Гөлшат Имамиева: «Әнием мине «Энергоинститут» тукталышындагы ипи кибете бусагасында тапкан»

Гаиләдә икең дә иҗат кешесе булгач, тормышны алып бару җиңелрәкме? Җырчы да, әни дә, яхшы хуҗабикә дә була алуның сере нәрсәдә? Бүгенге заманада җырның тәрбия көче калдымы? Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәре филармониясе солисткасы Гөлшат Имамиева белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Гөлшат ханым, сезнең дөньяга аваз салуыгыз үзе бер вакыйга икән. Тормышыгызга йогынты ясамый калмагандыр ул?

– Әнием мине «Энергоинститут» тукталышындагы ипи кибете бусагасында тапкан. Транспорт юк чак бит инде, әти белән икесе хастаханәгә җәяү киткән булганнар – өлгермәгәннәр. Әни җаным, шуны искә алганда, үзем оялдым, нишләргә белмәдем, ди торган иде. Узып баручылар да аптыраган инде, туктап: «А вы что там делаете?» – дип сораганнар. Минем кендек әбием ролен башкарган әти шуларга: «Не видите что ли, рожаем!» – дигән. Анекдоттагы кебек булган инде (көлә). Тугач та, әтинең яңа костюмына төреп, «ашыгыч ярдәм» килгәнен көткәннәр. Еламагач, әни кайгырган инде. «И, кыз бала икән… Үлмәсә генә ярар иде», – дип, теләкләр теләгән. Минем бит абыем да 2 яшеннән бирле авырган. Курыккан инде җанкаем.

Бу хәлнең тормышыма шулкадәр зур йогынтысы булды дип әйтә алмыйм. Ләкин үлемнән калган тагын бер очрак булды. Безнең фатир янында сазлык бар иде. Анда батып үлүчеләр дә булды. Мин дә өч яшьлек чагымда чыгып китеп югалганмын. Ул чакта апаларым карап торырга тиеш булган. Бар җирне әйләнеп тә таба алмагач, батып үлгән инде бу, диешкәннәр. Берзаман әллә кайдан бала тавышы ишетелгән. Барып карасалар, бер ирле-хатынлы гаилә табып, мине кулларына алганнар. Ә мин үкереп елыйм икән. «Әнисе кайда соң моның?» – дип сүгәргә тотынуга, әни килеп чыккан. Эштән кайткан вакыты булган инде аның. Нигә сүккәннәрен аңламаган җанкаем. Менә ул чакта да Аллаһы Тәгалә саклаган инде мине.

– Сез кечкенәдән җырчы булам дип үскән баламы?

– Балалар бакчасында ук музыкаль мәктәпкә бирергә кушканнар мине. Күрәсең, әти белән әнинең мөмкинлекләре дә, вакытлары да булмаган. Ләкин аңа карап җырлаудан туктамадым. Ә беренче тапкыр олы сәхнәгә чыгуым әнинең эшенә бәйле. Ул үзе дә һәвәскәрләр ансамблендә җырлап йөри иде. Шунда мине җитәкләп алып барганы хәтердә. Аннан әле, «эшкә урнаштырып», Түбән Новгородка конкурска да җибәргәннәр иде.

– Җыр-моңга мәхәббәт – әниегездән, димәк?

– Әни дә, аның апасы белән сеңлесе дә җырлый иде. Шундый моңлы гаиләдә үскәч, миңа башка чара калмагандыр инде. Ә дәү әни: «Кирәкми, артист булма, кызым», – дигән иде. Аның бу сүзләре чемодан-сумкаларымны тутырып, юлга чыккан саен искә төшә.

– Җыр – нәрсә ул сезнең өчен?

– Тормыш.

– Нишләп бу юлны сайладым икән, дип үкенгән чакларыгыз буламы?

– Булгандыр инде. Ни генә дисәләр дә, артист тормышы җиңел түгел. Ирем белән икебез дә иҗат дөньясында (аның тормыш иптәше Дамир Имамиев – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. – Авт.) кайнагач, ничектер барган инде тормыш.

– Нинди җырлар якынрак сезгә?

– Тирән мәгънәле. Күңелгә тия торган булсын.

– Бүген халыкның андый җырларны азрак тыңлавы күңелегезгә тияме?

– Нәрсә тәкъдим итәсең, шуны тыңлый инде кеше. Радиодан ротациягә кем нинди җыр бирә ала, шуны куялар бит. Акчага килеп терәлгәч, шулай инде. Тәрбия турында әйтеп тә тормыйм, аны без 30 еллап элек югалттык. Яшьләр хәзер нәрсә белә? Әүвәлге җырчыларыбызны, күренекле автор һәм композиторларыбызны беләме алар? Юк. Әйтерсең, безнең җыр сәнгатендә опера һәм симфонияләр бөтенләй булмаган. Беркаян да ишетелмәгәч, менә шундый хис кала инде.

– Соңгы арада шәһәр филармониясе яңа форматларга еш мөрәҗәгать итә. Аларны кабул итү авыр булмадымы?

– Бу бит инде – замана таләбе. Дөресен генә әйткәндә, пандемия чорында өйдә утырганда ук, тик тора алмаганлыктан, сценарийлар яза башладым. «Сабантуйга – Австралиягә» тамашасының сценарие шул чакта язылды. Аннан Ләйсән Мәхмүтова, Алсу Сөнгатуллина һәм мин язган сценарий буенча «Көтегез, без киләбез» фильмын төшердек. Шөкер, ниятебезне чынга ашырырга мөмкинлек табылды. Башта фикерләр, идеяләр күп әле ул – рәхәтләнеп эшләргә була. Ләкин бөтен нәрсә акчага килеп төртелә шул…

Яңа форматлар белән эшләү – артист өчен яхшы тәҗрибә дә ул. Мин – җырчы, дип утырмыйсың, актер да буласың, биисең дә. Менә безнең артистлар да бөтенләй башка яктан ачылды, миңа калса. Аннан соң, яхшы артистларың булмаса, яңалык кертүе кыен булыр иде. Шөкер, бер урында таптанмыйбыз, замана белән бергә атлый алабыз.

– Сәхнә гаилә тормышын алып барырга комачаулыймы?

– Төрле чаклар булды инде. Мин кайтып кереп, ирем чыгып киткән, йә икәүләшеп өйдә булмаган вакытлар да булгалады. Балаларыбызның олысы – әби-бабай янында, кечкенәсе апалар белән авылда үсте. Хатын-кыз булгач, аларны калдырып чыгып китү икеләтә авыр иде инде.

– Улыгыз белән кызыгызның үпкә белдергән чаклары булмадымы?

– Беренче сыйныфка барып, укытучылары: «Әниең дә – артист, әтиең дә – артист, синнән дә артист ясыйбыз, җырлатабыз», – дигәч, улымның: «Булмыйм мин артист. Кирәкми миңа андый эт тормышы», – дигәне исемдә. Ләкин геннар үзенекен итте: вокалга да йөрде, гитарада да уйнарга өйрәнде. Хәзер башка юлны сайлады.

– Кызыгыз да иҗатка якынмы?

– Кызыбыз рәсем сәнгате белән кызыксына. Бөтенләй икенче төрле инде ул. Шулкадәр нечкә күңелле, беребезгә дә охшамаган.

– Гөлшат ханым, иҗатта кайнаган кешеләр, гадәттә, хыялый, хисле була. Сезнең гаиләдә хыяллардан җиргә төшерүче ролен кем башкара?

– Ничек кенә булса да, ир кеше – ир кеше инде ул. Ул булганга мин тыныч. Аның кебек терәгем, таянычым булмаса, болай иркенләп йөри алмаган да булыр идем.

– Сезне бик уңган хуҗабикә диләр. Әни дә, җырчы да булып, өйдәге мохитне дә көйләргә җай табу җиңелләрдән түгелдер…

– Татар хатын-кызының канына сеңгәндер инде ул. Безне кечкенәдән, гаилә беренче урында булырга тиеш, дип тәрбияләделәр. Ничек кенә булса да, сабыр итәргә өйрәттеләр. Өйдәге һәрвакыт тәртип, табында һәрвакыт ризык булуны тиеш әйбер итеп кабул итәбез. Тәрбиядәндер дим мин аны.

Гөлшат ханымның бик тәмле итеп бәлеш пешерүен белгәч, рецептын сорадык. Сезгә дә тәкъдим итәбез. Тәмле булсын!

 

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү