Гөлзидә | Наил Шәрифуллин ХИКӘЯсе

Караңгы төшәр-төшмәстә үк башланган салкын яңгыр, азга гына туктаган төсле була да, күңелне сискәндереп, шыбырдап, эре тамчыларын тәрәзәгә бәреп, кисәк кенә яңадан ява башлый. Урамдагы ярсулы җил, тәрәзә турылап үскән агачларны һаман як-якка чайкый, тибрәтә, шаулата, ябалдашларда берән-сәрән генә калган яфракларны ялмый, туздыра, өзеп алып асфальт читендәге пычрак күлләвеккә ташлый. Көзге салкын, шушы шыксызлыкны, ямансулыкны тагын да арттырып, сыланган, ябыштырылган рамнар аша урамнан бүлмәгә үк үтеп, очсыз тәрәзә пәрдәләренә кагыла. Җил ябырылган саен алар салмак кына селкенгәләп куялар.

Шактый ярлы җиһазлы, бер бүлмәле салкынча фатирның түрендәге киң караватка җәелгән урын-җир өстендә изрәп йоклап яткан алты-җиде яшьлек кыз бала һәм аңа сыенып мышнаучы ике-өч яшьлек ябык малай янында яшь бер хатын-кыз тавышсыз гына елап утыра. Ике як бите буйлап аккан мөлдерәмә яшьләрен куллары белән сөртә-сөртә, ул бер йоклаучы нарасый балаларга, бер эре тамчылар белән шадраланган тәрәзәгә карап ала да, ике учы белән битен, авызын каплап, калтыранып тагын үксергә керешә. Шулай күпмедер вакыт әрнеп күз яшьләре түккәч, кабат азга гына тынычланган сыман булып, балалар өстендәге юрганны төзәткәли. Башта ябык малайның, аннан соң капланып яткан кызның башларыннан сыйпап куя. Тик күп тә үтми, нәрсәдер исенә төшкән кебек, кабаттан, яңабаштан ярсып еларга, үксергә тотына, бөтенләй бөгелеп үк төшә. Балаларны уятмас өченме, иреннәрен кысып, башын тезләренә салып, сыкрый, өзгәләнә, яңадан калтырый ук башлый.

Бу хәл инде икенче кич шулай кабатлана. Кичә дә, нәкъ бүгенге кебек, бер тышка, бер йоклаган сабыйларга карап, шактый гомер тавышсыз гына елап, шыңшып, балавыз сыгып, икеләнеп утырды да, беркая да чыкмады Гөлзидә. Инде атна буе уйлап йөргән, аягы гына түгел, җаны да, тәне дә тартмаган, искә төшкән саен күңелен чиркандырып куйган ул эшне тагын бер көнгә кичектерде ул. Иртәгәгә, туачак көнгә янә өмет, үзе дә белмәгән ышаныч баглап, хәтта өйдә калганына куанып, сабыйлары янына ятты да, бераздан тынычлап йоклап та китте. Йоклап киткәнче эченнән гел бер үк сүзләрне кабатлады:

— Я, Раббым, шушы гөнаһсыз балалар, әнисез ятимнәр хакына ярдәм итә күр берүк. Мәрхәмәтеңнән ташлама. Теләсә нинди эшкә дә риза ич мин. Ул  гамәлгә генә этәрмә, гөнаһлы итмә мине, Раббым.

Кичә шулай өйдә калды ул.

Тик яңа көн Гөлзидәгә бу юлы да бер генә яхшылык та алып килмәде. Өметләре акланмады аның. Көзге пыскак яңгыр астында олы шәһәрнең пычрагын ерып, әлсерәп күпме генә йөрсә дә, бүген дә рәтле эш табылмады. Әллә кайда, шәһәр читендәге бер балалар бакчасына төнге каравылчы булып барырга мөмкинлек килеп чыккан иде дә. Ләкин, беренчедән, акчасы бик аз, икенчедән, анда урнашкан очракта мәктәпкә өлгерә алмаячак. Балаларның үзләрен генә төнгә каршы калдырып китү дә бер олы газап булачак.

Күрше кварталдагы мәктәптә җыештыручы булып эшли ул. Аптыраганнан, үз белгечлеге буенча берәр ярарлык шөгыль, түләүлерәк башка эш таба алмаганнан инде. Кимсенүнең, хурлануның ни икәнен һич белмәгән, эшкә җитез кызга идән юууның бер кыенлыгы да юк юклыкка. Гел ярамаслык шөгыль түгел анысы да. Тик хезмәт хакы гына ташка үлчим. Ул акчаны алып фатирга, коммуналь хезмәтләргә түләгәннән соң ике-өч йөз сум кала микән? Әле дә ярый, күп булмаса да, балаларга караучысыз калганга тиешле түләм бар. Шул акчаларга җан асрап килделәр алар моңарчы. Тартып-сузып җиткерделәр. Үзенә инде күптән кием-салым алмаса да, балаларны ач-ялангач итмәскә тырышты Гөлзидә. Үзенчә өсләрен дә карады, тамакларын да туйдырып килде. Айга бер тапкыр гына булса да, сөендерәсе килеп, хәтта туңдырмасын да алып кергәләде үзләренә.

Әмма, хәерчегә җил каршы дигәндәй, фәкыйрь, ләкин бер җайга көйләнгән тормыш озакка бармады. Кечкенә Рамилдә табиблар быел җәй йөрәк зәгыйфьлеге таптылар. Әйтүләренчә, ул электән үк булган, ягъни тумыштан килгән чир икән. Үзен сиздертмәгән генә. Кичекмәстән операция ясатырга киңәш иттеләр. Тик аның өчен тагын шул әлеге дә баягы акча кирәк. Хәтсез акча. Каян гына алырга ул акчаларны? Аларны бары яхшы, түләүле эшкә урнашып кына җыеп, бурычка алсаң түләп бетереп була шул. Шул дәвердән, җәй азагыннан бирле эзли инде Гөлзидә эш. Таба алганы гына юк. Ә бичара сабыйның хәле яхшыга таба түгел. Аз гына йөгерсә дә иреннәре, бите, борын очлары зәңгәрләнеп чыга, һава җитмәгән төсле еш-еш сулыш ала башлый, тиз арый. Аннан соң уенчыкларын читкә куя да, җитди күзләрен түшәмгә төбәп, арып-талып эшләп кайткан өлкәннәр кебек, хәтсез генә тик ята. Элек бу билгеләр беленер-беленмәс булсалар, соңгы араларда үзләрен нык сиздертә башладылар.

Ә үткән атнаны, гомүмән, алар фаҗигадан бер адымда гына калдылар. Идәндә шакмаклардан тыныч кына «өй» төзеп утырган Рамилнең кинәт кенә сулышы кысыла башлап, ул, кулындагы шул шакмаклары белән идәнгә ауды. Бөтен тәне күгәреп, зәңгәрләнеп чыкты, шешенеп китте. Бу өянәк, йөрәк зәгыйфлеге тудырган өянәк иде. Каушаган Гөлзидә, башта нишләргә дә белмичә, хушсыз баланы кулына күтәреп, кычкырып елаган Лилияне ияртеп, бүлмә буйлап арлы-бирле чабып йөрде дә, аңына килгәч, яшьләренә буылып күршеләргә, телефонга йөгерде:

— Рания апа, Рамил үлә бит, коткарыгыз!

Рәхмәт төшеп ун минут эчендә килеп җиткән «ашыгыч ярдәм» табибы шунда ук Рамилне хастаханәгә алып китте, йөгерә-атлый, күтәреп тиешенче катка менгерде. Уколлардан соң элекке хәленә кайта башлаган сабыйны шәфкать туташына калдырып, өлкәнрәк яшьтәге ир-ат табиб, Гөлзидәне читкәрәк алып китте дә, әйтте:

— Сеңлем, болай булмый. Бу елдан да соңга калмый операция ясатырга кирәк. Шушы араларда ясата алсагыз тагын да яхшы. Мондый өянәкләр кабатланырга мөмкин. Соңга калсагыз бик үкенечле булыр.

Табиб, әлбәттә, Рамилнең дөмә ятим икәнен дә, Гөлзидә аның анасы түгел, ә анасы белән бертуган апасы гына булганын да, аның кесәсендә акча дигән әйбернең беркайчан да ипилек-тозлыктан артмаганын белми иде. Әммә табибның кисәтүләрен кыз бик дөрес аңлады һәм операцияне дә күңеленә киртләп куйды. Эш, рәтле хезмәт хакы түләнә торган эш кирәк иде. Башка ниятләр юк иде әле кызның башында ул көнне.

Бик ярата иде шул ул балаларны. Рамилне бигрәк тә. Өч яшьтә генә булса да, Рамил үзе болай бик тыңлаулы, акыллы бала. Шул тиз талчыгуы, аруы аркасындадыр инде, күбрәк утырып торырга, апасының карандашлары белән дәфтәр битләрен сызгаларга, үзенчә рәсем ясарга, сурәтле, төсле журналлар карап утырырга ярата. Утыра-утыра да, наз эзләпме, Гөлзидәгә килеп сарыла, йомырылып алдына сыена, моңлы зур кара күзләрен апасына төбәп:

— Апа, әрҗәсе күтәрелә торган машина алып бир инде миңа,-дип күптәнге гозерен белдерә. Гөлзидәнең ике як битеннән татлы итеп үбеп тә куя. Күпме талпынгандыр Гөлзидә шул уенчыкны алырга. Акчаны шул күпме тартма-сузма, барыбер җиткереп булмый. Әле менә Лилия укырга керер алдыннан һәм бигрәк тә кергәч, ул акча дигәннәре тагын кискен рәвештә җитми башлады. Коммуналь хезмәтләр өчен барысы ике ай, август белән сентябрьгә генә түләми торган иде, бер-бер артлы кисәтү кәгазьләре китерә башладылар. Кәгазьләрдә ул акчаларны түләмәгән очракта эшегез судка бирелә диелгән иде. Аларның өчесен дә кимсетүче ул кәгазьләрнең барлыгын белмәс, күрмәс өчен почта тартмасын ике атналап ачмый, карамый иде Гөлзидә. Соңгы араларда болай да булмаган кәефен бөтенләй бетерәсе, күңел төшенкелегенә тәмам биреләсе килми аның. Ансыз да әле егерме ике яшьлек кызның яшәүдән, бу гаделсез тормыштан күңеле кайткан, җаны арыган көннәре ешайды. Әмма яшәргә кирәк. Тырышып, тырмашып, ачлы-туклы булса да, акчасыз, яхшы киемнәрсез булса да. Балалар, апасының балалары хакына.

Ике газиз сабыен калдырып, үткән көздә кинәт кенә үлеп киткән бертуган апасын җирләгәч, югалтудан, авыр кайгыдан айный, аңына, зиһененә килә алмыйча, ике атна буе шушы балаларны кочаклап, ярсып елаган иде Гөлзидә. Йә, Ходаем, нигә ике балалы апамны алдың, нигә мине генә алмадың,- дип, бу дөньяның гаделсезлегенә үртәлеп газапланган, гаҗизләнгән иде ул.

Тик көне буе шыңшып утырып кына эш бармый шул. Өстенә кинәт кенә ишелеп төшкән олы йөкне тартырга, сынмаска, үрмәләп булса да дөнья көтәргә кирәк иде кызга. Апасының үләр алдыннан пышылдап әйткән сүзләре аның колагында әле һаман: «Сиңа бик кыенга туры килер инде, сеңелем. Түз, чыда инде. Балаларымны берүк ташлама».

Ул газизләрне ничек ташласын соң инде Гөлзидә? Тормышлар кайсы якка гына тәгәрәсә дә, хәзер инде ул ахырынча алар белән булачак. Алар өчен яшәячәк. Башкача була алмый. Башкача бу рәхимсез, кырыс дөнья ул бер гаепсез сабыйларны сытачак, юкка чыгарачак. Кияүгә дә чыкмаячак ул. Дөресрәге, бу ике  бала белән аны кияүгә кем генә сорар соң? Ярар, алмасалар алмаслар кияүгә, бер яхшырак эш табасы, Рамилне терелтәсе иде менә. Тормышлар җайланыр иде ичмасам. Эш табу белән ул, операциягә дип, җыя алган чаклы тагын бурычка акча җыяр иде. Арттырып түләргә хәленнән килсә, юньле эшең булса, банклар да бирә акчаны. Апасының элекке танышыннан алып торган биш мең сумы бар инде аның. Хастаханәдә әйттеләр, сездән операция өчен акчаның яртысын гына алачакбыз, диделәр. Тик анысы да күтәрә алмаслык шактый зур сумма шул. Идән юып кына җыярлык, бурычка алсаң түләп бетерермен, димә.

Хәзерге эшенә техникумның көндезге бүлеген тәмамлар-тәмамламаста ук, апасы ныклап чирләп киткәч, урнашкан иде ул. Укуын бетергәч тә, дипломын тотып, өметләнеп, арурак, керемнерәк булмасмы дип, эш эзләп караган иде дә. Кая ул, буламы соң. Шәһәрдә эшсезлек. Кайчандыр шаулап-гөрләп торган, ярты шәһәрне үзенә сыендырган олы завод көчкә-көчкә генә җан асрый. Ел саен кыскартулар. Шунлыктан Гөлзидә кебек техник-технологлар беркемгә дә кирәкми. Теләсә нинди эшкә әзер хатын-кызлар белән шәһәр тулы.

Хәзер дә, бер елдан соң да, хәл үзгәрешсез.

Ә балалар һаман әниләрен юксыналар, сорыйлар. Үткән атнаны шулай мәктәптә идән юганнан соң эш эзләп йөреп фатирларына кайтып керсә, Рамил уенчыкларын тоткан килеш йоклап ята, арыган күрәсең. Лилиясе аның янында елап утыра.

— Апа, мин әнине сагындым. Син үлгән кешеләр үлмиләр, алар башка дөньяда, безнең дөньядан рәхәтрәк җирдә яшиләр, дигән идең. Әйдә, өчебез дә үләбез дә әни янына китәбез. Барыбызга да рәхәт булыр, бергә булырбыз. Рамил белән мине сагынып әни анда көн саен елыйдыр инде. Әйдә, китик инде, апа, шунда. Үзең әйтәсең бит, туйдым бу дөньядан, дисең.

Ул көнне озак юатты Гөлзидә кызны. Үзе дә чак кына елап җибәрмәде.

— Үзең теләп үлү зур гөнаһ ул, кызыкаем,- Гөлзидә, балалар аңа «апа» дисәләр дә,  үзе “улым”, “кызым” дияргә өйрәнеп килә иде инде. — Синең әле зур булып үсәсең, мәктәпне бетерәсең, аннан соң кияүгә чыгасың, балалар үстерәсең бар. Юләр уйлар уйлап утырма.

— Син үзең нигә кияүгә чыкмыйсың соң, апа?

— Ник чыкмаска, чыгам. Менә Рамил дә үсеп җитеп мәктәптә укый башласын да, чыгам аннан соң.

Лилия тынычланган иде инде:

— Бай абыйга чык, апа, яме. Ул абый Рамилгә әрҗәсе күтәрелешле машина, миңа елый белә торган курчак алып бирер. Әти кебек безне ташлап та китмәс.

Гөлзидә апасының ирен, эш сөймәс, булдыксыз, шул ук вакытта мактанчык һәм очраган бер итәккә тагылырга торучы, ике еллап элек, эш эзләгән булып, каядыр Себер ягына китеп олаккан җизнәсен исенә төшерде.

— Мин бик яхшы кешегә чыгачакмын, курыкма. Сезне дә, мине дә бик яратучы, күп итеп акча эшләүче, безгә өеп бүләкләр алып кайтучы кешегә.

Балага шулай сөйләп, үзе дә ихтыярсыз рәвештә, эченнән генә “их, чынлап та очрасын иде шундый кеше”, дип, хыялланып, уйлап куйды кыз. Тик бик тиз күктән җиргә төште. Бүгенге мәрхәмәтсез чорда, салкын хисап заманында андый юләр табыла ди сиңа, тот капчыгың. Синең алмадай чагың, сөяр-сөелер вакытың дип тормый шул бүгенге сансыз дөнья, үзеңә тиң яр, бәхетле мәхәббәт урынына яңа сынаулар, газаплар гына өстәп тора.

Гөлзидә күңеленнән тагын бер кат соңгы елларны күзаллады. Шатлык-куанычлар бик аз иде ул елларда. “Бер бәхетсез — гел бәхетсез” диюләре дөрестер инде, күрәсең, апасының да, шушы көнгә кадәр аның үзенең дә искә алып сөйләрлек рәхәт күргәннәре булды микән? Авылдагы әти-әниләре дә бик иртә гүр ияләре булдылар. Сабыйлыктан чыгар-чыкмас вакыттан, уналты яшеннән бер ялгызы дөнья көтә башлады Гөлзидә. Ярый әле бердәнбер туганы булган шушы апасы, шәһәрдә эшләп заманында әлеге фатирны алып кала алды. Кысырык була, димәде, мәктәпне бетереп инде бер ел буе фермада бушка иза чиккән сеңелесен авылдан алып килеп үзләре янына сыендырды. “Эшләргә өлгерерсең, башта укы”, дип техникумга кертте, укытты. Ире китеп югалгач та әллә ни көенмәде. Чөнки файдасыннан зыяны күбрәк иде аның. Сеңелесе янында булганга сөенде. Кайнар цехта, шактый авыр эштә эшләде апасы. Хезмәт хакын да, артык күп түләмәсәләр дә, вакытында алып килде ул. Артык җирләре, байлыклары булмаса да, бөтенләй зарланырлык түгел иде төсле дөньялары ул чакларда. Әмма күпкә булмаган икән. Язмышлар китабына син туганда ук “бу кеше бәхете-шатлыгы белән яшәсен, рәхәт күрсен, гомере буе сәламәт булсын” дип язылмаган икән, син бу шәфкатьсез дөньяда ни генә кылма, эшләмә, бәрелмә-сугылма, язмыш сине кызганмый, якты итеп елмаймый, сакламый икән. Шулай дүртәүләп бер көйгә генә яшәп ятканда бәхетсезлек килде, апасы кинәт чирләп китте. Башына кан савып бөтенләй диярлек хәрәкәтсез калды. Сөйләшүен дә бик авырлык белән сөйләште. Табибларның дәвалавына да карамастан, ике атналап шулай газапланып ятты да, газиз сабыйларын Гөлзидәгә калдырып күзләрен мәңгегә йомды. Шул кайгыдан яңа мантып кына килгәндә, быелгы җәй икенче бәхетсезлек — кечкенә Рамилгә чир китерде. Шул чирдән котылыр өчен кыз яңа утка, яңа бәхетсезлеккә керергә, бала хакына шәхси фаҗигага тиң гамәлне сайларга мәҗбүр бүген. Башка чара юк…

Йоклаган нарасыйлары янында икенче кичен озак итеп елап утырган Гөлзидә, ниһаять, тынычланды. Балаларны, үз-үзеңне кызганып утырып кына бернәрсә дә чыгара алмыйсың. Ул шуны аңлады. Татлы итеп, бер-берсенә сыенып йоклаучы балаларга тагын бер кат карап куйгач, урыныннан торып төнге лампаны сүндерде дә, битен, күзләрен юарга дип ванна бүлмәсенә кереп китте. Юынып сөртенгәч, бүлмәдән барлы-юклы бизәнү әйберләрен алып кереп, теләксез-ихтыярсыз гына бизәнә башлады. Ул тәвәккәлләгән иде инде. Шунда кыз, ванна көзгесендә үзенең усал карашын, ачу белән янган күзләрен абайлады. Аның күңелендә моңа чаклы булган әче сагыш белән чарасызлык соңгы мизгелдә нәфрәт, дөньяны каплаган бар гаделсезлекне күралмау белән алышынган иде.

— Ярар, бер миннән генә калган шөгыль түгел. Чукынып кына китсен инде бу каһәрле дөньясы,- кыз шулай уйлады. Әрсез, тәвәккәл, кыю, күпмедер дәрәҗәдә оятсыз да булырга кирәктер аңа. Беразга гына булса да. Дөнья шундыйлар кулында. Андыйларга җиңел. Кыйблалар алышынды инде. Ипле, мәгънәле, оятлы булып нәрсәгә иреште соң ул? Бернәрсәгә дә ирешмәде. Өч ай буе эш, үзенә, ике балага, операциягә җитәрлек акчалы шөгыль эзләп шәһәр айкады. Күп урында үз хәлен, сабыйның шактый мөшкел халәтен сөйләсә, аңлатса да, кызганучы, хәленә керүче булмады аның. Кешеләре дә кырыс, таш бәгерьле бит аның хәзер. Бу адымы кызның соңгы чарасы. Аларны урап, камап алган рәхимсезлеккә җавап. Гүрдәге әти-әнисе, апасы гафу итәрләр аны. Үз балаларыдай яраткан гаепсез сабыйлар хакына, Рамил хакына. Барыбер терелтәчәк Гөлзидә аны. Үзен очсыз хакка сатмаячак ул. Бер ай, ай ярым дигәндә җыелыр әле кирәкле акча. Ул арада гына укасы коелмас. Андый кәсеп белән шөгыльләнүче кызлар, әнә, кичләрен проспект тулы. Тукталыш саен. Җиңел акча эзләп, эшлисе килмәгәнлектән йөрүчеләр дә бардыр, әлбәттә. Тик күбесен бүгенге эшсезлек, чарасызлык, әче тормыш этәрә торгандыр андый шөгыльгә. Ачуланмый Гөлзидә аларны. Менә ич, ул үзе дә урап үтә алмады ул баткакны. Сазлык аны пычратуын пычратачак инде. Күңелдә, йөрәктә яра, тап гомерлеккә калачак. Ләкин сазлык аны төпкә бөтенләйгә беркайчан да суыра алмаячак. Чөнки бу вакытлыча, башка юл булмаганлыктан, чарасызлыктан. Ярлыкар ходай соңыннан аның бу эшен. Гаебе юк аның.

Чәчен тараштыргандай итеп, мәрхүм апасыннан калган, җиңнәре шактый кыршылган булса да, фасонлы яшел җәйге пальтосын киеп алгач, саклык белән генә ишекне ябып бикләде дә, урамга атлады Гөлзидә.

Җыенганда бик батырланса, үз-үзен ышандырырга, инандырырга тырышса, усалланса да, проспекттагы тукталыш читенә килеп баскач, өйдәге тәвәккәллегеннән бернәрсә дә калмады аның. Ясалма батырлык, ясалма тәвәккәллек булган икән ул. Кыз җиңелчә генә калтырана башлады. Әллә соң кире керергәме? Ул чагында Рамиленә нәрсә булачак? Юк, калырга! Кайтырга ярамый!

Әнә аның яңа ахирәтләре. Кыз, үз-үзен кимсетеп шулай уйлап куйды. Төн шактый җилле, салкын булып, яңгыр сибәләп торса да, җиңелчә киенгән, мул итеп бизәнгән, кыска итәкле “төнге күбәләкләр” бүген дә үз урыннарында, тукталыш түбәсе астында. Бер ишләре тукталыш белән юл арасында. Сөйләшәләр, тәмәке пыскыталар, көлешәләр. Аларга кызык. Алар язмышлары белән күптән килешкәннәр инде. Барысы бишәү. Күбрәк була дип сөйлиләр иде, калганнарын, ахрысы, бер-бер артлы утыртып алып та киткәннәрдер. “Күбәләкләр” Гөлзидә ягына бер генә күз ташлап куйдылар да, өс-башына карап, кызда үз ишләрен, көндәшләрен тапмадылар булса кирәк, бар игътибарларын юлга юнәлттеләр. Танымаулары хәерле, нигә чыгып басканны белсәләр, шунда ук бәйләнә башларлар йә. “Ризык бүлешәсе” килмидер аларның да.  Гөлзидә шулай уйлады.

Юлда көндез тимер ташкын булып аккан машиналар агымы инде сирәгәйгән. Шулай да юеш асфальт өстеннән чажылдап, су чәчрәтеп, янган фараларын ялтыратып, алар бер-бер артлы үтеп кенә торалар. Сәгать унике тулып килә. Гади тормыш алып баручы фәкыйрьлек чигендәге гади кешеләр, яңа байларны, карак җитәкчеләрне туйдыручы эш атлары, үз фатирларында инде өченче төшләрен күрәләрдер. Яктыру белән торасылары, барлы-юклы хезмәт хакына көне буе бил бөгәселәре бар аларның. Хәллеләр, акчалары булганнар, йокыларыннан төш җитәрәк кенә торган, кәеф-сафа корып, төнге клубларда, казиноларда акча туздыручылар, маҗара эзләүчеләр өйләренә кайтып йокларга әле уйлап та карамыйлар. Аларны ымсындырган, һәрчак үзенә тарткан гөнаһлы, азгын, күп чак зиналы да булган төнге тормыш, үләт вакытындагы мәҗлес төсле, әле башланып кына килә. Бу шәһәрдә дә, башка җирләрдәге кебек үк, ике дөнья, ике сорт халык, ике төрле тормыш.

Шуларны уйлап торганда, тукталыш каршына сары чит ил машинасы килеп туктады. Иң борынгы һөнәр ияләренең икесе, ашыкмый гына машинага якынлашканда, аннан күн курткалы, кыска чәчле, таза бәдәнле, тәбәнәгрәк берәү чыгып, базарда ит сайлаган шәһәр кешесе кебек, “күбәләкләрнең” барысын да күзләре белән капшап, тикшереп чыкты да, үзенә ошаган икесен арткы утыргычка утыртып, тукталышка төтен бөркеп китеп тә барды. Озак та тормый кыска итәкләрнең тагын берсен утыртып алып киттеләр. Тукталыштан ун-унбиш адымнар читтә торган Гөлзидә белән, тукталыш түбәсе астына сыенган җиңел кәсеп ияләренең икесе генә калды.

Чираттагы машина, тормозларын чыелдатып, тукталышка җиткәнче үк, нәкъ Гөлзидә турына туктады. Йомшаган буыннарын, тыңламаган аякларын көчкә эшкә җигеп, кыз машинага таба атлады. Барыбер атлыйсы ул адымнарны. Яр буена килеп күпме суга карап торып була. Иртәме-соңмы барыбер чирканчык аласы ич. Ләкин “күбәләкләр” дә йокламаган икән. Алар да машинага таба ыргылдылар. Берсе, машина янына килеп җитәр-җитмәстән үк, Гөлзидәне этеп, ишеккә үрелсә, икенчесе, озын буйлы, нечкә сыйраклысы, ерактан ук кызга ябырылды:

— Менә нәрсәгә дип чыккан икән бу карачкы монда. Автобус көтә дип торабыз тагын. Клиентларыбызны алып безне коры калдырырга йөрисеңме, авыл гыйбады. Сыпырт безнең тукталыштан, эзең булмасын монда бүтән. Бар, башта авылыңа кайтып яхшырак киемнәр киеп кил. Мондый «прикид» белән йә әнә сукбайларга, бомжларга хезмәт күрсәт. — Гөлзидә бер мәлгә, нишләргә соң, дигәндәй аптырап, югалып калды. Мине күреп, минем янга туктады бит, минем клиент, дип әйтергәме? Ничек каршы торырга? Ә нечкә сыйрак, аның икеләнеп торуын күреп, сүгенеп, тагын очып кунды: — Әле китмисеңме? Югал, ычкын диләр сиңа кабыргаларыңны санаганчы! Аның клиентлары да шушындый киенә дә белмәгән, чиле-пешле карачкыларны өстен күрә бит! – «Күбәләк», усал карап, җан көченә аны төртеп җибәрде.

Болай ук булыр, аңа бөтен урамны тутырып әшәке сүзләр белән акырырлар дип уйламаган иде кыз. Әле дә ярый урамда алардан башка беркем дә юк. Гарьлегеңнән тәгәрәп үләрсең. Юк, болар белән монда сүз көрәштереп торып булмый инде. Чигенергә кирәк. Сугыша башласалар апасыннан калган шушы бердәнбер көзге пальтоны да ерткалап бетерерләр.

Ул борылды да ашыкмый гына китеп барды. Елыйсы килсә дә елый алмады кыз. Эш барып чыкмаганга да үкенмәде. Җаны гөнаһсыз, тәне пакъ, чиста килеш кайтканына да сөенмәде ул. Гарьлектән тамагына килеп утырган төерне генә йота алмый җәфаланды…

Икенче кичне ул соңлап, төн уртасы узгач кына чыкты. Алдан ук барысын да исәпләп, үтеп-сүтеп торүчы машиналар “күбәләкләрне” чүпләп алып китеп бетергәч кенә барып басты ул тукталышка. Үзе генә булганга, ызгыш-талаш, кимсетү көтелмәгәнгә башта сөенгәндәй итсә дә, соңыннан алда аны көткән, һаман да аңына, күңеленә сыйдыра, җаны — тәне килешә алмаган ул гамәл исенә төшкәч, бүгенге кич алай ук салкын тоелмаса да, янә җиңелчә генә калтырана башлады. Я, Хода, ул тагын тукталышта, әхлакый упкыннан тагын бер генә адымда. Яңадан ярты яки бер сәгатьтән ул баштанаяк пычракка батачак. Гомер-гомергә онытылмас, юылмас гөнаһлы бәндәгә әйләнәчәк. Үз-үзе алдында, тормыш кора калса, булачак ире алдында мәңге гаепле булачак ул. Нинди мәгънәсез заман соң бу?  Каян килгән аяныч язмыш? Фаҗигагә тиң нинди гаделсезлек? Ул бер пычрак уенчыкка, кемнәрнеңдер хайвани теләкләрен үтәүче, кәнәгатьләндерүче шакшы бер җанга әйләнәчәк ул. Әллә соң борылыргамы? Юк, алай да булмый.

Шул арада ул торган тукталышка кара зәңгәр төстәге бик үк яңа күренмәгән “Жигули” килеп туктады. Урам фонарьлары яктысында, Гөлзидә, анда утырган күрер күзгә егерме яшьләр тирәсендәге ике егет кисәген абайлап алды. Егетләрнең машина йөртүче белән янәшә утырганы, туктау белән тәрәзәне төшерде дә, шактый сынаган кыяфәттә, башыннан алып аягына чаклы кызны карап, күзләре белән капшап чыкты. Йөзендә ниндидер мыскыллырак көлемсәү иде аның.

Гөлзидә, шушы минута машина янына барырга, нидер сөйләшергә кирәклеген белсә дә атлый алмады, каушап һәм сәерсенеп машинага, аның пычрак фараларына карап торуында булды. Гүя ниндидер күзгә күренмәс богаулар аны баскан урынына богаулап, кадаклап ук куйган. Аның тәнендәге калтырану көчәйде, күзләренә курку чыкты.

-Нәрсә, җаныкай, ошамыйммы әллә? Кил инде, кил, сөйләшик. Нәрсә терәлеп каттың анда?

Шушы чакырудан соң гына кызның аяклары җибәреп, тәне аны тыңлар хәлгә килде. Ул сүзсез генә барып машинаның арткы ишеген ачты да, кире уйлаганчы дип, тиз генә кереп тә утырды. Аңа ни өчендер берәр танышы аны күреп калыр, аның бу кыңгыр эше шушы төнне үк ярты шәһәргә мәгълүм булыр төсле тоелды. Машина кузгалып киткәнче, шофер кырыенда утырган егет, тиз генә арткы утыргычка, Гөлзидә янына күчеп утырды.

— Ну чего, повеселимся, подрушка? – кызның чыраена, борынын ярып, аракы исе килеп бәрелде. Егет салмыш иде. – Нәрсә, берсе дә алмадымы әллә, бигрәк соңга калгансың? Өшеп, калтырап беткәнсең. Әйдә, безнең белән тиз җылынырсың. – Егет аламасы, шул сүзләрне әйтеп тә бетермәстән, эзләүсез-сораусыз дигәндәй, кулын кызның тезләренә салды да, шунда ук оятсызланып, бармаклары белән капшана-капшана, бот буйлап өскә дә үрмәли башлады. Мондый тупас әрсезлеккә бик ачуы килсә, гарьләнсә, җирәнсә дә, Гөлзидә кулны этеп җибәрмәде. Алдагысы белән чагыштырганда монысы әле башы, кем әйтмешли, чәчәкләре генә ич. Ул машинада инде, диңгез тубыктан хәзер. Әммә шулай да, кулдан котылырга теләп, аз гына читкәрәк күчеп утырды да, булган бөтен кыюлыгын җыеп әйтте:

-Башта бәяне сөйләшәбез, акча бирәсез, калганы аннан соң. – Ул ишетеп белә иде, соңыннан коры калдырырга да күп сорамаслар, акчаны алдан алып кую кирәк.

-Ярар, чибәркәй, акчасыз калмассың. Киреләнгәнне, шарт куйганны мин яратмыйм. Әйдә чишенә башла, миңа машина барганда ошый андый эш.  На ходу. Суперкайф.- Ул тагын кызның ботына үрелде.

-Юк! Башта акча.

-Кончай ломаться. Әйттем бит бушка түгел дип. Беренче осталыгыңны күрсәт, аннан бәяләрбез. Сиңа рәхәтлек тә булсын, акча да булсын. Барыбер беркем дә алмаган үзеңне. Без утыртмаган булсак әле өеңә үк кайтып китә идең. – Салмыш җилкенчәк, кулын кызның ботыннан алып, аның күкрәгенә үрелде. – О-о, товар ярыйсы монда.- Инде нишлисең, монысына да түзде Гөлзидә. — Әйдә, начнем, вакыт тар. Әле Виталик та бар. – ул, хихылдап көлеп, рульдә утырган яшьтәше ягына ымлады. Шунда анысы да телгә килде:

— Боргалансаң, хәзер туктыйбыз да,  икебезгә бер юлы хезмәт күрсәтәчәксең.

— Юк, башта сөйләшәбез. – Кыз бу ике юньсез затның бушка, түләүсез генә үз кирәкләрен аласы килгәнне аңлап алды. – Алайса мин төшеп калам.

-Ой, куркыттың, калтырап төштем менә.- Егет инде аның пальто сәдәфләрен ычкындырып бетергән, яртылаш кызның өстенә авып, ботын каера, әллә кайларга керә башлаган иде. – Кыскасы, минем тәкатем дә, түземлелегем дә бетте. Йә хәзер үк чишенеп ятып аякларыңны аерасың, йә машинага тагын бер ике егет утыртабыз да, чиратка салып, иртәнгә чаклы “субботник” ясыйбыз. Карышма диләр сиңа, мымра деревенская. Ачуны чыгарма.

Хәлнең гел икенче төсмер ала башлаганы ачык иде. Кемдер бер сөйләгән иде, яшьүсмерләрнең  андый кызларга карата әшәкелеге, рәхимсезлеге турында. Башта көчләп, аннан үтереп китәргә дә күп сорамаслар. Йә, хода, никләр генә утырды соң ул боларга?  Нигә алдан исәпләмәде? Гөлзидәнең күзләренә яшь бәреп чыкты. Ул елый-елый ялварырга тотынды:

-Җибәрегез мине, Алла хакы өчен! Туктатыгыз машинаны, мин төшеп калам.

-Ишь ты, какая. Башта утырды да хәзер тиз генә төшеп кала. Егет кисәге кызның кулын каерып, икенче кулы белән аның колготкиен аера, ерта башлады. Алдагысы исә, көлеп, күәтләп барды:

-Тәҗрибәле егет ул, карышма. Аның белән бер булгач, үзең үк эзләп, сорап йөрерсең әле.

-Ах, ты шлюха драная, син алаймы әле? – кыз, тезе белән тибеп, аны йолыккалап чишендерүчене өстеннән алып ташлауга, тегесе нык итеп Гөлзидәнең битенә китереп сукты.-  Хәзер инде пеняй на себя, ботарлап ташлыйм үзеңне.- Ул ярсып яңадан ябырылырга әзерләнде.

Машина шактый олы тизлектә шәһәр буйлап җилдертә иде. Гөлзидә яшен тизлегендә уйлап алды, котылса бары тик шәһәр эчендә генә котыла алачак ул. Бу башкисәрләр аны шәһәрдән алып чыксалар, исән калдырмаячаклар. Шунда аның күз алдына Рамил белән Лилия килеп бастылар. Гөлзидәгә бер-бер хәл булса, Рамил үләчәк. Аңа ярдәм итәр башка кеше юк бу дөньяда.

Шулай уйлап, кыз, ни булса – шул булды дип, җан көченә талпынып, аны көчләргә җыенган кызмача яшь-җилкәнчекне чигәсеннән тешләп алды. Тегесе, көтелмәгән бу хәлдән акырып җибәреп яңагына тотынган арада, ике куллап алда утырган машина йөртүченең озын чәченә ябышты. Җан көченә тарта, йолка, боргалый башлады. Машина як-якка чайкалып китте. Тормозлар чыелтады. Шул арада туктап бетә алмаган автомобиль, «дык» итеп, бер як фарасын челпәрәмә китереп, бамперларын, бер як “канатын” изеп, фонарь баганасына килеп сыланды. Берничә секундка сузылган бу көтелмәгән хәлдән аңнарына килергә өлгерә алмаган маҗара  эзләүчеләрне эчтә калдырып, Гөлзидә, ничек эләкте шулай ишекне ачып, чыккан уңайга егылып, шул мизгелдә үк торып басып, тротуарга, шушы тирәгә урнашкан төнге клубларның берсеннән чыгып, шау-гөр килеп таралып маташучы яшьләр арасына ташланды.

Аны куучы булмады. Пальто сәдәфләрен барган уңайга эләктерә-эләктерә, көзге салкынча шәһәр урамнары буйлап ул йөгерде дә йөгерде. Хәзер ул еламый иде инде. Уйланылган эш барып чыкмаса да, ул үзенең югалып калмавына, тәвәккәллегенә, исән-имин булуына сөенде. “Сары авызлар, бушка кирәк булган аларга. Моннан соң андый уй озакка башыгыздан чыгар әле. Кирәгегезне алдыгыз”. Ике әшәкене акылга утыртканга аның күпмедер күңеле булган иде. “Йөргән таш шомара, кичә бер сабак алган булсам, бүген менә икенчесен алдым. Тагын иртәгесе көн нәрсә күрсәтер?” Шушы ике көн эчендәге күңелсезлекләргә дә карамастан ул үзенең «теге кәсепкә» мораль әзерлеген, нык якынайганын, тәвәккәллеген, шулай ук күңеле катканын да ныклап тойды. Шулай да кайтып җитәрәк «тагын бер генә кич чыгып карыйм да, анда да булмаса бүтән аягымны да атламыйм» дигән уй да йөгереп узды аның башыннан.

Өченче кичне Гөлзидә бүтән тукталышка чыкты. Әле килеп җиткәнче, читләтеп кенә андагы «күбәләкләрне» күзәтте. Өченче көн аны күреп калганнары юкмы арада? Ул көнне кисәткәннән соң танысалар, бүген кыйнап ук ташлаулары бар, Алла сакласын. Исең китәр, монда да «эш» өчен тарткалаш, ызгыш икән бит.

Бу тукталышта икенчеләре иде борынгы һөнәр ияләренең.

Бүген Гөлзидә башкаларны берәм-берәм алып киткәннәрен көтеп, казык кебек басып тормаячак инде. Малай-шалайга да утырмаячак. Өченче көнен чыга ич. Әзме-күпме тәҗрибәсе бар аның хәзер. Шунлыктан ул, ни булса — шул булыр, дип, тегеләр аны-моны абайлаганчы ук, үзе баскан турыдарак туктап маташучы кысык «күзле» япун машинасы янына бөтен кыюлыгын җыеп йөгереп барды да, рульдәге  утыз яшьләр тирәсендәге ялгыз ир-атны да яхшы чамалап, ишеген ачып, эзләүсез-сораусыз кереп тә утырды. Куып чыгармас әле.

— Әйдәгез, кузгалыгыз!

Аны тыңлап кузгалып киткәндә, кыз, шунда ук, машина хуҗасының гаҗәпләнгән, бераз аптырабрак калган карашын тойды. «Алдан ук сөйләшмичә, хакны белешмичә кереп утыруны ошатмады ахры»,-дип уйлап куйды ул эченнән генә. “Бәлки үземне дә ошатмагандыр”. Шуңадырмы, аңа түгелдерме, аз гына бару белән, җылы машина эчендә, руль артында спорт костюмыннан гына утырган утызлар тирәсендәге ир-егет, тизлек рычагын тарткалап, озаклап Гөлзидәгә карады да, ашыкмый гына елмаеп сорап куйды.

— Аңламадым. Сезнең кайтырга такси тотуыгызмы, әллә теге «тукталыш кошлары» кебек акча эшләргә дип чыктыгызмы? Ачыклык кертсәгез иде. — Хуҗаның ипле, сабыр сөйләшүендә, үзен тыныч тотуында кыз көтмәгән ниндидер дустанә мөнәсәбәт, юмор хисе дә сизелә иде кебек. “Хәйләкәр нәрсә, очсыз хакка исәп тотуыдыр әле,”- дип үзенчә фаразлады Гөлзидә.

— Эш белән йөрү инде, абый кеше. Шәһәрдә бишенче елымны яшәп, таксига бер тапкыр да утырганым булмады, дисәм, ышанмассыз да әле.- Кыз чиксез дулкынланса да, ничектер, үзе дә сизмәстән кыюланып китеп шундый җавап кайтара алды.

— Әлбәттә ышанмыйм. “Кәсеп”кә чыкканыгызга да ышанып бетмим әле. Килеш-килбәтегез икенче, тегеләргә охшамаган. Әгәр чыннан да төнге күбәләк икәнсез, андый “хезмәт хаклары” белән трамвай, автобусларда сирәк йөриләр. Ул кәсеп белән шөгыльләнеп тә таксига утырмагач, сез йә бик тә саран кеше, йә булмаса, берүзегез эшләп олы гаиләне туендырып ятасыз. — Һаман “сез” дип сөйләшүче машина хуҗасы, көлемсерәп, кабат Гөлзидә ягына сораулы караш ташлады.

— Сез әйткән “хезмәт хакларын” күрмәдем әле мин. Ә гаиләм үзем өчен чыннан да ишле. Фатирда ике балам йоклап калдылар. — Башта күркәм тоелган бу егет кисәгенең төпченүләре кызга ошамый башлады. Тел бистәсе. Һаман бәя турында сорамаган була. Ярар, сорар әле. Теге кичәге ике юньсез кебек кыланмаячак бу. Анысы тәгаен. Акча да кызганмас әле бәлки.

— Монысына да ышана алмыйм. Сезгә күп булса егерме-егерме ике яшь. Кай араларда таба алдыгыз ул балаларны? Әллә үзегезне кызгандыру, шөгыльне аклау, күбрәк каеру өчен уйлап чыгардыгызмы андый легенданы?

— Шулай уйлыйсы килгән кеше уйласын. Беркем алдында да акланасым килми. Сезгә кирәкмимен икән, төшерегез мине. Туктатыгыз машинаны! – Гөлзидә юри кыртрак сөйләнергә, тәвәккәллек күрсәтергә тырышты.

Рульдәге егет, каршы килүче машиналар яктысында тагын бер кат игътибар белән кызга карап куйды да, саф татарча итеп:

— Карале, авыл кызы бит син, сеңелкәш, әйеме? Акцентың әйтеп тора. Күптән шөгыльләнәсеңме бу кәсеп белән?

— Бүген өченче көн. — Гөлзидә дә татарча җавап бирде.  Тик нигә алай ачылып китеп дөресен әйтте соң әле ул?

Егет кеше гаҗәпләнүдән сызгырып ук куйды.

— Менә сиңа мә! Әйтәм җирле, тукталыштан егерме метр читкә баскансың. Киенүең, тәртибең дә башкача. Битеңә косметиканы да нык кызгангансың. Башлыйсың гына, димәк?

— Әйе шул, башлап маташам. Күп сүз — чүп сүз. Сүздән эшкә күчсәк яхшырак булмасмы? Сез мине кая алып барасыз? Бәясен күпмедән сөйләшәбез? Юк-бар хакка гына мин риза түгел. — Шундый сүзләр сөйләгәндә Гөлзидә үз-үзен танымады. Аның чикне тизрәк үтеп, үзен һаман да икеләндереп интектерүче күңел газапларыннан котыласы килә иде бугай.

Егет барган шәпкә кырыйга алды да, кисәк кенә машинасын туктатты.

— Менә нәрсә, сеңелкәш. Беренчедән, миңа «күбәләкләр» хезмәте кирәкми. Ул эш бик ошап киткән икән, төшеп кала аласың. Әле соң түгел. Берәр кысталганын эләктерми калмассың. Тукта, чыкмый тор. Тыңлап бетер, — ул ишекне ачып төшә башлаган кызның җиңеннән тотты — Икенчедән, минем күрше шәһәргә барышым. Шул якка бармыймы икән, дип, берүземә күңелсез булганга утырттым мин сине. Теләсәң, әйдә, минем белән бар. Мин тиз әйләнәм. Өеңә чаклы кайтарып куярмын. Бер көнлек, дөресрәге бер төнлек «хезмәт хакыңны» да түләрмен. Ә син миңа үзең турында сөйләрсең. Авылдан килгән татар кызларының ни сәбәпле андый кыек юлга кереп киткәннәрен бик беләсем килә минем. Әйдә, карышма.

Тәмам «рольгә кергән» Гөлзидә юри генә дә мондый борылыш көтмәгән иде. Болай да була икән бит. Маҗара өстенә маҗара. Бүген яхшы маҗара. Егетнең сүзләреннән соң бермәлгә телсез калып, риза икәнлеген белдереп, баш кына кага алды кыз. Шулай сүзсез генә кузгалып киттеләр. Тагын Гөлзидәнең ясалма тәвәккәллегеннән бер нәрсә дә калмады. Бу мәгънәле, күркәм егет каршында оят, бик оят иде аңа. Шул ук вакытта аның күңелендә сөенеч чаткылары да кабынды. “Аллага шөкер, бүген дә ул юлга басмыйм, гөнаһка кермим икән, яхшы кешегә юлыктым”, дип, бүгенге төнгә рәхмәтләр укыды ул.

— Мин үзем Инсаф исемле. Синең кебек үк авыл баласы. Бу шәһәрдә җиденче ел инде. Бертуганым белән, заман җилләренә ияреп, сату-алу белән шөгыльләнеп ятабыз. Ә син ни исемле? Кайсы районнан, кайсы авылдан килдең? Сөйләш инде, читенсенмә.-Кызның югалыбрак калганын ул да сизде бугай. — Кыенсынсаң авылың исемен әйтмәсәң дә ярый.

Гөлзидә читенсенеп кенә исемен атады. Алдашмыйча районын, авылын әйтте дә, туктап калды.

— Ташла син бу эшне, Гөлзидә. Әле һич тә соң түгел. Теге ике көнең беренчесе һәм соңгысы булсын. Сазлык ул. Бер суырып алса үлсәң дә чыга алмаячаксың. Җиңел акча эзләп күпләр аска, тормышның иң төбенә төшеп китәләр. Шунда юкка да чыгалар. Буй-сының, матурлыгың бар. Юкка сарыф итмә син аны. Кадерен бел. Татар кызларына ярамый, килешми андый кәсеп. Кемнеңдер тормыш юлдашы, хатыны, балалар анасы да буласың бар бит әле.

Аның алдында дәрәҗәсе кинәт артып киткән егетнең оялту-үгетләүләреннән кыз тирләп үк чыкты. Күзләрен аска төшерде. Көндез булса рульдәге ир-егет аның комачтай кызарганын күрми калмас иде. Гөлзидә үзе дә бик яхшы белә ярамаганлыкны. Җинаятькә тиң ялгышлык алдында ич ул. Тик нишләсен, кая барып бәрелсен соң? Соңгы дәрәҗәдәге гаҗизлектән, чарасызлыктан ич.

— Их, Инсаф абый, сез бернәрсә дә белмисез бит. Тән кычытканнан, ирекле көннән дип уйлыйсызмы әллә?- кыз үкси үк башлады. Күңеле тагын мөлдерәмә тулып, йөрәген сызлатып, ул яңа танышына әче язмышының бөтен тирәнлеге — апасының үлеме, сабыйларның дөмә ятимлеге, Рамилнең чире, операция кирәклеге турында, ничек итеп җәфаланып үзенең өч ай буе эш эзләп йөрүе, таба алмавы, ахыр чиктә шушы үзе дә күрә алмаган, чирканган шөгыльгә җыенуы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп китте. — Бер үзем генә булсам, бу юлга чыкканчы башымны элмәккә тыккан булыр идем. Үзем генә түгелмен шул. Ике газизем бар. Алар нишләр? Бер гаепләре юк ич аларның. Ник бу дөнья явыз, гаделсез соң шулкадәр? — кыз тыела алмый һаман үкси иде.

Гөлзидәне бер сүзсез тыңлап барган Инсаф, кинәт тизлекне киметеп, машинасын тагын «шып» туктатты. Үрелеп салондагы утны яндырды. Кызга күтәрелеп карарга кыймыйча, дымлы күзләрен сөртеп, хисләнеп әйтеп куйды:

— Соңгы елда күргәннәрең, кичергәннәрең генә дә сериал төшерерлек булган икән бит, Гөлзидә. Чыннан да бик күпләргә шәфкатьсез, миһербансыз шул бу дөнья хәзер. Гафу ит син мине акыл саткан өчен. Белмәдем. Ирекле көннән йөргәннәр дә җитәрлек шул. Шул исәптән безнең милләт кызлары да. Шундыйларны күрсәм җаным әрни, үз сеңелләремне күргәндәй гарьләнәм хәтта. — Озак кына дәшми торгач, бите буйлап һаман да сөрмәле яшь аккан Гөлзидәгә карап:

— Болай булмый. Кирегә борылабыз. Ул балалар, уянып китеп, сине фатирда тапмасалар, куркып, әллә нишләп бетәрләр. Барыр җиремә барырмын әле. Иртәгә дә көн бар. — Инсаф рульне каты гына борды да газга басты. Гөлзидә ягына карап-карап алса да, башка бер сүз дә сөйләмәде. Тәэсирләнгән егет кызны юатырга сүзләр эзләсә дә таба алмады. Тәмам кайтып җитәрәк кенә әйтеп куйды:

— Кара инде, Гөлзидә, ник мин элекке көннәрне ул проспекттан узмадым, нигә сине очратмадым икән? Ялгыштан саклый идем үзеңне. Ике көнгә, бары ике көнгә соңга калганмын.

— Ә бернәрсә дә булмады, Инсаф абый. Беренче көнне тукталыштагы «күбәләкләр», өлешләренә керергә җыенганым өчен, мине эт итеп сүгеп, куып кайтарып җибәрделәр. Гөнаһтан коткардылар. Еларга да, көләргә дә белмәдем. Ә  кичә машинага утыргач, ике яңа мыек төрткән егет кисәкләрен тешләп, машиналарын бәрдереп чыгып йөгердем. Бүген менә сез очрадыгыз. Ходай Тәгалә үзе үк минем бу адымны атлавымны теләми күрәсең. Тик ярдәм итәргә дә ашыкмый.

Алар кайтып җитеп Гөлзидәләрнең подъезд ишеге төбенә үк килеп туктадылар. Машинадан чыгарга җыенган кызны туктатып, Инсаф тагын утын яндырды да, кесәсеннән мең тәңкәлек ике кәгазь чыгарып кызның кечкенә сумкасына ук салып куйды:

— Фатир, коммуналь хезмәтләр өчен булыр, алмасаң үпкәлим. Ә хәзер, Гөлзидә, тыңла мине. Син татар кызы. Тукталыш, проспект ягына бүтән әйләнеп тә карамыйсың. Анда синнән башка да халык җитәрлек. Үзәктәге бер кибетемә хуҗа, ягъни мөдир кирәк. Сиңа шул эшне йөкләргә уйлыйм. Күнегү, эшкә ияләшү өчен башта берәр ай сатучы булып эшләп торырсың. Кибеттә товар әйләнеше зур. Хезмәт хакы да әйбәт. Монысы беренче. Икенчесе. Иртәгә хастаханәгә барып акча түләргә счет алып кайт. Кичекмәстән акча күчерермен. Эшли-эшли акрынлап түләрсең әле. Синең теге кечкенә егетеңне тиз арада кеше итәргә кирәк инде. Менә сиңа минем визитка, берәр  каршылык килеп чыкса шалтырат. Ә хәзер матур итеп миңа бер елмай да, сабыйларың янына кер, йә уянып, елашып яталардыр.

Елмаймыймы соң инде Гөлзидә. Куанып, рәхәтләнеп елмая ул Инсафка. Егет кибет турында, эш турында әйтә башлау белән, ул, әле бер сәгать элек кенә дөньяда барлыгын да белмәгән изге җанлы бу кешенең кулларын үбәр дәрәҗәгә җитеп, яшь аралаш елмая башлаган иде бит инде. Инсаф әйткәч бөтенләй кояштай балкыды ул.

-Елак булсаң да бигрәк матур итеп елмаясың икән, Гөлзидә. Моннан соң да гел шулай елмай. Бик килешә үзеңә.

-Олы рәхмәт сиңа, Инсаф абый, мондый игелекләрең өчен. Ходай мәрхәмәтеннән, ярдәменнән ташламасын үзеңне. Юлларың хәерле, хәвеф-хәтәрсез булсын.

Шатлыксыз язмышыннан, шушы көннәргәчә сузылган нурсыз көннәреннән мондый бүләк көтмәгән иде Гөлзидә. Төннәр яктырып, моңарчы шыксыз булган шәһәр урамнары матураеп китте. Көзге яңгырлы төн дә бик ямьле була икән ич. Шушындый катлаулы, шәфкатьсез заманда да яхшы кешеләр бар икән бит.

Икенче катка ул очып кына менде. Чишенеп сабыйлары янына яткач та, сөенеп, куанып әллә ни гомерләр йоклап китә алмыйча ятты. Бәлки бу төшкенәдер? Уянып китәр дә, элекке чынбарлыкка, баштагы аяныч халәтенә кайтыр. Юк, төш түгел бу. Әнә, тәрәзә төбендә, урам фонарьлары яктысында ялтырап Инсафның визит карточкасы ята ич. Көтмәгәндә туган бәхеткә үзен ахырынча ышандырырга теләпме, кыз ипләп кенә урыныннан торды да, визитканы учына кысып кире яткач, изрәп йоклап та китте.

Икенче көнне, уянып, ходай биргән барлы-юклы ризык белән балаларның тамагын туйдыргач та караганы шул визитка булды. Шикләре яңадан кайтты. Онытса егет вәгъдәләрен? Бәлки ул Гөлзидәнең сөйләгәннәреннән, күз яшьләреннән минутлык хискә бирелеп китеп кенә барысын да вәгъдә итеп ташлагандыр? Бүген уяныр да, бетмәс бу дөньяда хәерчеләр, үз көннәрен үзләре күрсеннәр, болай да хәтсез акча бирдем бит инде, дияр.

Эштән соң, кичке якта, Лилиянең дәресләрен карап, өй эшләрен тикшереп утырганда ишек кыңгыравы шалтырагач, Гөлзидә куркып, “дерт” итеп китте. Ул инде көне буе уйлап, исәпләп йөреп, Инсафның килмәсенә үз-үзен ышандырган иде. Шулай да эштән соң хастаханәдән теге счет язуын кереп алды.

Ишекне ачып җибәрсә, бусагада елмаеп кичәге машина хуҗасы — кыска чәчле, сабыр карашлы, мөлаем «яңа татар» Инсаф басып тора иде. Бер кулында кызыл әрҗәле олы уенчык машина, икенчесендә ялтыравыклы матур тартмага салынган зур курчак. Ничек ул онытмаган?

— Исәнме, Гөлзидә. Вәгъдә — иман. Синнән кичә сөйләшкән теге счет кәгазен алырга дип килгән идем. Синең кызлар, егетләр ни хәлдә яталар монда? — дип, егет аптырабрак калган балаларга бүләкләрен тоттырып, башларыннан кат-кат сыйпады да, — бүген ашыгам, иртәгә иртән сине кибеттә көтәм, шунда барысын да сөйләшербез,- дип, счет кәгазен кесәсенә салып, тиз арада китеп тә барды. Каушаган Гөлзидә аңа юньләп рәхмәтләрен дә әйтә алмады бугай.

Егет ишекне ябу белән, шатлыгы күзләренә чыккан, кош тоткандай ике куллап затлы курчагын күкрәгенә кыскан Лилия, аңардан да ныграк балкыган Гөлзидә янына йөгереп килеп:

— Апа, теге вакытны син әйткән, безгә күп итеп бүләкләр алып киләсе бай абый шушымы инде?

-Шушы, кызыкаем, шушы. Ялваруымны ишетеп, күз яшьләремне күреп, Ходай үзе безгә җибәргән аны.

— Алай булса, Рамилнең зур үскәнен көтеп торма, апа. Кияүгә чык аңа тизрәк. Ул абыйга без «әти», сиңа «әни» диярбез. Былтыр барган паркка, уенчык атка утырып әйләнергә дә, су буена да гел бергә йөрербез. Ул безне зоопаркка да алып барыр. Мине мәктәпкә дә озатыр. Чык, апа, яме.

Гөлзидә, машинасын идән уртасына куеп, «чынмы соң бу?» дигән сыман сак кына аның тәгәрмәчләрен, фараларын, ачылышлы ишекләрен тоткалап, куанычыннан машина тирәли әйләнеп йөрүче Рамилне ике битеннән чут-чут итеп үпте дә, көлеп:

— Ярар, сабыем, ярар,- дия алды.

Көлсә дә, хыял-теләкләрнең кайчакта тормышка ашканын ул белә иде инде хәзер. Алар, ятимнәр урамына да бәйрәм килгән иде.

Әләкчеләр | Наил Шәрифуллин ХИКӘЯсе                           

 


Фикер өстәү