Алексей Кудрин Хисап палатасы рәисе вазифасыннан китүе турында игълан иткән

Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин вазифасыннан китүе турында гариза биргәнен белдергән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Гомумән алганда, мин дәүләт секторында якынча 25 ел үткәрдем. Хәзерге вакытта хосусый инициативалар үсеше белән бәйле, ләкин кешеләр өчен шактый зур нәтиҗәле проектларга игътибар итәсем килә», — дип язган ул телеграм-каналында.

Әлегә рәсми расланмаган мәгълүматлар буенча, дәүләт хезмәтеннән киткәннән соң, Кудрин «Яндекс»ның яңа структурасында урын алачак, анда Россия һәм чит ил өлешләренә бүленеп реструктуризация ясау каралган. «Интерфакс»ның кайбер чыганаклары Кудрин белән төркемнең Россия Баш компаниясе Директорлар советы рәисе вазифасы турында сөйләшүләр булуын раслый.

Кудринны вазифадан азат итү турында белешмә Федерация Советына кергән. Анда бу мәсьәләне чәршәмбе көнне карарга җыеналар.

«Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты РФ Федераль Җыены Федерация Советына Кудрин Алексей Леонидовичны вакытыннан алда РФ Хисап палатасы рәисе вазифасыннан азат итәргә тәкъдим итәргә карар кылды», — диде комитет утырышында аның җитәкчесе Анатолий Артамонов.

Комитет әгъзалары бу карар өчен тавыш биргән.

Үз чиратында Федерация Советы вице-спикеры Николай Журавлев бу мәсьәләне чәршәмбе көнне Федерация Советы утырышы башында карарга тәкъдим иткән, диелә бу хәбәрдә.

 


Фикер өстәү