Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Татарстан Дәүләт флагы көне белән котлады

Татарстанның хәзерге флагы 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Югары Советы тарафыннан расланган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграмма-каналында республика халкын Татарстан Дәүләт флагы көне белән котлады.

— Татарстан Республикасы байрагы көн белан, дусларым! — дип язган ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көнне 1991 елда Татарстан Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе буларак Татарстанның заманча флагын раслаган.


Фикер өстәү