әниләргә аерым ачкычлар вәгъдә итеп тә, сүзен үтәмәвенә, кайбер әти-әниләргә һаман да керү өчен пропуск ясатмавына да дәгъвалары бар. Югыйсә фотоларын майда ук биргәннәр икән. Балалар йөри торган түгәрәк бәяләренең бик кыйммәт булуына да риза түгел алар. Шахмат өчен айга 2400 сум (сигез дәрес өчен) түләргә туры килә икән. Футбол, нәфис гимнастика, менталь арифметика өчен дә шуның кадәр түлисе. «Безгә проблемаларны хәл итәрдәй мөдир кирәк», – дип үтенә алар.

Хатны алгач, иң элек әти-әниләр белән элемтәгә кердек. Әлбәттә, берсенең дә исемнәрен күрсәтәсе килми. Алар да хатта язылганнарны кабатлады.

– Казан бакчаларындагы түгәрәк бәяләре – 600–1000 сум тирәсе. Бездә исә берсенә 2000–2400 сум түләргә кирәк. Әгәр икесенә генә йөртәм дисәң дә, айлык түләү 8000–9000 чыга, – диде кызын бакчага йөртүче әниләрнең берсе. – Бакчага кем тели, шул керә ала. Каравылчы ишекне теләсә кемгә ача. Һәр төркемгә электрон ачкыч булса, балаларны тыныч күңел белән калдырыр идек. Мөдир үз эшен җиренә җиткереп башкарса, безгә артыгы кирәкми.

 

Мөдир сүзе

Мөдир вазыйфаларын башкаручы Гөлгенә Мостафина бакчаның өлкән тәрбиячесе икән. Хәзерге вакытта «Ивушка» бакчасына 252 бала йөри.

– Мине берәү дә рәсми рәвештә мөдир итеп куймады, августта гап-гади мәсьәләләрне генә хәл итәргә дип билгеләделәр. Монда өч ел өлкән тәрбияче булып эшлим. Мөдир булырга теләмим, бик җаваплы вазыйфа чөнки. Бигрәк тә замана әти-әниләре белән эшләргә авыр. Ашау да, йокы да юк дигәндәй. Көн саен әти-әниләрдән шикаять килә. Башка эш юк, әйтерсең, шуларга җавап кына язасы. Бакчада эш күп. Быел мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә 35әр бала алдык, – диде Гөлгенә Мостафина.

Балаларның таеп егылуын ул болай дип аңлатты: «Безнең бакча төзелгән урында җир асты сулары ага. Әле хәзер подвалга су элеккеге кебек күп җыелмый. Насос куйдылар, шуның белән суыртабыз. 14 ноябрьдә төнлә торба тишелеп, су аккан. Подрядчы оешма белгечләрен чакыртып, җитешсезлек бетерелде. Каткан бозны чистартып, ком сиптек. Тик аны ахырга кадәр лом белән дә ватып бетерә алмадык. Андый көтелмәгән хәлләр килеп чыккалый, бернәрсә эшләп тә булмый».

Җылылык проблемалары турында әти-әниләр мөдиргә 15 ноябрьдә җиткергән. Мөдир башта үзе хәл итеп караган, аннан җаваплы оешмага – «Мисал» инженерлык үзәгенә хәбәр иткән. Белгечләр өч көн эчендә килергә вәгъдә биргән. Ниһаять, 21 ноябрьдә торбалар җылынган.

– Бакчаны «Тайпан» хосусый сак оешмасы хезмәткәрләре саклый. Алар минем хезмәткәрләр түгел, шуңа боерык бирә алмыйм. Каравылчы теләсә кемне кертми, башта кем килгәнне белешә. Фотоларын алып килгән кешеләргә пропуск ясадык, кем озакка сузды – аларныкы юк. Һәр кешегә аерым ачкычлар бирергә рөхсәт итмиләр. Бездә хезмәткәрләрнең ачкычлары бар. Тик аны әти-әниләргә тапшырсам, нәрсә булачагын беләсезме? Ул электрон ачкыч беренче каттагы барлык ишекләрне ачачак. Бу очракта  иминлек турында нинди сүз булырга мөмкин? Ачкычны югалтсалар, тапкан кеше, шуның күчермәсен ясатып, бакчага үтә ала. Яңаны ясаганда, һәркемнеке аерым булачак. Моның өчен һәр ишеккә код куярга кирәк. Монысы акча мәсьәләсенә барып тоташа, – дип җавап бирде Гөлгенә Мостафина иминлек мәсьәләсенә кагылышлы сорауга.

Түгәрәкләргә килгәндә исә, мөдир әйтүенчә, бәясен ул билгеләмәгән. Анысы өчен мәгариф бүлеге, башкарма комитет җаваплы. «Мин берничек тә үзгәртә алмыйм. Дөрес, хат язып, хореография, инглиз теле түгәрәкләрен 2 мең сумга калдырттым. Тик инглиз теле түгәрәге булмады, белгече китте. Бәяләр чыннан да югары», – дип килеште ул.

«Ивушка» бакчасы проблемаларына ачыклык кертү өчен, Питрәч районы мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитоновага мөрәҗәгать иттек. Ул мөдир сүзләреннән артыгын әйтә алмады. «Мөдир табу җиңел түгел. Ике кандидатура гына бар иде», – диде ул. Марина Харитонова белдергәнчә, 3 нче категориядәге куркынычсызлык объекты буларак, «Ивушка» балалар бакчасында антитеррор таләпләре үтәлгән: балалар бакчасы территориясе койма белән әйләндереп алынган. Бакчаны «Тайпан» хосусый сак предприятиесе хезмәткәрләре саклый. Аларның эш графигы көн саен иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр. Ә төнлә бинаны каравылчылар саклый. Бакча капкасында видеодомофоннар, магнитлы йозаклар, доводчиклар урнаштырылган. Электрон ачкычлар бары тик хезмәткәрләр өчен генә бирелгән. Әти-әниләр өчен исә электрон ачкычлар ясату каралмаган. Кәгазь пропускы булмаган әти-әниләргә, аларны алу өчен, балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Гөлгенә Мостафинага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Районның мәгариф бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, өстәмә белем бирү хезмәтләре өчен түләүне билгеләү тәртибе Россия Мәгърифәт министрлыгының 2010 елның 20 декабрендәге 1898 номерлы боерыгы белән расланган. Түләүле белем бирү хезмәтләренә исәпне өйрәнгәннән соң, «Ивушка» балалар бакчасында хокук бозулар ачыкланмаган.

Әти-әниләрнең хатын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына да юллаган идек. Җавап Питрәч мәгариф бүлегенеке кебек үк, шуңа күрә кабатлап торуның мәгънәсен күрмибез. Әти-әниләрнең үтенечен район җитәкчелегенә дә җиткердек. Питрәч башлыгы Илһам Кашапов бу мәсьәләнең игътибарсыз калмаячагын әйтте.

Бүген бакча, мәктәпләрдә эшләүче укытучы, тәрбиячеләргә җиңел булмавын аңлыйбыз. Балалар тәрбияләү генә түгел, һәрберсенең әти-әнисенә җавап та табарга кирәк. Ә сораулар аз түгел. Балаларның тәрбиясе дә, сәламәтлек һәм иминлеге дә шул җавапларга бәйле. Җаваплар исә тәрбияче һәм әти-әниләр уртак фикер килә алса гына табылачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү