Рөстәм Миңнеханов Бакуда Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашты

Тел, мәдәният кенә түгел, сәнәгать тә аңлашырга булыша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Азәрбайҗанга эш сәфәре белән килде. Бакуда ул республика Президенты Илһам Алиев белән очрашты.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, быел биредә республиканың вәкиллеге оешуга – 30 ел. «Без мәдәният ягыннан бик якын, телләр охшаш, бу инде безгә бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм итә. Хөрмәтле Президент белән сәүдә әйләнешен арттыру турында килештек», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Саннарга игътибар итсәк, 2021 елда Татарстан һәм Азәрбайҗан арасындагы товар әйләнеше 70 млн доллардан артып киткән. Ә инде 2022 елның беренче яртыеллыгында гына да саннар 2 тапкыр артыграк.

– Россия һәм Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән ике республика арасындагы багланышларны үстерүгә игътибарыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән.

Рөстәм Миңнеханов очрашу вакытында ике республика арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә булуын искәртте. Моннан тыш, хөкүмәтара комиссия дә гамәлдә. «Безгә Идел-Каспий бассейнының транспорт һәм логистика мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга кирәк», – дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Хезмәттәшлек өлкәсендә ул энергетика һәм сәнәгать, автомобиль төзелеше, нефть химиясе, газ-моторлы ягулык кебек юнәлешләрне аерым билгеләп үтте.

Илһам Алиев та Татарстан белән Азәрбайҗан арасында тарихи элемтәләр барлыгын телгә алды. «Ике тапкыр сездә кунак булдым. Бу килүләремне җылылык белән искә алам», – диде ул.


Фикер өстәү