Быелга тәмам. «Рубин» турнир таблицасында өченче урынга урнашты

Футбол буенча беренче лига командалары кышкы ялга китте. Соңгы ике очрашуны җиңү белән тәмамлаган «Рубин» турнир таблицасында өченче урынга урнашты. Язга кадәр командада үзгәрешләр көтәләр. Әмма нәрсәнең ничек буласы баш тренер вазыйфасына кемнең билгеләнәсенә бәйле.

Леонид Слуцкий киткәннән соң аның урынына вакытлыча билгеләнгән Юрий Уткульбаев җитәкчелегендә Казан командасы ике уенны да үз файдасына төгәлли алды. Беренчесендә Уфада җиңү яулаган «Рубин» елның соңгы очрашуында үз кырында «Нефтехимик»тан өстен чыкты. Башкала футболчылары ике очрашуда да икешәр туп кертте. Күп түгел, аның каравы команда уенында тотрыклылык һәм ышаныч сизелә. Яңа остаз уенчылар белән уртак тел табарга өлгергән. «Бу вакыт эчендә генә зур үзгәрешләр ясап булмый. Футболчыларга уен кырында үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирдем», – диде Юрий Уткульбаев «Нефтехимик»ка каршы узган очрашудан соң.

Уткульбаевка үзен күрсәтү өчен ике матч бирделәр. Командасы ике матчта 6 очко алды. Аның эшендә бу көннәрдә Ирандагы сәфәрен тәмамлап, җылы Сочи якларына юл тотучы Корбан Бәрдыев алымнарын күрүчеләр дә бар. Команда сакта ышанычлы уйнарга, шул ук вакытта һөҗүмдә мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыша. Иң гаҗәбе, матч ахырында «Ак барс Арена»га җыелган тамашачы яңа остазның исемен әйтеп кычкыра башлады. Үз итеп. Казанда туып-үскән тренерны җанатарлар якын күрә. «Иң мөһиме, алар команда борчыла. Эш бит Уткульбаевта да, Петров яки Сидоровта да түгел. Команда белән ни генә булса да, тамашачы аның өчен җан атарга тиеш. Иң мөһиме әнә шул. Яхшы уен була, начары да килеп чыга. Футболчылар да – кеше. Кәефе төшәргә, гаиләсендә берәр нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Егетләрнең уйныйсы килә, командага җанатарларның ярдәме кирәк. Уенчылар иркенәеп китмәсен өчен тренерлар һәм клуб җитәкчеләре бар», – ди Юрий Уткульбаев.

Киләсе очрашуны «Рубин» 5 мартта уздырачак. Өч ай эчендә командада үзгәрешләр булмый калмас. Казанга Леонид Слуцкий чакырганга килгән, аның кулы астында чыгыш ясарга җыенган футболчылар да бар. Килү-китүчеләр баш тренер вазыйфасына кемнең билеләнәсенә дә бәйле булачак. Юрий Уткульбаев бу эштә калырга теләгәнен яшерми. «Мин «Рубин»да теләсә нинди вазыйфада эшләргә әзер. Бу – минем клуб, – ди ул. – Команда көрәшергә һәм зур бурычларны үтәргә әзер».

 

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү