Беренче редактор. «Ватаным Татарстан»ның тарихын булдырган шәхесләрне барлыйбыз

1918 елның 12 мартында «Эш» исеме белән дөньяга аваз салып, төрле елларда исемен үзгәртә-үзгәртә, бүген «Ватаным Татарстан» исемендә нәшер ителүче газетабызның бай тарихы бар. Ул, елъязмачы буларак, бүгенге буын кешеләренә Татарстан Республикасы, татар халкы тормышындагы иң тетрәндергеч вакыйгаларны да, бөек төзелешләрне дә алып килде. Халкыбыз тарихындагы һәр катлаулы чор газета битләрендә киң чагылыш тапты.

Заманында «Эш» (1918–1920 еллар), «Татарстан хәбәрләре» (1920–1922), «Татарстан» (1922–1924), «Кызыл Татарстан» (1924–1951), «Совет Татарстаны» (1951–1960), «Социалистик Татарстан» (1960–1992) дип аталган «Ватаным Татарстан» – татарның төп газетасы. Газета тарихы  ул – милләт тарихы.

Беренче редактор

Апас үзәгендәге Туган як музеенда безне, сез – безнең үз кешеләребез, дип каршы алалар. Моның сәбәбе дә бар. Газетабызның беренче редакторы Вәли Сәлим улы Шәфигуллин Апас районы (элеккеге Казан губернасы Тәтеш өязе) Борнаш авылында туып-үскән. Музейда хезмәттәшебез хакындагы экспонатларны бик кадерләп һәм горурланып саклыйлар. Әле ул гына да түгел. Бу музейны төзегән, инде күп еллар җитәкләгән Рамис Ногмановның авылдашы да ул безнең беренче редакторыбыз. Борнаш авылында коллегабызның абыйсы Нигъмәтулланың оныклары Фәния Заһирова, Әсхәт Сәлимуллин, Дания Вәлиева үз гаиләләре белән яши. Сеңлесе Хөсниҗиһанның оныгы Рәшит Апаков Казанда «Радиоприбор» заводы директоры булып эшләгән, Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланган. Апаслылар якташлары белән бик горурланалар.

Сәясәтче, журналист Вәли Сәлим улы Шәфигуллин нинди язмышларга дучар булган икән? Ул 1894 елның 4 августында туа. Өч ел авылда мәдрәсәдә укый. Әтисе үлеп киткәч, 11 яшьлек Вәлине туганнары янына, Ташкент шәһәренә тәрбиягә җибәрәләр. Ул анда ике сыйныф рус телендә белем ала. 1910 елда «Азия» литография компаниясендә исәпләүче булып эшли башлый, аннан соң Киснер типографиясенә заказлар җыючы агент булып урнаша. Бер үк вакытта үзбәк телендәге «Садаи Туркистан» газетасында өлкән экспедитор була. Татар, рус, үзбәк телләрендә иркен сөйләшә һәм яза. Шул елларда аның беренче мәкаләләре дә күренә башлый. 1915 ел башында Вәли Шәфигуллин Казанга кайта. Һәм Мусин фабрикасы аяк киемнәрен сатучы сәүдә ноктасында бухгалтер булып эшли башлый. 1916 елда патша армиясенә алына. Хәрби хезмәт вакытында большевиклар белән аралаша башлый, 1917 елны партиягә керә. Шул ук елның апрель аенда Мулланур Вахитов белән Мөселманнарның социалистик комитетын оештыра. Соңрак шушы комитетның секретаре булып сайлана, партия идеяләрен пропагандалый.

Вәли Шәфигуллин Казандагы кораллы восстаниедә актив катнаша. Совет власте урнаштырылгач та, беренче көннәрдән үк Хәрби-революция комитеты составына сайлана. Мөселманнар комиссариатының финанс бүлегендә эшли. Соңрак, 1918 елда «Эш» газетасының (бүгенге «Ватаным Татарстан») редколлегиясенә сайлана (бу исемлектә газетаны оештыручыларның тагын берсе – Хәсән Урманов та бар). Ак чехларга каршы көрәшә. Август аенда кораллы татар эшчеләре отряды оештыра. Сентябрь аенда аны яңадан чыга башлаган «Эш» газетасының редакторы итеп билгелиләр. Колчак гаскәрләре Казанга якынлашканда, Вәли Шәфигуллин «Кызыл көрәшче» газетасында эшли башлый. 1919 елның маеннан сентябренә кадәр яңадан «Эш» газетасына редакторлыкка алына. Көз көне аны Мәскәүгә чакырып алалар. Ул анда «Кызыл Көнчыгыш» агитаторлар идарәсенең Көнчыгыш бүлеген җитәкли. Беррәттән «Эшче» партия газетасы белән «Кызыл Шәрык» журналының редакторы да була. 1920 елның җәендә Вәли Шәфигуллинны Казанга кайтаралар һәм ТАССР төзелгәннән соң республикада татар телендә чыга башлаган «Татарстан хәбәрләре» (тарих сәхифәләрендә ул «Эш» газетасының дәвамчысы булып санала) газетасына редактор итеп куялар.

Вәли Сәлим улы публицистик мәкаләләр генә түгел, бәлки юмор һәм сатира, шигырьләр дә яза. Озак вакытлар Казан мөселманнарының хәрби-сәяси курсларында лектор-укытучы булып эшли. Анда Кызыл Армия өчен хәрби комиссарлар әзерлиләр. 1921 елгы ачлык елларында аны ТАССР Җир эшләре буенча халык комиссариатына алалар.  1925 елның ахырында Татар өлкә комитеты карары нигезендә Вәли Шәфигуллин – нәшрият комбинатының директоры, соңрак Татарстан китап нәшриятының директоры итеп билгеләнә. 1929–1931 елларда Мәскәүдә ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм курсларында укый. Укуны тәмамлаганнан соң, Татар Өлкә Комитетының партия бүлеген җитәкли һәм Татарстан китап нәшриятында баш редактор булып эшли. 1933 елда ул Балык Бистәсе МТСында сәяси бүлек начальнигы вазыйфасына керешә. Утызынчы еллар уртасында Россия телеграф агентлыгының татар бүлеген җитәкли. 1937 елның 1 февралендә елда кулга алына. Аны 10 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, мал-мөлкәтен тартып алалар. Ул 1939 елның 9 октябрендә Норильск лагеренда вафат була. 1956 елда аклана.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү