Яңа елга – яңа тариф. Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр арта

Иртәгәдән коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр арта. Моны, барыннан да бигрәк, Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Зәй кебек шәһәрләрдә яшәүчеләр тоячак. Биредә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 12 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. Республика районнарының күбесендә әлеге күрсәткеч 9 проценттан артмаячак. Гыйнвар аенда киләчәк коммуналь түләү кәгазьләрендә нинди суммалар көтәргә?

Ут, газ, җылылык, су, пычрак суларны агызу һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен кыйммәтрәк түли башларга туры киләчәк. 1 декабрьдән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр арта. «Очрашу өчен бик күңелле сәбәп түгел, – дип башлады сүзен тарифлар үсүгә багышланган чарада Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. – Тарифларны арттыруның чираттагысы киләсе елның 1 июлендә генә көтелсә дә, ә бәяләр гадәттә елга бер тапкыр үсә, ил Хөкүмәте карары нигезендә әлеге чара быелның 1 декабренә күчерелде».

Ничарадан бичара дигәндәй, моның котылгысыз адым икәнен дә ассызыклады ул. Бүген республикадагы инженер челтәрләренең өчтән бере тузган. Татарстанда 5 мең 900 чакрым озынлыкта су үткәрү, 1 мең чакрымнан артык озынлыкта җылылык челтәрен алмаштырырга кирәк. Александр Груничев тынычландырырга да ашыкты: моннан ары коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2024 елның җәендә генә артачак. Шулай итеп, ел ярым дәвамында кыйммәтләнмәячәк.

Яңача исәпләнгән коммуналь түләү кәгазьләре киләсе елның гыйнварында киләчәк. Декабрь өчен исәп-хисап шул айда ясала. Республика күләмендә бәяләр уртача 9 процентка артачак. Казанда, мәсәлән, тарифлар күп дигәндә 10 процентка күтәреләчәк. Ут-суга түләүләр артуны, барыннан да бигрәк, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Иннополис, Азнакай, Арча, Баулы, Яшел Үзән һәм Зәй шәһәрләре халкы тоячак. Биредә бәяләр 12 процентка кадәр үсәргә мөмкин. Бу исемлектә республиканың шәһәр тибындагы ун бистәсе һәм ун авылы да бар. «Биредә халыкка хезмәт күрсәтүне федераль кануннар белән тәңгәлләштерергә кирәк», – дип аңлатты комитет рәисе. Кыскасы, ут янсын, су аксын өчен күбрәк түләргә туры киләчәк.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов яңа түләү кәгазьләрен алгач артык аптырап китмәскә дә киңәш итте. «Кышкы чорда болай да күп түлибез. Коммуналь түләү кәгазьләренә җылылык өчен шактый акча өстәлә. Шуны да истән чыгармагыз», – диде ул. Ут, газ һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләү бөтен республика өчен бер үк. Ә менә җылылык һәм су белән тәэмин итү, пычрак суны чыгарган өчен түләү кайда яшәүгә карап аерыла. Яңа бәяләргә аерым тукталыйк.

Ут. 1 декабрьдән республикада яшәүчеләр өчен электр энергиясенең бәясе, өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып, бер кВт/сәгатенә – 4 сум 68 тиен тәшкил итәчәк. Электр плитәләре яки электр җылыту җайланмалары булган йортларда яшәүчеләр өчен ул бер кВт/сәгатенә – 3 сум 58 тиен, ә авылда яшәүчеләр өчен  3 сум 28 тиен булачак. Ике тарифлы исәпләгечләр урнаштырылган очракта, тариф төрлечә булачак, дип аңлаттылар.

Газ һәм җылылык. «Зәңгәр ягулык» 53 тиенгә кыйммәтләнгән. Хәзер аның бер куб метры 6 сум 78 тиен тәшкил итә. Бәяләр халык өчен дә, сәнәгать оешмалары өчен дә арта. Монополиягә каршы федераль хезмәт карары нигезендә, 1 декабрьдән илдә газны күпләп сату, аны күчерү хезмәтләре өчен тарифлар 8,5 процентка кыйммәтләнгән. Шуңа күрә халыкка сатыла торган ягулык бәясен дә яңадан исәпләргә туры килгән. «Газ кыйммәтләнгәч, җылылыкка бәя артачагы да көн кебек ачык. Үсеш 7 процент тәшкил итте. Бернишләтеп тә булмый. Без җылылык өчен бәя артык күтәрелмәсен өчен хәлдән килгәннең барын да эшләдек», – диде Александр Груничев.

Су. Тариф кайсы оешма хезмәт күрсәтүенә карап аерыла. Мәсәлән, башкала халкы су өчен 2 сум 60 тиенгә кыйммәтрәк түли башлаячак. Аның бер куб метры 27 сум 36 тиенгә җитәчәк. Пычрак суны агызган өчен 6 сумга күбрәк: бер куб метр өчен 33 сум 67 тиен акча чыгарып бирергә туры киләчәк. Әйтик, Чаллыда су – 2 сум 30 тиенгә (бер куб метры – 27 сум 44 тиен), пычрак су агызу – 1 сум 30 тиенгә (бер куб метры – 20 сум 42 тиен) кыйммәтләнәчәк. Түбән Кама халкына суның бер куб метры – 32 сум 10 тиенгә, ә пычрак суны агызуның бер куб метры 21 сум 76 тиенгә төшәчәк. Әлмәттә күрсәткечләр – 47 сум 80 тиен һәм 27 сум 56 тиен.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен әлеге төр түләү 4 сумга артачак һәм аена бер кешедән 103 сум 93 тиенгә җитәчәк. Шәхси торак йортларда яшәүчеләргә исә ай саен җан башыннан 112 сум 74 тиен түләргә туры киләчәк.

Казан халкының коммуналь түләүләргә чыгымнары тагын да артмагае. Билгеле булганча, башкалада яшәүчеләргә кыш көне ишегалдындагы карны чыгарган өчен дә өстәп түли башларга тәкъдим иттеләр. Бәясен дә шактый саллы итеп куймакчылар. Александр Груничев тумаган тайның билен сындырмаска киңәш итте. «Ишегалдындагы карны түгү мәсьәләсе безнең комитетка карамый. Бу эшнең бәясе турында сөйләшергә иртәрәк әле. Иң элек кар түккән өчен өстәмә түләү кирәкме-юкмы икәнен хәл итәргә кирәк. Әлеге карар фәкать күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең ризалыгы белән генә кабул ителә ала», – диде ул.

Якынча исәпләп тә күрсәттеләр. Казанда, мәсәлән, дүрт кешелек гаилә кышкы чорда коммуналь хезмәтләр өчен аена уртача 7 мең сум акча түли. Яңа елдан соң гаиләнең әлеге чыгымы якынча 700 сумга артачак. «Моннан да күпкә кыйммәтләнә икән, димәк, тикшерергә кирәк», – диде Александр Груничев. Көтәсе күп калмады…

 

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү