Уены-чыны бергә: «Киләчәк уеннары – 2024»

Башта компьютерда, аннан мәйданда. Казанда көрәшчеләр яңача көч сынашты. Юкюк, сүз милли көрәш һәм анда кагыйдәләр үзгәреше турында бармый. Яңа төрле көрәш «Фиджитал уеннар» кысасында үттеКатнашучылар башта компьютер уенында (Мортал Комбат) кем көчлерәк булуын расласа, аннан көрәшне мәйданга (октагон) күчерделәр. Узган яллардагы ярышка күзәтү ясарга тәкъдим итәбез.

Мәгълүм булганча, Казан «Фиджитал уеннар»ны 2024 елда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара турнирына әзерлек кысасында оештырды. Ноябрь ярышлары төгәлләнде. 10–11 декабрь көннәрендә кабат уеннар көтелә. Анысында спортчылар фиджитал-хоккейда көч сынашачак. Ягъни башта виртуаль дөньяда алка суксалар, аннан осталыкларын бозда күрсәтәчәкләр.

Тамаша һәм кунаклар

«Фиджитал уеннар»ның фиджитал-көрәш ярышын карарга «йолдызлы» кунаклар да килгән иде. Әйтик, катнаш көрәш буенча дөнья чемпионы Петр Ян, спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы Никита Нагорный һәм блогер Алексей Столяров. Кунаклар да яшерми: Казан шаккатыра белә. Бу ярышлар да – шуның дәлиле.

«Фиджитал уеннар»ның якындагы чынбарлыгыбыз икәнен алар да яхшы аңлый. Әйтик, Петр Ян аны үз гаиләсендә дә куллана. Ничекме?

– Минем ике улым бар. Зурысына – 6 яшь. Балалар бакчасына йөри. Ул да, бүтән балалар кебек үк, телефон сорый, шуның белән уйный. Мин исә телефонны аңа 100 «отжимание» ясаганнан соң гына бирәм. Кушканны үтәгәч, ярты сәгать уйнап ала. Мин аның андый уеннар уйнавына каршы килә алмыйм, – диде ул.

Петр Ян сөйләгән тәрбия үрнәгенең уеннарга ни катышы бар инде, дип тәнкыйтьләргә ашыкмыйк. Фиджитал ярышларның асылын да бит санлы дөнья мөмкинлекләре һәм физик көч кушылмасы тәшкил итә.

Петр Ян Казандагы ярышларның инде киләчәк түгел, чынбарлык икәнен дәлилләргә тырышса, блогер Алексей Столяров оештыру дәрәҗәсенә тукталды. Мактау сүзләрен күп яудырды ул. Монысы белән бәхәсләшеп булмас: Татарстан һәм аның башкаласы төрле дәрәҗәдәге ярышларны оештырып, остарып бетте инде. Тарих өчен яңа булган «Фиджитал» дигәнен дә Казанга ышанып тапшырулары юкка түгелдер, димәк.

– Яшерен-батырын түгел, безне төрле дәрәҗәдәге чараларга гел дәшеп торалар. Бөтен җирдә бер үк төрле нәрсәләр. Казанда исә барысы да үзгә һәм бик югары дәрәҗәдә. Бу – чыннан да, киләчәк уеннары, – диде блогер.

Алгарак китеп, кунакларның спортчылар өчен чын күңелдән җан атып утыруларын да әйтик.

Петр Ян сүзләренчә, безгә замана технологияләренең тормышыбызда зур роль уйнавын танырга вакыт. «Йә заман белән бергә атлыйсың, йә артта каласың. Турнирга килгәндә, ярышка спортчылар да җентекләп сайланган, алар әзерлек буенча да бер тирәдә. Тамашачылар да уеннардан канәгатьтер», – диде Петр Ян.

Ярыш һәм җиңүчеләр

Фиджитал-көрәштә алты команда ярышты. Болар – Иран, Казахстан, Россия һәм Беларусь илләреннән килгән егетләр. Команда составында – ике кеше. Катнашучылар 700 мең сум күләмдә акчалата бүләк, чемпион исеме һәм кубок өчен көч сынашты.

Уенны күз алдыгызга китерү өчен, аны тасвирлап карыйк. Катнашучы егетләр (аларны алдан жирәбә белән сайладылар, моңа кадәр егетләр үлчәнү дә узды. – Авт.), октагонга чыгып, «Мортал Комбат» дигән компьютер уены уйнады. Виртуаль көрәштән соң, спортчылар мәйданга чыкты. Алар ММА (катнаш көрәш) төрендә көчләрен сынашты. Уенчыларның баллары кушыла барды. Шулай ук тамашачылар активлыгы да исәпкә алынды. Әйтик, «иң яхшы нокаут», «иң яхшы көрәшче», «иң креатив алым» кебек юнәлешләрдә халык мәхәббәтен яуларга мөмкинлек бирелде егетләргә.

Компьютерда ярышу – бер нәрсә. Ә мәйданда кан да чыга, катнашучылар да имгәнә. Хөкемдарларга да җиңел булмады: бер парның нәтиҗәләрен яңадан карап чыгарга туры килде.

Нәтиҗәдә, Дагыстан егетләре Хәбиб Магомедов һәм Анзор Абжамов чын көрәштә дә, компьютер уеннарында да шаккатырды һәм җиңү яулады.

– «Мортал Комбат»та уйнау иң авыры булды, әллә ни тәҗрибәм юк иде. Әмма миңа ошады, – диде Анзор, җиңгәннән соң.

Хәбиб исә җиңү өчен килмәдем, ди. «Тамаша, яңалык кызыксындырды. Әле катнашу-катнашмавым соңгы минутка кадәр билгеле түгел иде. Чөнки температурам күтәрелде. Шөкер, барысы да яхшы тәмамланды», – диде җиңүче.

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү