Әләкчеләр | Наил Шәрифуллин ХИКӘЯсе                           

Сабыйларның һәрчак сабыйларча инде. Яратсалар алар эчкерсез һәм чын итеп ярата беләләр. Күралмасалар бар күңелдән күралмыйлар. Әләкләшкәндә дә гаделлек эзләп, явызлыкны аңламыйча, аны кабул итмичә әләклиләр. Әләкләр кеше булганда, әлбәттә…

Шактый биек булып төрледән-төрле үлән, урыны белән әрсез кычыткан котырып үскән, тигәнәкләр тырпаеп торган ярым ташландык ишек алдының түренәрәк урнашкан иске келәтнең эчендә майда кыздырылган камыр исе таралган иде ул көнне. Тамагы тук кешенең дә авыз суларын китерә торган тәмле, татлы ис.

Ул көнне кечкенә бер бәйрәм иде – алар туйганчы йөзем пәрәмәчләре ашадылар.Туйганнан да артыграк булды бугай әле. Инде ике көнләп юньле ризык күрмәгән кечкенә Даниянең, дүртенче пәрәмәчне ашык-пошык чәйнәп йотканнан соң ук ныклап эче авырта башлады. Тик андый чакны эч авырта дип туктап калып буламени? Ул затлы ризыкның тәмлелекләре, гел телеңне  йотмалы. Өлешенә дигән өемдә, майлы кәгазь кисәге өстендә, инде ике генә пәрәмәч калса да, үзенә дигәннәрен чәйнәми-нитми диярлек, артыннан куып килгәндәй, кабаланып, әле яңа гына юк итеп куйган абыйсы Заһирга карап, Дания дә, калган пәрәмәчләрне мизгел эчендә сыпыртып куйды.

Аннан соң алар, бер-берсенә карап бәхетле елмаешып, сүзсез генә, сапсыз, күп урыннарында эмале кубып беткән олы чүмечтән, озаклап, алмаш-тилмәш су эчтеләр. Шул эш беткәч кенә, кызчык, эчен тотып, бөгәрләнеп, тупас такталардан кагып ясалган ятакка, иске матрас өстенә ятты. Дания белә иде, хафаланыр сәбәп юк, авырту бераздан басылачак. Элегрәк тә берничә мәртәбә шулай авыртканы булды ич. Ач йөреп кинәт кенә күпләп ашап куйганга гына ул. Бераз авырта да бетә, түзмәслек  түгел.

Ә пәрәмәчләр бигрәк тәмле иде шул. Ул татлы ризыкның мае кулга, бармакларга, авызга да сыланып калды. Ихтимал, бетмәгән булса, ул түзә алмас, тагын бер-икене ашаган булыр иде. Эче авыртуын туктаганын көтеп яткан кыз, үзе туйса да күзе туймаганлыктанмы, күз алдында һаман шул пәрәмәчләрне тоткан хәлдә, майлы бармакларын суыра-суыра хыялга бирелде. Үзе ашаган пәрәмәчләр кебек, татлы иде нәни кызның хыяллары.

Зу-ур булып үсәчәк ул. Бөтен балалар да кайчан да булса үсеп җитәләр ич, ул да үсәчәк. Аннан соң, күршедәге Нәфисә апасы кебек кияүгә чыгачак. Әйбәт, акыллы, Нәфисә апаның ире төсле зур машинада эшләүче, аракы эчми торган акыллы егеткә. Аларның өйләре зур, акчалары күп булачак. Үзенең балаларына Дания көн саен олы табак тутырып бүгенге кебек тәмле йөзем пәрәмәчләре пешереп ашатачак. Балаларын ул яратачак, беркайчан да какмаячак. Үз әнисе кебек, «көчекләр, артык кашыклар» дип, сүгеп, өйдән куып чыгармаячак, исереп йөрмәячәк. Алар бөтенесе бергә бик бәхетле булачаклар. Көн саен йөзем пәрәмәчләре генә ашап торгач ничек инде бәхетсез булып булсын? Абыйсы Заһир белән алар бүген менә бик тә бәхетлеләр ич.

Сеңлесенең хыялларын бүлеп, аның уйларын ишеткән төсле, шулчак Заһир кинәт кенә әйтеп куйды:

-Моннан соң да мин сиңа шундый тәмле әйберләр генә алып кайтып ашатырмын, яме. – Таушалган күлмәкле, үз үлчәменнән бер-ике размерга олырак, күптән юылмаган джинс чалбар кигән сигез яшьлек Заһир, сеңлесе янына, иске матраска килеп утырды. Аның да чыраенда бәхетле кәнәгатьлек, ул гына да түгел, өлкәннәр җитдилеге, ризык табучыларда гына була торган эшлеклелек тә сизелә иде. – Кибеткә машина көн саен диярлек килә. Килдеме – аны бушатырга кирәк инде. Ә бушатышкач нәрсә булса да бирми калмыйлар. Әле сайланырга да, үзеңә охшаганны да алырга була.

—  Иртәгә дә бар абый, яме. Нәкъ шушындый пәрәмәчләр сора. – Эче авыртуы бетә башлаган кыз, мае һаман да бетмәгән кулларын ямаулы колготкиена сөртә-сөртә торып утырды, елмаеп абыйсына карады. – Бүгенгеләр теге вакытны Сабира апа биргән итле пәрәмәчләрдән дә тәмлерәк булды.

Чыннан да, ике-өч атна элек, каршыдагы күршеләре, капка төбендәге чирәмлектә әллә уйнап, әллә нәрсәдер майтарып йөргән абыйлы-сеңелле Заһир белән Данияне күреп, капка аша аларның чандыр гәүдәләренә, юылмаган өс-башларына хәтсез генә карап, кызганып  торганнан соң, «Бу юньсез Рәсилә тагын эчүгә сабышты ахырысы, бик йончу күренәләр сабыйлар, дип, сөйләнә-сөйләнә, икесенә икешәр пәрәмәч биргән иде. Майда кыздырылган чын ит пәрәмәчләре. Бүген Заһир азык-төлек бушатышкан өчен кибеттән алып кайткан майлы камыр ризыгы гади халык телендә «пирожки» дип аталып, эченә йөзем салып кыздырылган гап-гади бөккән булса да, теге вакытны күрше хатыны биргән чын пәрәмәчләрдән әллә-ни аерылмаганга, шундый ук тәмле булганга, бу сабыйлар өчен алар баребер пәрәмәч иде.

-Ярар, акыллым, сорармын. – Малай сеңлесенә күпчак исеме белән түгел, башкалар биредә эне-сеңелләренә дәшкән кебек, «акыллым» дияргә ярата иде. – Тик сиңа ашый башлаганчы чыгып кулыңны юып керергә кирәк булган. Әнә, май белән бергә бармакларыңдагы бөтен пычракны ялап бетергәнсең. Кулыңны, битеңне юып йөрмәсәң бүтән бер нәрсә дә бирмим, шуны бел. – Заһир, абый кеше буларак, сеңлесен шулай бераз шелтәләп алырга, кирәк чакта акыл өйрәтергә дә ярата иде. – Син бит Каратүш түгел, биргән бар нәрсәне балчыкка әвәләп ашарга.

Шул сүзләрне әйткәч, малай, бүрәнә ярыгыннан кичә үзе яшереп куйган тәмәке төпчеген тартып чыгарды. Пычрак джинсысының кайсыдыр кесәсеннән шырпы алып сызгач, йөзенә янә олылар җитдилеге чыгарып, төпчекне кабызды. Тирән итеп суырган булды. Аннан шундый ук эшлекле кыяфәттә, булдыра алганчы озын итеп сузып, төтен өрде. «Черт» итеп төкереп куйды. Башка бик күп яшьтәшләре кебек, Заһир да зурларча кыланырга, зурларга охшарга тырыша иде. Охшарга тырышу гына түгел, мондый чакларда ул үзен җиткән, булдыклы ир-егет итеп тә исәпли иде. Нигә исәпләмәскә? Ваемсыз, гамьсез, уйларында гел уен гына булган яшьтәшләреннән аермалы буларак ул, бүген менә тагын эш табып эшләп кайтты. Машинадан кибеткә төрле азык-төлек, кәгазь тартмалар ташыды. Хезмәтен бәяләп, кибет хуҗасы аңа күп итеп пәрәмәчләр бирде. Хәзер менә сеңлесе дә, ул үзе дә туклар. Эчләре бүртәеп чыкты, бүген бүтән ашамасалар да була. Эшләүче зурлардан кайсы җире ким аның?

Заһир төпчекне кабат суырды да, борын тишекләрен киң итеп ачып, келәтне тутырып, янә төтен чыгарды. Үзе генә булса ул бәлки төпчекне яшергән урыннан алмаган, кабызмаган да булыр иде. Әллә ни алай тартасы да килмәде. Тарткан вакытта кызык кебек тә үзе, аннан соң ютәлләтә. Кайчакта баш та әйләнгәләп куя. Өлкәннәр дә, йә күреп, яисә исен сизеп орышырга мөмкиннәр. Бер караганда гел кирәксез нәрсә. Әммә сеңлесе каршында үзен чын егет, хуҗа итеп тоясы килү мондый вакытларда шактый көчле була шул. Әнә ич, ничек яратып карый аңа бүген Дания.

Малай, төпчекне соңгы кат суырып, зурларча аның утына кат-кат төкереп сүндереп маташканда, келәтнең яртылаш ачык ишегеннән, кәкре коерыгын дустәнә болгап, Каратүш, күкрәгеннән башка җирләре аксыл-соргылт йонлы, уртача зурлыктагы чандыр эт килеп керде. Керде дә, майлы кәгазьләрдән килгән тәмле исне – ризык исен сизеп, кара күзләрен мөлдерәтеп, «кайсыгыз сыйлый мине» дигән төсле, бер Заһирга, бер Данияга карап тора башлады. Һаман да коерыгын болгап, берара шулай карап торгач, «аптыраганнан инде», дигән төсле, кызга якынрак килде дә, озын, кызыл теле белән үрелеп, Даниянең үзе ялап агарткан кулын бер-ике тапкыр ялап алды. Аннан соң, алай гына тамагы туймасын белгәндәй, янә кызның йөзенә текәлде. Заһир аның белән кайчакларда тупасрак итеп уйнаганга, шаяртып, үртәшеп ачуын чыгарырга да хиресрәк булгангамы, эт үзен сөеп яратучы, булганда авызыннан өзеп ашатучы, һәрдаим ягымлы Данияне якынрак күрә иде.

Ә Дания үзе, бу минутта, шулай кабаланып корсагын тутыруына, эт турында гел онытып, кирәгеннән артык итеп ашап ташлауларына ныклап үкенә башлаган иде. Әммә эш узган, ул утырган килеш Каратүшне алдына ук кертеп, аны ике куллап башыннан сыйпый,  юата башлады. Бу дөньяда Дания бөтен барлыгы белән яраткан ике генә җан иясе бар иде шул. Берсе – абыйсы булса, икенчесе Каратүш иде.

— И, Каратүш, аз гына иртәрәк килгән булсаңчы. Апаңның эче дә авыртмый, син дә тук була идең бит. Ничек сине оныттык соң без? – Кыз ач чакның ничек кыен икәнен бик яхшы белә иде. – Ачыктыңмы, бик ашыйсың киләме? – Этне кызганудан кызның күзләренә хәтта яшь тә бәреп чыкты.

— Шулай шул. Корсагың бүртәеп чыкканчы ашадың, эт турында уйлап та карамадың. – Заһир, сүндерелгән, бөтенләй кыскарып беткән тәмәке төпчеген алган урынына кире яшерде дә, тагын каешланган джинсысының күпсанлы кесәләренең берсенә тыгылды. — Үзем булмасам һаман урамда таш ялап йөрер идең әле. Мә, кимер. Ярый абыегыз бар тамагыгызны туйдырырга. – Ул шулай сөйләнеп, эткә кесәсеннән катып беткән икмәк кисәге чыгарып бирде.

Каратүш, алдына килгәнне иснәп тә тормастан, шатыр-шотыр китереп шунда ук кабып та йотты. Ялманып, «бигрәк аз булды бит» дигән төсле, тагын як-ягына каранып алды, иелеп идәнне иснәде. Эт ымсыныбрак калган иде.

Шунда, бүгенге көнгә бик күңеле булган, юмартланган малай, шактый горур һәм эшлекле кыяфәт белән, келәт диварындагы кадакка эленгән иске бишмәтнең кайсыдыр җиреннән әрчелми генә пешерелгән өч бәрәңге тартып чыгарды:

— Синең дә корсагың ярыла язсын инде, Каратүш, мә, аша. Иртәгә дә барып товар бушатышсам ач утырмабыз әле — дия-дия, бәрәңгеләрне эт алдына куйды. Каратүш тәмләп ашаган арада, алты яшьлек ябык кыз белән аның сигез яшьләр тирәсендәге абыйсы, икәүләшеп, яратып һәм сөеп, акыллы һәм тугры этләрен озаклап башыннан сыйпадылар.

Бу мизгелләрдә алар, өчесе дә, үзләренчә бик бәхетле иделәр…

Әммә бу бәхет озака бармады.

— Заһир, эт баласы, син кайда? – Балалар иске келәттә эт сыйпап, тамаклары туйганга сөенеп утырган арада, өй ягыннан карлыкканрак тавыш ишетелде. Тавыш хатын-кызныкы булса да тупас һәм күңелгә ятышсыз иде. – Кая качтың, баребер табам. Тавыш иясенең кем икәнен чамалагангамы, эт шул ук минутта коерык болгаудан туктады. Балаларның күзләрендәге самими, көләч шатлык та кинәт кенә юкка чыкты, курку, шөбһәләнү белән алышынды.

Тавыш якынайды. Каядыр качып югалырга, яшеренергә соң иде инде. Курыккан сеңлесе белән, шым булган Каратүшне эчтә калдырып, Заһир үзе генә келәт ишегеннән чыкты. Мөмкин кадәр тынычрак күренргә тырышып:

— Мин монда, әни, — диде. Тәмәке тартканны сизәр дип курыкмый иде малай. Аларның әниләре андый исләрне сизүдән узган инде. Үзеннән килгән исләр дә сулышыңны буарлык. Бигрәк тә махмырдан булса. Тагын нәрсә дип бәйләнер, нинди кирәкмәгән эш кушар икән, дип хафаланды малай. Махмырдан җафаланганда аңардан рәхим-шәфкать көтәрмен димә инде.

— Кая, күпме акча бирделәр товар бушатышкан өчен? Сиңа гына димәгән, китер әле бер егерме-утыз сумын. – Тузган чәчле, бүртенгән чырайлы, халаты күптән сү, сабын күрмәгән хатын, алпан-тилпән адымнар белән малае янына якынлашты. Моннан берничә мизгел генә элек шатлыктан, ризык табудан туган кәнәгатьлектән балкыган малайның чырае бөтенләй караңгыланды. Башы аска иелде. Аның тартмалар бушатканын кай араларда белеп алган диген син? Шул тирәдә, кибет янында буталып йөргән берәр шешәдәше әйткәндер, башкача булмас.

— Миңа акча бирмәделәр. Пәрәмәчләр генә бирделәр. – Заһир бу сүзләрне әнисенең кысылып беткән күзләренә туп-туры карап әйтте. Ышансын, шикләнмәсен өчен. Ләкин әни кеше ышанмады:

— Алдашма, көчек! Хәзер сыртыңны каезлыйм күзгә карап ялган сөйләгән өчен. – Малаеннан акча даулап башын төзәтергә җыенган хатынның кыланмышларында аз гына да ана хисе, мәрхәмәт, ярату сизелми иде.

— Юк дим, әни. Пәрәмәчләр генә бирделәр. Ышанмасаң, әнә, Даниядән сора. – Заһир бик сирәк алдашса да, эчеп холкы бозылып беткән әнисе аңа күпчак ышанмый иде. Шулай да бу юлы ана тиешле кеше малаеның дөрес сөйләгәнен аңлады. Аз гына тынычланган төсле булды:

— Ярар алайса, китер, бер-ике пәрәмәч бир дә.

— Без аларны Дания белән ашап бетердек шул инде. — Заһирның сүзләрен күәтләгәндәй, шул минутта, иске келәтнең кыйшайган ишеген ачып, Дания белән Каратүш килеп чыктылар. Этне һаман сыйпаштырып торган Даниянең куркуы йөзенә чыккан иде. Яңа гына кабыклы бәрәңгеләрне шуытып куйган этнең ялманып торганын күреп, көтмәгәндә генә үзенчә нәтиҗә чыгарып өлгергән  хатынның күзләре яңадан акаеп чыкты:

— Баюыгыз җиткән икән, хәерчеләр! Пәрәмәчләр белән эт туендырдыгызмы?  Юньсезләр! Беренче эш итеп үзегезне тудырган, үстергән анагызга кертеп бирәсе урында. Мәгънәсезләр! Ник таптым, ник үстердем сез имгәкләрне? Өч тиенлек файдагыз юк. Тугач та мендәр каплап үтермичә шунда. Әрәмтамаклар! – Иртәнге баш авыртудан интеккән хатынның авызында юньле сүз сирәк була иде. Балаларының мондый чакларда аны күрәалмавын эчке бер тоемлау белән сизгән, чамалаган ана тиешле кешенең җене котыра, аракы агулаган зиһене, аны кешелелектән чыгарып, мәгънәсез, явыз сүзләргә, начар гамәлләргә этәрә иде булса кирәк.

-Үтерергә идең, нигә үтермәдең соң? – Ачуы нык чыккан Заһир, бу юлы дәшми кала алмады. Дәшмәгән булса, аналары бәлки шулай кычкырып, сукрана-сукрана балаларын битәрләп, өйгә дә кереп киткән булыр иде. Хәзер соң, туктаудан бер файда да юк иде инде. Ул әйтәсен әйтеп бетерде. – Үтергән булсаң, гел ачлы-туклы йөргәнче, бер нәрсә белмичә әти белән бергә җир астында яткан булыр идек ичмасам. – Малайның күзләре усал итеп ялтырый, иреннәре кысылган иде. Я инде, кабат ычкынып китеп, айдан артык өзлексез эчкәне, аларны ашатмаганы, карамаганы җитмәгән, булмаган акчаларны сорап тора. Аларның барлы-юклы тапкан ризыкларын да тартып алмакчы. Инде ничә атналар, өйләрендә мәче туйдырырлык ризык та булганы юк. Булганы да аракы белән бергә кайтучы кабымлыкка дигән такы-токы. Шундый әни була димени?

Заһир, мондый сүзләрдән соң тукмак эләгәсен тәгаен белеп, әйтәсе килгәнне әйтеп бетерү белән, җан көченә урам якка чабып китәргә, качарга уйлаган иде дә, булмады, гөнаһ шомлыгына каршы өлгерә алмады. Келәт каршында аунап яткан, әнисе эчмичәрәк торган  вакытларда чыбык чаба торган бүкәнгә абынып егылды. Торуына әнисе аны якасыннан эләктереп алган иде инде. Ачудан ысылдый башлаган, кичәгедән айнып бетмәгән хатын, малаен җилтерәтә-җилтерәтә җирдән күтәреп торгызды. Шул ук мизгелдә, ничектер җиңел генә итеп, кулына бүкән янында яткан чыбыкны да үрелеп алырга өлгерде. Малайның эшләре хөрти иде.

— Кадерне белмәгән кара ишәк! Хәзер күрсәтәм мин сиңа күрмәгәнеңне! Телләшеп тора бит әле, әрәмтамак. – Шулай дия-дия, ярсыган, чәче-башы тузган хатын, бер кулы белән малаеның беләгеннән тоткан килеш, икенчесе белән мескен Заһирның аркасын каезлапмы-каезларга кереште. – Тагын каршы әйтәсеңме, көчек, әйтәсеңме?

Шытырдатып тешләрен кыскан Заһир еламады. Бүтән каршы да әйтмәде. Сеңлесе Дания генә, бик  курыкса да, куркуын күпмедер җиңеп, гаҗизләнеп, әнисе белән абыйсы арасына керергә теләгәндәй, йөгереп килеп:

— Әни, әни дим! Җибәр абыйны, җибәр инде! Кыйнама! – дия-дия, анасына карап ялвара, үкси башлады. Кызчык, анасы кизәнгән саен, аның чыбыклы кулын  тотып алырга талпынгандай итеп куйса да, тота алмый, курка, юктан килеп чыккан бу җәнҗәлне туктатырга бик теләсә дә, көченнән килми иде шул.

— Әни , Заһир сиңа пәрәмәчләрне иртәгә алып кайтыр. Мин дә үз өлешемне сиңа бирермен, ашамам. Зинһар җибәр аны, кыйнама! – Яраткан, һәммә кешедән якын  күргән абыйсының бер дә юкка җазаланганын күреп, кыз калтырана-калтырана, такмаклый-такмаклый елый иде. — Әни, җибәр инде! Иртәгә бөтен пәрәмәчләрне сиңа бирербез.

Баштарак коерыгын кысып, келәт ишеге янындарак торган Каратүшкә дә әлеге ямьсез күренеш бер дә ошамады булса кирәк. Ул, әвәл, хуҗа хатын кулындагы чыбык үзенә тәгаенланган дип уйлап, келәткә кереп посарга чамаласа да, соңыннан Даниянең елау тавышына кушылып, тирә-якны яңгыратып, үз-үзен белештермичә малаен кыйнаучы хатынга карап, ярсып өрә башлады. Эт булып эт тә мондый ызгышның гел кирәксез, урынсыз, юкка икәнен аңлый, белә төсле иде.

Шул ярсып өрү ярдәм иттеме, әллә арага керергә ымсынган кечкенә Дания бер комачау булдымы, икенче мәлне малай, анасы кулыннан ычкынып, ачык капкадан урамга чыгып йөгерде. Аның артыннан беренче башлап Каратүш, Каратүш артыннан Дания чаптылар. Заһир, урамнан су буена алып төшә торган тар тыкырыкка кергәч кенә эт белән кызчык аны куып життеләр. Кыйналганда еламаса да, әллә авыртудан, әллә сеңлесе алдында гарьләнүдән, малайның күзләре яшьле иде. Әле яңа гына, келәттә чагында, унган, эшлекле, зурлардан бер кайтыш җире дә булмаган бер егет иде бит ул. Ә хәзер аны кыйнадылар. Качып котылырга да елгырлыгы җитмәде. Әллә шунлыктан, ул, күз яшьләрен яшереп, күрсәтмәскәрәк тырышып, һаман алданрак йөгерде. Су буена төшеп җиткәндә инде тынычлана язган Дания, абыйсының яшьле күзләрен күргәч, аны кочаклап алды һәм тагын елап җибәрде:

-Абыем! Нык авырттымы, абыем? – Заһир дәшмәде. – Нигә безнең әни шундый икән? Нигә Лилияләрнең әниләре кебек түгел? Үскәч мин беркайчан да балаларымны кыйнамаячакмын, — диде кыз яшь аралаш еш-еш борынын тарткалап. Заһир, шул арада, башын читкә борып, күлмәк җиңе белән яшьләрен сөртте. Шуннан соң гына телгә килеп, башыннан сыйпый-сыйпый сеңлесен юата башлады:

-Елама, акыллым, елама. Бераз үсик кенә. Мин сине шәһәргә алып китәчәкмен. Әтинең апаларына. Бу йортка әйләнеп тә карамабыз әле, китик кенә.

Ике сабый, шулай кочаклашып, бер булып, бер-берсен юатырга тырышсалар да, моннан ун гына минут элек булган, җанны җылыткан бәхет, аларның күзләрендә балкыган самими шатлык, күңелләрендә кичкә чаклы яшәргә тиешле кечкенә бәйрәм дә юкка чыккан иде инде.

Заһир, булган ике-өч сәдәфен ычкындырып, керле күлмәген салды. Малайның аркасында буй-буй кызыл эзләр беленә иде. Ул, чалбар балакларын сызганып, инеш эченәрәк керде дә, сеңлесенә дәште:

-Дания, мин иелеп торам, син аркага су кой әле, яме. Шулай иткәч авыртуы тиз басыла аның. Гөлбану әби әйтмешли, «ямауы өстендә, туйга чаклы төзәлер». Каны агып тормый әле. – Бу сүзләрне ул үзеннән бигрәк яраткан сеңлесен тынычландырасы, азмы-күпме аның күңелен күрәсе килеп әйтте. Кызчык, күпне күргән иске кызыл сандалийларын яр буенда салып калдырды да, тезләренә чаклы суга кереп абыйсы янына баскач, нәни учларына су алып, аны Заһирның аркасына койды. Абыйсы аның саен күәтләп торды:

-Әйдә, тагын, тагын. Су койгач авыртуы гел сизелми дә. Рәхәт кенә.

Абыйсын нык жәлләгән Дания, шулай куш учлап, аның аркасына хәтсез генә су койды. Заһир «булды, җитәр» дигәч кенә туктады.

-Беттеме сызлавы, абыем?

-Бетте, акыллым, бернәрсәсе дә калмады. – Авырту сизелсә дә, малайның сеңлесенә һич кенә дә сер бирәсе килми иде.

Малай белән кызның инеш эчендәге мәшәкатьләрен ярдагы чирәм өстендә аякларын алга сузып тыныч кына карап утырган Каратүш, эш беткәнен аңлапмы, болайгынамы, сикереп торып, ярдагы юеш комга баскан килеш, озын кызыл телен чыгара-кертә, лач-лоч су эчкәч, балалар инеш буеннан кузгалып, акрын гына авыл башына юнәлделәр. Икесенең дә башлары иелгән, күңелләре төшенке иде аларның. Бары Каратүш кенә, ишек алдындагы теге ямьсез күренешне күптән онытып, барган җайга бер алга чыгып, бер артка калып, коерыгын күңелле итеп болгап, кечкенә хуҗалары янында бөтерелде. Махмай гына шул ул, хәтере кыска аның.

Авыл башындагы калкулыкта урнашкан зиратта аларның әтиләре ята иде. Үлгәненә инде елга якын вакыт үткән булса да, балалар аны гел оныта алмыйлар иде. Авыр чакта да, рәхәт вакытта да, әтиләре каберен зират кылып кайту сабыйлар өчен бер гадәткә әйләнгән вакытлар иде. Бик тә бала җанлы, кече күңелле, миһербанлы кеше иде шул аларның аталары исән чагында. Элекке кебек барып кочагына сыена алмасалар да, зиратны әйләнеп кайту, кыз белән малайның икесенә дә бер җиңеллек, юану китерә иде төсле. Дания, балаларча самими беркатлылык белән, кайчакта әтисенә үзенең моң-зарларын сөйли, Каратүшнең инде зур эт булып җиткәнен искәртә, бергәләп шәһәргә барган, туңдырма алган чакларны исенә төшерә. Әтисе алып биргән курчакның кулы өзелгәнен, аны берничек тә ялгап булмаганын бәян иткәндә кечкенә кыз шыңшый ук башлый. Заһир мондый минутларда дәшми. Данияне генә тыңлый. Сеңлесе шыңшырга тотынгач, аның үзенең дә күзләре дымланып чыга. Шуннан  соң ул аны җитәкләп зираттан алып чыгып китә иде.

Бу юлы  ул алай итмәскә исәпләбрәк барды. Эче бушаганчы сөйләсен. Барып сыенырга, эч серләрен сөйләргә кемнәре генә бар соң аларның тагы? Бик яраталар иде шул алар әтиләрен. Алдыннан гел төшмиләр дә иде исән чагында.

-Абыем, әти исән булса, әни болай эчмәс иде бит, әйеме? Безне дә гел-гел кыерсытмас иде, шулай бит?

-Әйе, – Заһирнең һаман да юньләп сөйләшәсе килми иде күрәсең, чырае бик  төксе иде. Сеңлесенең сүзләре белән килешкәнлеген аңлатып, ул аны аркасыннан кочаклагандай итте, сөеп куйды.

-Абыем, әти безнең шундый яхшы кеше иде бит, әйеме?  Ул аракы да эчмәде, әшәке сүзләр дә сөйләнмәде. Миңа кич белән гел әкиятләр укый, дәфтәр битенә матур рәсемнәр төшерә иде. Ул Лилияләрнең әтиләреннән дә әйбәтрәк булды, әйеме?

Балалар, зират киртәләре аша үтеп, тәбәнәк тимер рәшәткә белән уратып алынган кабер янына килеп бастылар да, тын калдылар. Рәшәткәсе булса да, ташы юк иде әтиләренең. Әле юньләп үлән үсәргә дә өлгермәгән шул кечкенә калкулыкка утыртылган кыска имән баганага гына, астан өскә таба, кара буяу белән «Газинур» дип, мәрхүмнең исеме язылган иде.

-Шәһәргә китеп эшли, күп итеп акча ала башлагач, әнә теге Салих бабай каберенә куелган төсле матур таш куйдыртам әтигә. Рәсеме, алтын язулары белән. Әйткән иде диярсең – бу сүзләрне Заһир икеләнүләргә бернинди урын калдырмаслык итеп, үтә бер җитдилек белән әйтте.

-Рәшәткәне  дә икенчене, матурны куйдырырбыз, яме абый.

-Куйдырырбыз. Тик син нигә монда килгән саен әтигә дәшәсең, зарланасың, әләклисең? Ул сине ишетми, күрми, белми бит инде хәзер. Сөйлисең-сөйлисең дә шыңшырга тотынасың, аннан соң минем дә елыйсы килә башлый.

— Тыкырык яны Гайнижамал әби әйтә, үлгән кешеләрнең гәүдәләре, тәннәре генә үлә, җаннары исән кала ди. Алар исәннәргә ярдәм дә итә ала, диде әле. Шулай булгач, безнең әтинең дә җаны исән, ул безне ишетә инде. – Кызчык, шуны да белмисең дигән кебек, абыйсына карап куйды да, ике куллап тимер рәшәткәгә тотынып чүгәләгәч, әти кеше белән сөйләшә, әләкләшә башлады:

-Әти, әтекәем! Бүген Заһир абыем кибеттә эшләшеп күп итеп йөзем пәрәмәчләре алып кайтты. Күп булса да без аларны шунда ук ашап бетердек. Алар бик тәмле иде. Әнигә калдырырга онытканбыз. Шуның өчен ул Заһирны бик каты кыйнады. Әти, әтекәем, әни бүтән эчмәсен иде инде. Өйдә ашарга бер әйбер дә юк бит. Сатып алырга акча да юк. Бәрәңге дә бетте. Быел миңа беренче сыйныфка барырга форма, букча, китаплар кирәк. Лилиянеке кебек сирин чәчәге төсендәге яңа сандалийлар кирәк. Монысы күптән тишелде бит инде. Әтием, әни эшкә урнашсын, бүтән эчмәсен, безне карасын иде инде… Без сине бик ярата идек бит. Ярдәм ит син безгә, әтием. – Ярым пышылдабрак әйтелгән бу сүзләр сабый гына әйтә ала торган аерым бер ихласлык белән, чын күңелдән чыгалар, сөйләнеләләр иде.  Изге күңелле әтиләренең аны ишетәсенә, кайчан да булса бер ярдәмгә киләсенә, аларны ташламасына кыз бөтен барлыгы белән ышанып, өметләнеп дәшә иде бу минутларда.

Шунда тын гына сеңлесен тыңлаган Заһир да, Гайниҗамал әби сүзләрен чынга алып, үзе дә сизмәстән Даниягә кушылды, шундый ук эчкерсезлек белән аны дәвам итте:

— Әти! Әни тәмам бозылды бит безнең. Эчүеннән һич туктамый. Мине менә тагын кыйнады. Ярдәм итсәң иде безгә берәр ничек. Араласаң иде аны аракыдан. Бик кыен бит безгә. Ярдәм итсәңче…

Ике гөнаһсыз нарасый, җыйнак каберне урап алган тимер рәшәткәгә тотынган хәлдә, ялварып зарланышалар, әниләрен әләклиләр, беркатлыланып ярдәм сорыйлар, мәрхәмәткә, үзләренчә ярату-назга өметләнәләр иде. Алардан берничә адым гына артта, алгы аяклары өстенә башын салып үләндә яткан Каратүш тә, бу мәлдә ничектер җитдиләнеп калып, шым булып аларны тыңлый һәм ишетелер-ишетелмәслек итеп акрын гына шыңшый иде.

 

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү