Әлмәттә бер ир-ат танышын кирпеч белән сугып аңсызландырган һәм аны шәһәрдән алып чыкканда авариягә очраган

Әлмәттә бер ир-ат танышын берничә тапкыр кирпеч белән сугып аңсызландырган. Шуннан аны бау белән бәйләп, шәһәрдән алып чыкмакчы булган.

Әлеге ир-ат үзенең таныш хатынына кунакка килгән. Табын янына боларга хатын-кызның 53 яшьлек күршесе дә килеп кушылган. Кунаклар арасында бәхәс башланган. Кунак ир “күрше”нең башына берничә тапкыр кирпеч белән суккан. Тегесе аңын җуйгач, бау белән бәйләгән дә, машинасына утыртып, шәһәрдән чыгып китмәкче булган.

Юлда сугыш чукмарының автомобиле юл кырыена төшкән һәм берничә тапкыр әйләнгән. “Бәйдәге” ир һәлак булган. Теге бәндә мәет кесәсеннән банк картасын алып юкка чыккан һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырткан.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре аны бик тиз тоткарлаган. Ул Әлмәттә яшәүче 32 яшьлек ир-ат булып чыккан, дип хәбәр итә “Татарстан 24”.


Фикер өстәү