Россия СССР таркалганнан соң “цивилизацияле” дөньяның бер өлешенә әйләнергә теләде, әмма аны анда көтмәгәннәр булып чыкты. Россия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгы коллегиясе йомгаклары буенча шулай дип белдергән.
Дәүләт башлыгы әйтүенчә, ул үзе дә әлеге “цивилизацияле” дөнья белән якынаю омтылышларын ясап караган. Әмма алар ягыннан бөтенләй башка чаралар күрелде, дигән Президент.
“СССР таркалганнан соң – ә без аңа үзебез юл куйдык –ни өчендер безгә бик тиздән әлеге “цивилизацияле” дөньяның бер өлешенә әйләнәчәкбез кебек тоелды. Әмма безне анда көтмәгәннәр булып чыкты. Мин үзем дә аңда якынаю омтылышларын ясап карадым. Әмма алар ягыннан башка чаралар күрелде, шул исәптән Кавказда халыкара террорчылардан файдалану нигезендә”, – дип билгеләп үткән Владимир Путин.
Моннан тыш ил Президенты илнең стратегик дошманнарының тагын бер максат – Россияне таркату максатын күздә тотуын билгеләп үткән. Путин әйтүенчә, мондый теләк гасырлар дәвамында күзәтелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat