44 ел бергә гомер иткән Ильясовлар: «Бергә кулга-кул тотынышып авыл урамнары буйлап йөри идек»

Дөньяда меңләгән затлар арасыннан үз кешеңне табу – иң зур бәхеттер инде ул. Яратканың белән бар мизгелләрне бергә үткәрүдән, кайгы, шатлык белән уртаклашудан кала тагын ни кирәк… Тик гомер буена шушы мәхәббәтне саклап буламы соң? Була икән. Моңа дәлил – 44 ел бергә гомер иткән Ильясовлар гаиләсе.

Хисле яшь чаклар

Сөю хисләре эчтә  күбәләкләр уята, диләр. Спас районының Көек авылында туган Рәхилә һәм Йосыф Ильясовлар мәктәп елларында ук бер-берсенә гашыйк булалар.

– Бергә кулга-кул тотынышып авыл урамнары буйлап йөри идек, – дип искә төшерә Рәхилә апа. – Аннан Казанда язылышып, авылга кайтуыбыз… Ул вакытта паромда йөри идек әле. Паромда биеп, җырлап, ярның теге ягына чыгып җиткәнебезне  сизми калдык. Кайтуга, авылда гөрләтеп туй уздырдык. Әле һаман да безгә: «Шундый күңелле туйда булганыбыз юк», – диләр.

Тормышның һәр мизгеле – кеше өчен кадерле байлык ул. Йосыф абый да: «44 ел бергә тормыш иткән вакыт эченә сыйган мизгелләрне санап китсәң, саннар җитмәс кебек», – ди.

Үткәннәрне искә төшерү Рәхилә ханым йөзенә елмаю өстәде.

– Иптәшем миңа бер вакытта да каршы килмәде. Киясе килгән киемнәрне дә, ал, дип кенә тора иде. Кая барырга теләдем – диңгезгәме, театр, концерткамы, гел бергә йөрдек, – ди ул.

– Өйләнешкәч, бер бүлмәле тулай торакка күчтек. Әллә ни зур булмаган бер бүлмәдә 22 ел яшәсәк тә, үзебезне бәхетле хис иттек, –  дип сүзгә кушыла Йосыф абый да. – Өебез тулы кунак, өстәлебез тулы ризык, аяк арасында балалар йөгереп йөри. Шушы вакытлар яшь чакның иң кызык мизгелләре булгандыр да инде. Хәзер фатир алганыбызга да 22 ел үтеп китте. Монда икенче төрле тормыш башланды. Балалар менә дигән булып үстеләр, кияүгә чыгып, безгә оныклар бүләк иттеләр. Хәзер инде алар – безнең өчен иң зур сөенеч.

Рәхилә белән Йосыф Ильясовлар арасындагы мәхәббәт җылы сүзләреннән генә түгел, карашларыннан ук сизелә. Йосыф абыйның: «Үзем сөйләп тормыйм, карчык белән генә килешәм», – дип әйтүе, ә Рәхилә апаның: «Үзен Һади Такташ шигырендәге Мокамайга охшатып куям. Кара чәчле, коңгырт кара күзле, кәкре аяклы тормыш иптәшем шундый бит минем!» – дип көлеп шаяртуы да бәхетле гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне раслый.

– Җитдирәк әйткәндә, тормыш иптәшем – кешелекле, ярдәмчел, ирләргә хас булган сөйкемле зат, – дип өстәп куярга да онытмый Рәхилә апа.

Гомерлек мәхәббәт сере

– Гомер буена мәхәббәтне саклау сере: бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, мәхәббәттән туган балаларны бергә яратып үстерүдә, – ди Рәхилә Ильясова. – Тормышта төрле хәлләр булды инде. Кайгысы да, шатлыгы да. Бөтенесен дә бергә кичердек. Авыр чакларда бер-беребезгә терәк булдык. Мин еласам, минем белән бергә Йосыф та елый иде. Гомерлек мәхәббәтнең сере шул: бер-береңне аңлап яшәргә кирәк. Дөрес, тормышта төрле чак була.  «Без бер дә ызгышмадык», –  дип сөйләүчеләргә мин ышанмыйм. Әйткәләшеп киткән чакларыбыз бик тиз генә уза иде. Ике-өч көн сөйләшмичә йөргән чагыбызны хәтерләмим дә. Еллар узган саен кешегә якынрак буласың бит инде. 44 ел – аз гомер түгел…

…Һәр парның үз мәхәббәт сере була торгандыр. Ильясовлар гаиләсендә ул аңлашуга, яратуга нигезләнгән. Рәхилә апа белән Йосыф абый бергә үткәргән һәр мизгелнең тәмен белеп яши. Яшь чактагы сөюне әле дә саклап, бергә гомер итү – зур бәхет инде ул.

Эльвина ПОЛЯКОВА,

КФУның 1 курс студенты


Фикер өстәү