28 ноябрь көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья шәфкать көне (Бөтендөнья кызгану көне)

Бәйрәм 2012 елда һинд журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Притиш Нанди инициативасы белән оештырыла.

Бөтендөнья кызгану көненең төп идеясе – яшәү рәвешен алга этәрү, аның нигезендә кешеләргә, хайваннарга һәм үсемлекләргә фикердә дә, сүз белән дә, эш белән дә зыян китермәү ята.

 

79 ел элек (1943) СССР, АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре башлыкларының Тәһран конференциясе башлана

Анда беренче тапкыр СССР Совнарком рәисе Иосиф Сталин, АКШ президенты Франклин Рузвельт һәм Бөекбританиянең премьер-министры Уинстон Черчилль очраша.

Очрашуда 1944 елның маенда Европада икенче фронт ачу турында килешәләр. Шулай ук Советлар Союзы Европада хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң Япониягә каршы сугышка керергә әзер булуын белдерә.

Кенигсбергны (хәзерге Калининград) СССРга тапшыру турындагы карар кабул ителә.

Конференция тәмамлангач, 1943 елның 1 декабрендә, «Өч держава декларациясе» басылып чыга, аның нигезендә СССР, АКШ һәм Бөекбритания җитәкчеләре фашизмны юк итү планнары буенча килешү төзи.

Тәһран конференциясе ул чорның халыкара һәм союздаш мөнәсәбәтләре үсешенә, шулай ук сугышның тизрәк тәмамлануына зур этәргеч була.

 

Кибердүшәмбе (Cyber Monday)

Бу вакыйга Кара җомгадан соң (зур ташламалар һәм сатулар көненнән соң) килә һәм аның дәвамы булып тора. Бу вакытта интернет-кибетләр түбән бәяләрдән өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкин булган товарлар тәкъдим итә.

Кибердүшәмбенең тамырлары АКШка бәйле. Россиядә кибердүшәмбене беренче тапкыр 2013 елның 28 гыйнварында үткәрәләр. Бу көн бик уңышлы уза: заказлар саны гадәти көнгә караганда дүрт тапкырга арта, әйләнеш 350 млн сумнан артык тәшкил итә.

 

Беренче Polaroid

1948 елның бу көнендә сатуга беренче Polaroid фотоаппараты чыга. Ул төшерү белән аклы-каралы фотокарточка бирә торган бул. Кыйммәт булуына карамастан (90 доллар чамасы), бер ел эчендә 9 миллион фотоаппарат сатыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзеерләде

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү