Азәрбайҗан Премьер-министры Али Идаят Рөстәм Миңнехановка: «Сезгә мөнәсәбәт тә башка»

Сезгә мөнәсәбәт тә башка. Татарстан Президенты белән очрашу вакытында Азәрбайҗан Премьер-министры Али Идаят оглы Асадов шулай диде.

– Без сезнең килүегезгә шатбыз, – диде ул. – Берничә көн элек Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да Азәрбайҗанга килеп китте. Очрашуларда төбәкара хезмәттәшлек турында сөйләштек. Без Татарстанның Россиядәге алдынгы республика икәнен беләбез. Сезгә Азәрбайҗанда мөнәсәбәт тә башка, хөрмәт белән карыйлар.
Үз чиратында республика җитәкчесе аңа очрашу оештырган өчен рәхмәтен җиткерде.
– Рух, тел, мәдәният ягыннан якын булган төбәккә килүемә шатмын. Безнең республикалар арасындагы җылы мөнәсәбәтләр сезнең Президент Гейдар Алиев һәм безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең шәхси дуслыгы бәрабәренә туды. Безгә дә бу мирасны сакларга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү