Сусыз. «Мәет исе килә бугай»…

«Дөньяда иң мөһим нәрсә – су!» – дип әйтсәм, бу беркемгә дә яңалык булмый инде. Аны барысы да белә. Тамак кипкән вакытлар бар, шунда берәр көрешкә салкын су эчеп җибәрсәң, оҗмах шушы икән дип торасың. Яки эссе челләдә печән чапкан  арада салкын су белән коенып җибәрсәң… Яки шәһәр автобусында одеколон, затлы хушбуй, дезодорант, перегар, суган, сарымсак, тир һәм башка адәми исләр арасында ысланып кайтып кергәннән соң душка кереп, су астына бассаң… Менә шундый чакларда суның кадерле икәнен аңлыйсың. Аңлыйсың да онытасың. Чөнки ул күп. Чөнки ул бушлай. Бушлай диярлек…

Суның иң кирәкле нәрсә икәнен аңлау өчен, шәһәрдәге фатирыңның «стояк» дип аталган торбасын алыштыру кирәк. Безнең йортта ул хан заманыннан калган торба инде. «Быел алыштырырга тиешләр икән», – дип сөйли башлауларына гына да ун ел чамасы. Хөкүмәтнең быел дигәнен ун ел көтәргә кирәк. Көтәсең инде… Син барып, аның газын өзә алмыйсың, электрын аера алмыйсың, штраф сала алмыйсың, судка бирә алмыйсың… Син берни дә эшли алмыйсың. Көтә генә аласың.

Быел без көтеп алдык. Башладылар. Көтеп алган нәрсә көтмәгәндә килеп керде һәм көтелмәгәнчәрәк булып чыкты. Ишек тукылдаттылар да:

– Сез өйдәме? – дип сорадылар. «Без өйдә юк», – дип әйтсәк, борылып чыгып китәрләр иде микән, тик без алдашмадык, өйдә, дидек. Шуннан болар:

– План буенча торбаларны алыштырырга кирәк. Рөхсәт итәсезме? – диделәр.

– Әлбәттә!!!

Рөхсәт итми диме соң! Фатир эчендәге бөтен торбаны алыштырасы бар. Тик монысын яңартмый торып, аларны булаштыруның файдасы юк. Торбаларны чыгарганда ваннаңны да, туалетыңны да беркадәр җимереп китәчәкләр. Шуңа күрә… Кыскасы, без ризалаштык. Шатланып. Болар, кереп, торбаны кисеп алдылар, аны чыгарганда берничә кафельне чәрдәкләделәр, ишек яңагын имгәттеләр, идән дә үз төсен җуйды. Бөтен дөнья тузанга батты. Без аны себереп алдык инде, тик юып булмады. Су юк.

Хәзер яңа торба куярга тиешләр. Бүген кичкә, яки иртәгә булыр инде… Әһә менә! Булды, ди!

Яңаны кую өчен, бөтен подъездның торбаларын алып чыгарга кирәк икән. Бернинди дә белдерү булмагач, аларны колач җәеп көтеп торучы юк. Кеше бит ишек ачарга да куркып яши хәзер. Башта коронавирус керер дип курыктылар, хәзер участковый, яки военкомат вәкиленнән шүрлиләр. Бернидән шүрләмәгән кешеләр дә өйдә ята алмый, һәркемнең ипотекасы яки кредиты бар, аны түләргә кирәк. Ә акча ул повестка түгел, аны тик торганнан өеңә китереп бирмиләр. Шуңа күрә халык эшләргә, бер урыннан икенчесенә чабарга мәҗбүр.

Вәт менә шул. Күршеләрне өйләрендә очрата алмый интегәләр. Алынган торба урыны серәеп тора, фатирда су юк. Әллә ничә көн инде. Ә фатирда иң кирәкле нәрсә су икән. Чәй эчәргә кирәк, аш пешерергә кирәк, савыт-саба юарга кирәк, өстәлне чистартырга кирәк, идәнне юарга кирәк, кер уарга кирәк… Нәрсәгә генә тотынам дисәң дә, су кирәк икән. Хәтта хаҗәтханәңнән үлгән ризык исләре чыгып, бөтен дөньяны тутырмасын өчен дә су кирәк. Без аны элек белмәгәнбез генә икән. Сулар һава шикеллерәк дип уйлаганбыз. Күп, арзан, шулай булырга тиешле.

Алай түгел икән. Дөньяда иң кирәкле нәрсә – су, ә иң кадерле җан ияләре торба алыштыручылар икән. Чөнки аларның икесе дә дефицит. Ярый инде, без, аяк-куллары хәрәкәттә кешеләр, бераз җаен табарга тырышабыз. Кибеттән су сатып алып, өйдәге зур савытларны тутырып куябыз, бетсә, тагын чыгып алабыз. Күрше йортта яшәгән танышларның хәлен белешергә кергән булып, туалетларында «кулларны чайкап» чыгабыз. Кер җыелып китсә, прачечныйга илтәбез. Карын ачса, берәр хакимият йортындагы ашханәгә барып, арзанга ашап чыгабыз. Сау-сәламәт кеше ничек тә җаен таба инде. Тик менә өске катларның берсендә бик өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән булган икән. Күршеләре: «Мәет исе килә бугай», – дип, бик зарлангач, полиция килеп, ишекләрен ватып ачкан. Мәет булмаган, хаҗәтханә исе булган. Карт белән кортка икесе дә өлкән яшьтә булганлыктан, урамга суга чыгарлык хәлләре юк икән. Суга сусап сасыганнар, кыскасы. Элек икесе дә атеист иде. Хәзер дин юлына басканнар.

Юк, зарланып язмыйм мин боларны. Киресенчә. Чиксез горурлык һәм әйтеп бетергесез патриотизм хисләре белән илһамланып язам. Бары тик бездә генә кешеләрне рухи яктан үстерү, аларның акылын үткенрәк, хисләрен тирәнрәк итү өчен котылгысыз шартлар тудырылган. Югыйсә без суның мөһимлеген дә тиешенчә аңлый алмый торган денсезләр булып гомер туздырыр идек. Ә болай… Рәхмәт сезгә! Һәрбер эшне җиренә җиткереп уйлап, алдан корган планнардан чүт кенә дә тайпылмыйча эшли торган акыл ияләренә, кеше өчен өзелеп торучы фидакарь хезмәтчәннәргә, һәммәгезгә дә рәхмәт. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә кайтсын. Бише белән!

Марат Кәбиров


Фикер өстәү