Уҗымнарның хәле ничек? Хуҗалыкларда 472 мең гектар көзге культуралар чәчелгән

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел көз хуҗалыкларда 472 мең гектар көзге культуралар чәчелгән. Шуның 378 мең гектары – бодай, 89 мең гектарда арыш. Азмы бу, күпме? Чагыштыру өчен: 2020 елда көзге культураларның мәйданы 529 мең гектар булса, узган ел ул нибары 479 мең гектар, ягъни 50 мең гектарга азрак мәйданда чәчелгән.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, быел көзге культураларның  сакланышы узган еллар белән чагыштырганда күпкә яхшырак.

– Россельхозцентрның  Татарстандагы филиалы белгечләре тарафыннан алып барыла торган даими күзәтүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, чәчүлекләрнең 96 проценты кышны яхшы хәлдә каршылый. Кышкы салкыннарга бирешмәс өчен уҗымнарга 20 процент шикәр кирәк булса, хуҗалыкларда әлеге күрсәткеч 26–30 процентка җитә, – ди министр урынбасары.

Табигать шартлары әледән-әле үзгәреп тора. Шуңа бәйле рәвештә игенчеләр алдында да ел саен диярлек төрле кыенлыклар барлыкка килә. Быелгы көз дә шундыйлардан. Югыйсә берничә көн элек кенә җирләрне туңдырып, уҗымнарны ап-ак кар каплаган иде. Кышны бик яхшы каршылаучы уҗымнар ап-ак юрган астында тыныч кына ятар дисәк, ничә көн дәвамында яңгырлар яуды. Боз элпәсе әсирлегендә калган уҗымнарга зыян килмәсме? Уҗымнарны каплап алган боз катламыннан ничек котыласы? Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Сергей Понамарев һәм көзге культуралар лабораториясе җитәкчесе Ирина Фадеева белән Лаеш районы Олы Кабан авылы янындагы тәҗрибәләр кырын урап кайтырга булдык.

– 2022 елның көзе игеннәр өчен шактый катлаулы чор булды. Август аенда тәүлекнең уртача температурасы гадәти еллардагыдан 8,1 градуска җылырак иде. Өстәвенә күп районнарда бер тамчы яңгыр яумады. Ә бит бу чор – көзге культуралар чәчү өчен иң кулай вакыт. Туфрак катламында дым булмаса да, чәчү эшләрен вакытында башкарып чыга алган хуҗалыклар отты. Сентябрьнең беренче ункөнлегендә республиканың барлык районнарында диярлек әледән-әле явып узган яңгырлар игеннәргә тигез шытарга һәм кыска гына вакыт эчендә дәррәү күтәрелеп китәргә мөмкинлек бирде. Көзге бодай һәм арышның актив үсеше 20–21 октябрьләргә кадәр дәвам итте. Уҗымнар бу вакыт аралыгында үзләренә җитәрлек күләмдә файдалы матдәләр тупларга өлгерде, – ди 30 елдан артык көзге культуралар селекциясе белән шөгыльләнүче Ирина Фадеева.

Сүз уңаеннан, яңарак кына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале алган Ирина Фадеева тарафыннан уйлап чыгарылган «Универсиада», «Солтан», «Казан 560», «Өмет», «Дарина» һәм дистәгә якын көзге культуралар республикада иң югары уңыш бирүче сортлардан санала. Әтнә, Апас, Актаныш, Буа, Саба һәм башка район хуҗалыкларында әлеге сортларның мәйданы елдан-ел арта баруы да шуны раслый.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләге иясе, Россия Фәннәр академиясенең В.П.Мосолов исемендәге премиясе лауреаты, дөньякүләм дәрәҗәле селекционерларның берсе булган Сергей Понамарев та соңгы вакытларда өстән явып торган карлы яңгырлар уҗымнарның торышына әллә ни зыян салмас дип өметләндерә. 37 ел дәвамында иген кырларында селекция, яңадан-яңа сортлар белән тәҗрибәләр уздыручы галимгә бу еллар эчендә һава шартларының төрлесен күрергә туры килгән. Көзге культураларның 8 яңа сортын уйлап чыгарып, һәркайсына Россия күләмендә патент алуга ирешкән галим  ул.

– Көздән оптималь срокларда җир куенына кереп, көзге кояш нурларында ныгып калган, ашлама һәм корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртелгән көзге культуралар, һава торышы никадәр генә катлаулы килсә дә, язын дәррәү күтәрелеп китәргә сәләтле. Андый уҗымнарга быелгы һава шартлары да куркыныч түгел, – диде ул, кышны берничә сабакка ныгып каршылаучы игеннәргә карап.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, хуҗалыклар көзге культураларны никадәр күбрәк мәйданда чәчсә, шулкадәр отышлы. Чәчү мәйданнарының  яртысыннан артыгын көздән чәчеп калдырган Спас, Яшел Үзән (45%), Әлки һәм Югары Ослан (44%) районы хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе дә шуны раслый.

Шунысы сөендерә: Татарстан хуҗалыкларында үзебезнең галимнәр тарафыннан уйлап чыгарылган сортларны елдан-ел күбрәк файдаланалар. Әйтик, Ирина Фадееваның «Казан 560» көзге бодай сортын быел 100 мең гектарда чәчкәннәр.

– Без андый хуҗалыклар белән элемтәдә торабыз. Кулдан килгәнчә ярдәм дә итәбез. Әледән-әле үзгәреп торучы һава шартларына күбрәк яраклаштырылган, корылыкка да бирешми торган сортлар быел да сынатмый. Бергәләшеп исәпләп карадык: үзебезнең сортларны файдалану быел гына да хуҗалыкларга 197 миллион сум өстәмә табыш биргән, – ди Ирина Фадеева.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү