Сөлгеләр музее: купшы һәм бай бизәкле

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында сөлгеләр музее барлыгы турында ишеткәч, кереп, аның эшчәнлеге белән танышып чыкмакчы булдык. Кызганыч, чын музейны бу юлы күрергә насыйп булмады. Без аның ремонтка ябылган чагына туры килдек. Авылның күрке булып торган музейның ачылышын авыл халкы зур түземсезлек белән көтә бүген. Бәлки, декабрьдә ачылыр, дип өметләнәләр. Халык телендә еш кына “сөлгеләр музее” дип ишетергә туры килсә, чынлыкта ул халык иҗаты һәм көнкүреш музее дип атала.

Ремонт вакытында кайбер экспонатларны авылның мәдәният йортына китергәннәр. Шуңа күрә кызыл башлы суккан сөлгеләр, алъяпкычлар, намазлыклар, эскәтертләрнең кайберләре белән без биредә таныштык. Халык теленә нәкъ менә “сөлгеләр музее” дип кереп калуы да юкка түгел аның. Чөнки 3 меңнән артык экспонатның 500 дән артыграгын сөлгеләр алып тора. Аларның 350ләп тирәсе – кызыл башлы суккан сөлге булса, 200дән артыграгы – чиккән сөлгеләр.

– Безнең авылда XIX гасыр ахырында бик нык сөлге сугу белән шөгыльләнгәннәр. Аларның барысы да йортта кулланылган, Сабантуйларында бүләккә бирелгән. Әлеге сөлгеләрнең күпчелеге – Зирекле авылы кешеләренеке. Миңа башка музейларда еш булырга туры килә. Безнең музейда сакланган сөлгеләр эре бизәкле, рәсемнәргә бай, ачык төстә булулары белән аерылып тора. Этнографлар әйтүенчә, мондый орнаментлар мишәрләр иҗаты өчен хас. Аларда туган җир, гаилә, бала оброзлары төсләр, бизәкләр белән тасвирланган, – дип аңлатты музей директоры Лидия Лотфуллина.

Кызганыч, әлеге музейны оештырган, төзегән, 25 ел буе аның директоры булган Мидхәт Газыймов быел бакыйлыкка күчкән икән. Авылдашлары аны бик сагынуларын һәм авыл өчен бик тә кадерле һәм хөрмәткә лаек кеше булувын әйтте.

– Мидхәт Газыймов – гомерен музей эшенә, халкына багышлаган шәхес. Ул 40ка якын китап, күпсанлы мәкаләләр авторы. Авыл тарихын, аның легенда-риваятьләрен, географик атамаларын, бәетләрен бөртекләп җыйган кеше. Шунысы куандыра: Газыймовларның дәвамчылары бар. Бүген Мидхәт абыйның туганы Гөлфия эшчәнлеген Чаллыда һәм Казанда алып бара, намазлыклар, сөлгеләр чигә, – дип искә алдылар Музей бабайны (аңа еш кына ярытып, шулай дәшкәннәр) Зирекледә.

Сөлгеләрдән тыш, музейда аларны тукыган станок та бар. Төрле төсле, бизәкле паласлар, скәтертләр, сырмалар, чиккән намазлыклар музей күрке булып тора. Кайчандыр Оренбург якларына күченеп киткән авылдашларыннан килеп ирешкән затлы алъяпкычны да кадерле истәлек итеп саклыйлар.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү