Лифтта бер ир үсмер кызга ташланган

Уфада баланы көчләргә җыенган ирне эзлиләр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы үз чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге адәм 26 ноябрьдә, 11-12 яшьлек кызга ияреп. Транспорт урамындагы йорт подъездына килеп кергән. Шуннан кыз артыннан лифтка кергән һәм аңа бәйләнә башлаган. Лифт ишеге ачылгач, юк булган.
Кыз бу хакта әти-әнисенә кайтып сөйләгән. Алар полициягә гариза язып тапшырган. Килеп туган хәлнең нечкәлекләре турында әлегә мәгълүм түгел.


Фикер өстәү