Иркенәю. Белгечләр хәзер фатир алыштыру өчен кулай вакыт дип саный

Фатир күп, алучы юк. Торак базарындагы бүгенге вазгыятьне белгечләр кыскача шулай дип бәяли. Базарда тәкъдим зур, әмма халык фатир алырга ашыкмый, ди алар. Күпләрнең моңа мөмкинлеге юк. Кулында бераз акчасы булган кеше исә сабыр итү яклы. Иртәгәсе көнгә ышаныч булмау куркыта. Ел азагына кадәр торак базарыннан ни көтәргә?

Быел торак базары өчен аеруча катлаулы чор булды. Ел башыннан ук сынала башлады ул. Хәтерләсәгез, февраль аенда вазгыять кискен үзгәреп куйгач, Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттырды. Бу соңгы еллардагы рекордлы күрсәткеч дип бәяләнде. Моңа кадәр төп ставка 9,5 процент тәшкил итә иде. Төп ставка ике тапкыр арттырылгач, ипотека кредитының минималь ставкасы да 20 процентка кадәр үк җитте. Шуңа бәйле рәвештә Россиядә рәсмиләштерелгән ипотека килешүләре 5 тапкыр (!) кимеде. Үзәк банк ел дәвамында ставканы берничә тапкыр киметте. Бүген ул 7,5 процент тәшкил итә.

Әмма бу да торак базарын әллә ни җанландыра алмады. Риелтор Эльвира Рәхмәтуллина сүзләренә караганда, бүген торак базары торгынлык чоры кичерә.

– Илдә өлешчә мобилизация игълан ителүгә, бер атна эчендә фатирларга сорау 15–20 процентка кимеде. Бу аңлашыла да. Барыбыз да шок хәлендә идек бит. Күпләр мондый шартларда ни эшләргә белмичә югалып калды. Бик күп килешүләр өзелде. Клиентларыбыз арасында, өлешчә мобилизациягә эләгүе аркасында, фатир алуны кичектереп торучылар да шактый булды. Бүген вазгыять акрынлап элеккеге хәленә кайта кебек. Фатир алу-алыштыруны кичектереп торган кешеләр бу мәсьәлә белән яңадан кызыксына башлады. Әмма шулай да фатирларга ихтыяҗ без теләгән дәрәҗәдә түгел әле, – ди белгеч.

Мобилизация торак базарындагы сорауны киметсә дә, фатир бәяләрен үзгәртә алмаган. Әйтик, Казанда фатирларның бер квадрат метры бәясе әле дә уртача 144 мең сумнан төшми. Иске йортлардагы фатирларның бер квадрат метр бәясе исә, ел башыннан бирле 8 процентка артып, бүген уртача 143 мең сум тәшкил итә.

Риелтор сүзләренә караганда, мобилизация башлануга, банклар яңа һәм иске фатирларның икесе өчен дә бирелә торган ипотека кредитларының процентларын арттырып куйган. Әйтик, Саклык банкы белән ВТБ банкында ипотека ставкалары, бер ай эчендә 0,5 процентка артып, 10,4 процентка кадәр җиткән. «Уралсиб» банкында исә ул 1,5 процентка ук арткан. Бүген биредә ипотека кредитын, ким дигәндә, 12,9 процент белән рәсмиләштерергә мөмкин.

– Банклар моны алардан ипотека алмасыннар өчен махсус эшли кебек. Бүген халыкның матди хәлен күреп торабыз бит. Эшсезлек күрсәткече үсә, мобилизациягә эләгүчеләрнең дә язмышы билгесез, – ди Эльвира Рәхмәтуллина.

Белгеч беренче торагын бүген алыргамы-юкмы дип баш ватучыларга бераз сабыр итәргә киңәш итә. Ә менә булган фатирын сатып, зуррагын алырга теләүчеләргә моның өчен бик кулай вакыт дип саный.

– Бүген икенчел базарда фатирларны бик отышлы бәядән эләктереп калырга мөмкин. Яңа елга кадәр торак бәяләре тагын да арзанаерга мөмкин. Бүген фатир сатучыларның күбесе хакны 200–500 мең сумга кадәр төшерергә әзер. Мондый хәлнең күптән күзәтелгәне юк иде инде, – ди белгеч.

Соңгы берничә ел эчендә Татарстанда торак бәяләре 50 процентка диярлек арткан. Халыкның керемнәре исә үзгәрешсез кала бирә. Татарстанның Риелторлар гильдиясе рәисе Андрей Савельев сүзләренә караганда, республикада яшәүче һәр өч кешенең икесе үз куышын булдыруга яки торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Чынлыкта исә халыкның 35 проценты гына бу хыялын чынга ашыра ала.

– Яңа төзелүче йортлардан фатир алу өчен дәүләт ярдәме белән бирелә торган ипотека программасын озайту гына аз. Ташламалы программаларны икенчел торак базарына да кертергә кирәк. Әйтик, аннан фатир алырга теләүчеләргә дә 5–6 процент белән ипотека бирә башласалар, тотылган фатирларга да сорау артыр иде. Бу беренчел торак базары өчен дә файдага гына булачак. Ник дигәндә, иске фатирын сатучыларның күбесе шул акчаны яңа төзелгән йорттан зуррак фатир сатып алуга тотачак бит, – ди Андрей Савельев.

Финанс аналитигы Владимир Сагалаев фикеренчә, якын арада фатирның яңасы да, искесе дә күбрәк сатыла башлар дип өметләнергә кирәкми. Белгеч моны Үзәк банкның быел 1 декабрьдән беренчел кертем өчен, ким дигәндә, 10 процент акчасы булмаган кешеләргә ипотека бирү кагыйдәләрен катгыйландыруына бәйләп аңлата.

– Аның нигезендә банкларга беренчел кертем өчен җитәрлек күләмдә акчасы булмаган кешеләргә ипотека бирү отышлы булмый башлаячак. Шул рәвешле рәсмиләштерелгән ипотека кредитлары кискен кимеячәк. Бу исә – фатирлар да азрак сатылачак дигән сүз, – ди белгеч.

Владимир Сагалаев фикеренчә, торак сатылмагач, төзүчеләргә фатир бәяләрен дә азрак төшерергә туры киләчәк. Ел азагына кадәр фатирларның яңалары да, искеләре дә уртача 20–30 процентка арзанаячак, дип фаразлый ул. Шуңа якын арада торак шартларын яхшыртырга теләгән кешеләргә бу мөмкинлектән файдаланып калырга киңәш итә.

Динә Гыйлаҗиева

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү