«Нечкәбил» бәйгесе: бил нечкәлеге дә, матурлык та беренче урында түгел

Республикада узган бәйгеләр арасында күңелгә иң якыны «Нечкәбил»дер. Биредә бил нечкәлеге дә, матурлык та беренче урында түгел. Монда гаилә җылысын саклаган, бәхетле яшәүнең серен башкаларга да җиткерә алган кешеләр катнаша. Шушы көннәрдә бу бәйге 17 нче мәртәбә узды. Татарстанның төрле районнарында яшәүче финалга чыккан 12 гаиләдән иң-иңнәрен сайлап алдылар.  Без «Алтын Нечкәбил» исемен яулаган Айгөл Һадиуллина белән гаиләдәге җылыны саклау серләре хакында сөйләштек.

Алар ире Рашат белән икесе дә – Алабуга районының Дөм-Дөм авылыннан. Ике өй аша гына яшәсәләр дә, башта алар бер-берләренә игътибар да итми. Ничек итәсең инде – Айгөл белән Рашатның яшь аермасы җиде ел бит! Кыз комлыкта уйнаганда, малай башлангычта укыган булып чыга түгелме соң? Әмма язмыш дигәнең үзенекен итә. Рашат Алабуга педагогика институтын тәмамлап, авылына укытырга кайткач, Айгөлгә күз ата. 11 нче сыйныфта укыган кызны бер кичәдән соң укытучы абыйсы озата кайта.

– Мин кечкенәдән Рашатның сеңлесе белән дус булдым. Бергә уйный идек. Аның әбисе безнең күрше булгач, Рашат белән дә гел күрешә идек. Әмма арада нидер булыр, кайчандыр гаилә корып яшәрбез дип уйламадык та. Ә бит мин бәхетне Рашат белән таптым, – дип сөйли Айгөл.

Мәктәпне тәмамлагач, Айгөл татар теле укытучысы булырга хыяллана. Әмма Рашат аны математиканы сайларга күндерә. Шулай итеп кыз институтка укырга керә. Алар тагын 2 ел очраша әле. 3 курста укыганда Рашат сөйгәненә тәкъдим ясый. Айгөл ризалаша. Тормышларын түгәрәкләп, башта уллары Айзат, 3 елдан соң кызлары Айзилә туа.

– Кызымны тапкан елны кулыма диплом алдым. Балалар үстергәндә иремнең ярдәме зур булды. Ул әле дә гел булышырга гына тора. Безнең гаиләдә эшне хатынныкына йә ирнекенә бүлү юк. Шуңа күрә аңлашып яшибез, – ди Айгөл.

Баксаң, ире җил-яңгыр тидермәгән үзенә. Тикмәгә генә, яшь аралары җиде ел булган гаиләләрнең никахы бәхетле була, дип әйтмиләрдер. Һадиуллиннар – моның бер мисалы. Рашат Айгөлен үз ышыгында гына йөртә. Беркайчан авыр сүз әйтеп җанын телгәләми. Айгөл үзе дә иркә хатын булып яшәргә өйрәнгән. Хатын-кызлар үзләренә артык зур җаваплылык алмасын иде, ди ул.

– Ирем – тормыш терәгем.  Өйдә төп сүзне ул әйтә. Мин үзем дә аның сүзеннән чыкмыйм. Ул – бик гадел, тыныч холыклы, аек акыллы кеше. Балалар белән уртак телне тиз таба. Ә мин исә кайчагында кызып та китәм, усалрак та. Шулай бер-беребезне тулыландырып яшибез инде, – ди ул.

Һадиуллинарның тагын ике балалары бар. Уллары Фазылга – 14, кызлары Гөлсирингә 5 кенә яшь әле. Аны соңлап кына алып кайтканнар. Әмма хәзер, олыраклары буй җиткәч, Гөлсиринле булаларына сөенеп бетә алмыйлар икән.

– Мин аны 37 яшемдә алып кайттым. Өебезнең кояшы булыр дип кем уйлаган аны?! Шулкадәр җайлы бала, җырга-биюгә оста. Аңа карагач, бар борчулар онытыла, – ди Айгөл.

Һадиуллиннар 2016 елда матур итеп салып чыккан йортларын калдырып, Алабугага күчкәннәр. Балаларның сәләтләре ачылсын, төрле түгәрәкләргә йөрсен өчен шулай эшләгәннәр. Авылда әти-әниләре бар. Үзләре һәр атна саен өйләренә кайтып йөриләр. Җәйләре шунда уза. Инде Һадиуллиннар онык та сөяргә өлгергән. Уллары Айзат, өйләнеп, Ижау шәһәрендә яши икән.  Айгөлдән килен-каенана хәлләрен сораштык.

–  Киленебезне бик якын итеп кабул иттек. Ул – әни, мин, кызым, дим. Көн саен шалтыратып хәлләребезне белешәбез. Матур яшәсеннәр. Әти-әнигә шул җитә, – ди ул.

Укытучыларның үз балаларына тәрбия бирергә вакытлары каламы? Алар кайчак өйдәгеләргә игътибар җитмәвен дә яшерми. Әмма сабыйларының йөзләренә кызыллык китермәсенә ышаналар. Икесе дә атнага 34әр сәгать укыталар. Өйләренә кичен арып-талып кайтып керәләр. Уллары ашарга да пешерә белә, кирәк булса, идән дә юалар. Кызлар исә ирләр эшеннән курыкмый. Айгөлнең үзе сыман.

Бәйгегә килгәндә, Хадиуллиннар җырга-моңга бик оста. Нәселләрендә укытучылар стажы – 190 ел, өстәвенә араларында уен коралларында уйнаучылар, аларны ясаучылар да бар. Авыл клубындагы бәйрәмнәрдә дә актив алар. «Нечкәбил» бәйгесендә катнашырга чакыргач, Айгөл бераз каушап калса да, Рашат ризалаша. Укытучы эшенең күп булуы да куркытмый аны. Мәктәптән кайталар да репетициягә йөгерәләр. Алабуга шәһәре данын яклау өчен күп тырышырга туры килә аларга. Башта ярымфиналда чыгыш ясыйлар, финалга үткәннәрен белгәч, тагын да яхшырак итеп әзерләнергә тотыналар. Күпләр бу бәйгедә ирләрен үгетләп катнаштырса, Рашат, финалга чыккач, Айгөленә үзе  ярдәм итә. Иренми, барысын да эшли. Балалары да ярдәм итәргә атлыгып тора. Финалда исә аларга туганнары, якыннары булыша.

– Без җиңәрбез димәгән идек. «Алтын Нечкәбил» дип игълан иткәч, ышанмадык. Җиңү – җиңелү түгел инде. Бик рәхәт хисләр кичерәбез. Гаиләбез шундый зур бәйгедә җиңгән икән, димәк, без дөрес юлда, – ди Айгөл. – Алга таба да булган бәхетебезне саклап, бер-беребезгә булган хисләрне кадерләп яшәсәк иде. Без – балаларга үрнәк. Алар безне кабатлый. Әнә шуны онытмаска кирәк. Без матур яшәсәк, алар да шулай яшәячәк.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү