«Нечкәбил» бәйгесендә гран-при откан Гөлнар Шәрифуллина: «Кайчак күрмәмешкә салышырга, ишетмәскә дә кирәк»

Гаиләм янында мин бәхетле. Саба районының Югары Шытсу авылында яшәүче  Гөлнар Шәрифуллина әнә шулай ди. Тынычлык, сабырлык булган гаиләдә генә эшләр уңа, күңелгә рәхәт, биисең дә, җырлыйсың да килә. Әлеге гаиләне бөтен Татарстан белә хәзер.  Гөлнар ханым республика күләмендә узган «Нечкәбил» бәйгесендә гран-при отып, «Иң Нечкәбил» исеменә лаек булды. Алар әле дә җиңүләренә ышанып бетә алмый.

–  «Нечкәбил»дә катнашырга дигәч, башта югалып калдык. Чөнки бу бәйгедә гаиләңне генә түгел,  бөтен район данын да яклыйсың бит! Без  «Нечкәбил»нең бик зур сабырлык, көч таләп итә торган бәйге икәнен ишетеп белә идек. Алдан үзебезне шуңа әзерләсәк тә, барыбер борчылдык, – ди Гөлнар ханым. – Башымда  май аеннан бирле мең төрле уй кайнады. Соңрак артка юл юк, барсак, бары алга гына, дип, барлык биремнәрне булдыра алганча үтәп, финалга  килеп җиткәнне сизми дә калдык. Бәйгедә гаилә кыйммәтләренә зур урын бирелсә дә, үзең генә ерып чыга торган чара түгел иде. Дуслар, туганнар, җитәкчеләр, хезмәттәшләр ярдәме бик кирәк булды.

26 ел буе мәктәптә балаларга белем биргән Гөлнар ханым 4 ел элек ире Илшат янына мәдәният йортына  эшкә күчкән. Илшат бу өлкәдә 32 ел хезмәт куя икән инде. Башта Илшатның әти-әнисе дә  клубта эшлиләр.

– Ирем белән 1996 елның 8 мартында гаилә корып җибәрдек. Шул ук елның декабре безгә икеләтә шатлык алып килде: 25е өебезгә газ керде, ә 29ында олы улыбыз Фәнзил туды. Тагын ике елдан кызыбыз Зәринә дөньяга аваз салды. «Бу нигезгә беренче кыз алып кайттың», – дип әткәй-әнкәй бик сөенделәр инде. Олы улыбызга да, кызыбызга да шигырьләр язды каенатам. Әкиятләр сөйләргә дә оста иде, мәрхүм. Әткәй безнең балаларны да әкият белән үстерде. Кызганыч, кечкенә улыбызга гына аның әкиятләрен тыңлау насыйп булмады. Кечкенәбез Рәзилне 2005 елда алып кайттык, – ди Гөлнар ханым. – Әткәебез гомер буе гаиләбез турында көндәлек  алып барды. Хәзер аны без дәвам иттерәбез. Анда балаларыбызның кечкенә чагы турындагы истәлекләр бик күп.

Кайвакыт Шәрифуллиннардан: «Гел бергә булу арытмыймы?» – дип тә сорыйлар икән. Әмма  алар инде бу сорауга төгәл җавап бирә: икең бер булып яшәгән кешегә тәүлек буе бергә булу да җитми әле!

– Гел бергә булу барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга, тормыш ваклыкларын дөрес итеп кабул итәргә ярдәм итә, – ди Гөлнар ханым. – Балаларыбыз да безнең юлдан бара. Олы улыбыз төрле уен коралларында уйный, барбер хезмәте дә күрсәтә. Кызыбыз бухгалтер, кечкенәдән җырлап, курайда уйнап үсте. Кечкенә улыбыз Арча педагогия көллиятендә музыка бүлегендә укый. Ирем курайлар, окариналар ясый. Бу шөгыль шулай ук бабайдан һәм әткәйдән күчкән. Хәзерге вакытта без бу эшне гаиләбез белән дәвам иттерәбез, күргәзмәләр оештырабыз, мастер-класслар күрсәтәбез.

Алар гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклап яши. Бабаларыннан калган тальян гармунны да, каенанасының әнисеннән калган сөлге, чулпы,  Гөлнарның әбисеннән калган гәрәбә муенса да зур истәлек булып тора.  Шул истәлекләр арасында иң кадерлесе – Коръән китабы. 1959 елда каенатасының өе янып бетә. Бары тик әбиләренең Коръәне генә янмый кала.

Шәрифуллиннарның бар максатлары да – үзләренең тормыш букчасында булган  кадерле ядкарьләрне түкми-чәчми балаларга, оныкларга тапшыру. Шөкер, инде улы Фәнзил  Лилия исемле кызга өйләнеп, гаиләле булды, хәзер әби-бабай оныклары Тимерланны сөя. Кызлары Зәринә дә Айдар исемле егет белән күптән түгел гаилә корып җибәргән.

Матур итеп төзегән гаиләңне ничек сакларга? Гөлнар Шәрифуллинадан бәхетле яшәү серләрен белештек. Баксаң, бар да гади икән. Әти-әни биргән киңәшләрне тотсак, гаиләңне сакларга була.

– Тормыш юлларын узганда бер-береңне аңларга, кайчагында юл куя белергә, кайдадыр күрмәмешкә салышырга, ишетмәскә дә кирәк. Балаларны исә сөеп-яратып үстерү янына хезмәт тәрбиясен дә кушыгыз. Гаиләдә ешрак бергә җыелышу  аны тагын да ныклы итә, – ди Гөлнар ханым. – Хатын-кыз буларак мин бик бәхетлемен. Гаиләмнең мәхәббәтен, хөрмәтен тоеп яшим. «Нечкәбил» бәйгесенә килгәндә, мин аны бик яратып кайттым. Әзерләнгәндә күңел төшкән чаклар булса да, шөкер, җиңеп кайтуыбыз барысын да оныттырды. Анда катнашкан һәр гаилә хөрмәткә лаек. Мондый бәйгеләр бик кирәк. Ул күпме гаиләне берләштерә, яңа дуслар, гореф-гадәтләр белән танышасың, үз-үзеңә ышаныч арта, ниндидер омтылыш барлыкка килә һәм иң мөһиме үзеңнең нәселеңнең, гаиләңнең күпме истәлекләре барлана, ядкарьләре ачыклана, архив барлыкка килә. Бу безгә бер тормыш дәресе булды дисәк тә, ялгыш булмас.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү