Татарстанда физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә яңа хезмәт хакында сөйләделәр

Республикада яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр күп кенә проблемалар белән очраша. Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең күбесе подгузниклар, үзләренә кирәкле тернәкләндерү чаралары ала алмауга зарлана. Сорауга җавап эзли башласаң, йә аның әлегә юклыгы, йә хезмәт күрсәтергә тиешле оешманың эшенә салкын каравы ачыклана. Ә физик мөмкинлеге чикләнгән кеше нишләсен?

Баксаң, хәзер кешеләр үзләренә кирәкле барлык тернәкләндерү чараларын интернет аша сатып ала икән. Моның өчен аларның һәркайсына үзенә тиешле суммада электрон сертификат бирелә. Бу хакта Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе Фердинант Закиров сөйләде.

– 2022 елда инвалидларга тернәкләндерү чаралары алу өчен федераль бюджеттан 1,5 млрд сум акча бүленеп бирелде. Шуның 210 миллион сумы ял йортларына бару өчен юлламага тотылды. Быел дәүләт контрактын үтәү җиңел булмады. Май аенда 23 сум торган подгузникның бәясе 89 сумга күтәрелде. Безгә күп кенә товар кайтаручылар белән килешүне өзәргә туры килде. Кешеләрнең озак вакыт товар көтүләре дә шуңа бәйле. Намуссыз эшмәкәрләр корсет кайтаручылар арасында да бар иде. Эшенә салкын караучыларның барысы белән дә хушлаштык, – ди Фердинант Закиров.

Әле күпләр белмидер дә: хәзер үзеңә кирәк-яракны электрон сертификат белән алып була. Ул сертификат һәр физик мөмкинлеге чикләнгән кешегә шәхси тернәкләндерү программасына нигезләнеп бирелә. Кешенең үзенә кирәк әйберне сайлап алу мөмкинлеге арта. Сайт аша алганда, ул үзенә ошаган товарны сайлый. Түләү исә шушы сертификат ярдәмендә башкарыла. Әлегә кадәр бу электрон сертификатның ни икәнен, аны кая барып аласын да белмәүчеләр бар икән. Фердинант Закиров аңлатуынча, республиканың һәр районында урнашкан социаль иминият фондларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма аеруча өлкән яшьтәге кешеләр бу яңалыкка шикләнеп карый икән. Күбесе тернәкләндерү чаралары сатучы оешмаларга килеп, үз акчасына сатып ала. Мондый очракта исә алар товарлары өчен дәүләттән компенсация алырга хокуклы.

Аңлату – бер хәл, интернет аша сайлаган товарны авыл кешесе кая килеп алсын? «Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар арасында шушы сорауны да бирүче булды. Дөрестән дә, үзенә кирәкле таяк, аяк киеме, колак аппараты алыр өчен кешегә күпме юл үтәргә кирәк. Тернәкләндерү чараларын бирергә хокуклары булган һәм электрон сертификат белән эшләүче оешмаларның күбесе Казан шәһәрендә урнашкан. Белгечләр бу хакта да, эшләп бетерергә кирәк, диештеләр. Алар өчен халыкның электрон сертификатны алуы мөһим. Аның икенче ягы да бар икән. Баксаң, колак аппараты алырга килүче әниләр балаларына олы кешеләр куллана торганын сайларга мәҗбүр. Чөнки башкасы юк. Шуңа алар тумыштан ишетү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен аерым аппарат эшләүләрен сорыйлар. Бу сорауга Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле, балага колак аппаратын әти-әни түгел, табиб сайлый, дип, җавапны кыска тотты. Нинди аппарат кирәген табиб белән хәл итәргә киңәш итте.

Очрашуга килүчеләр арасында электрон сертификат белән тернәкләндерү чарасы алырга тырышып караган кеше дә булды. Интернет аша үзеңә кирәкле әйберне сайлау тиз, әмма аның ничә сум, кая барып аласын язмаганнар. Элемтә өчен телефон номеры да юк икән.

Фердинант Закиров бу эшнең әле күптән түгел генә башланып китүен, киләчәктә кимчелекләре бетереләчәген әйтте. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә исә яңа хезмәтне кулланырга курыкмаска чакырды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү