Инде иртәгә: Кыш бабай поезды Казанга килеп җитә

5 декабрьдә Казан-1 тимер юл вокзалына Кыш бабайның әкияти поезды киләчәк. Бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциянең Татарстан башкаласында 15:35 сәгатьтә тукталачак.

Поезд 19 вагоннан тора, аларда кабул итү салоны, сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы», ресторан һәм сувенир кибете бар. Вагоннар гирляндалар белән бизәлгән паровозга тагылган.

Казан халкын Кыш бабай поезды янында бәйрәм программасы көтә. Керү бушлай. Кунакларны күчмә резиденциянең үзендә проект сайтында алдан сатып алынган билетлар буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Кыш бабай ил буйлап сәяхәтне 22 нче октябрьдә Бөек Устюгтан башланды. Поезд ил буенча 33 мең км юл үтәчәк.


Фикер өстәү