Гарәфетдин  Хисаметдинов: «Петр I минем кебек татарларга 300 елдан соң да ярдәм иткән булып чыга»

Башкалабыздагы Бишбалта бистәсенең Россиядәге корабльләр төзелешенә нигез салучы балта осталарын мәңгеләштергән хезмәт ветераны Гарәфетдин  Хисаметдинов сөенече белән уртаклашты. Ул шушы проекты белән Россия милли культуралары бәйге-фестивалендә I дәрәҗә дипломга лаек булган.

Һәйкәл 

«Бишбалта остазлары» дип аталган бу һәйкәлне элек «Урак һәм Чүкеч» заводы карамагында булган Николай Столяров скверына ветеран үз акчасына ясата. Һәйкәлнең тарихы Петр Iгә бәйле. Белгәнебезчә, Петр I, Казан янында урнашкан Бишбалта авылында кораблар төзүчеләр яшәгәнен белеп, Адмираллык төзү турындагы указны 1718 елда имзалый. Һәм 25 кораб төзергә боерык бирә. Шуннан соң биредә урман кисүче, агач эшкәртүче лашманчылар барлыкка килә. Аннары акрынлап күн эшкәртү артельләре, җилкәннәр, брезентлар әзерләү өчен җитен комбинаты, судноларны корал белән тәэмин итү өчен дары заводы эшләп китә. Суднолар ремонтлау һәм металл әйберләр – якорь, чылбыр ише кирәк-яракны җитештерү эшләре башлана. Бөек император 1722 елда бер көнгә генә Казанга килә, 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шунда Бишбалта авылы балта осталарының эшен күреп хәйран кала. Алар төзегән корабларга утырып, Хазар диңгезенә Иранны яуларга китә. Көньякта урнашкан диңгезләргә чыгу хыялын тормышка ашыру йөзеннән, Россия флотын яңарту уе әнә шул чакта Петр Iдә кабат раслана.

Гарәфетдин абый  шундый зур эш эшләсә дә, барыбер төшенкелеккә бирелеп йөри иде әле. Һәйкәл салырга хакимияттән рөхсәт тә ала ул, эшен кабул да итәләр. Әмма ачылу тантанасы гел сузыла килә. Моңа  пандемия дә тәэсир итә булса кирәк, чөнки Петр Iнең Казанга килүенә 300 ел булуга багышланган бәйрәм дә шул сәбәпле кичерелә бит. Һәм… уйламаганда-көтмәгәндә мәсьәлә  хәл ителә.

Бәйрәмне зурлап үткәрү максатыннан, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кунаклар килә.

– Күрәсең, һәйкәл шул җәһәттән исләренә төшкәндер. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әмере буенча, аны ачу тантанасына әзерләнүләре турында хәбәр иттеләр. Димәк, Петр I минем кебек татарларга 300 елдан соң да ярдәм иткән булып чыга, – ди Гарәфетдин абый, уенын-чынын бергә кушып.

Шул чарада аңа бәйгедә катнашырга тәкъдим итәләр дә инде.

– Сынчы Зөлфия Мөхәммәтҗанованың фикерен белеп, ризалыгын алып, катнашырга булдым. Җиңеп чыкканымны белгәч, башта ышанмыйчарак тордым. Белешмәне үз кулларым белән күргәч кенә дөрес икәнлегенә төшендем, – ди ул бу җәһәттән.

Туристлар өзелеп тормас

Гомере буена диярлек Бишбалтада эшләгән һәм яшәгән, бүген аның тарихын барлаучы Гарәфетдин абыйның хыялы – бу бистәгә туристларны җәлеп итү.

– Хәзер Казанга туристлар күп килә, – дип фикер йөртә ул. – Аларга, әлбәттә инде, беренче чиратта Кремль территориясен,  Иске Татар, Яңа Татар бистәләрен күрсәтәләр. Киров районына да чыгалар, чөнки анда Илдар Ханов төзегән Барлык диннәр храмы бар. Абыйсының эшен хәзер энекәше Илгиз дәвам итә. Шунда барганда, хәтта игътибар да ителмичә, юл өстендә Бишбалта кала. Югыйсә бу Казанда тарихка бай иң борынгы татар авылы бит. Хәтта исеме дә бүгенгә кадәр сакланган. Ни кызганыч, күпләр бу хакта белми дә. Әле адмираллык төзелгәнче үк, 1710 елда Бишбалтадан биш корабтан торган эскадра – Балтыйк диңгезенә, сигез корабтан торганы  Азов диңгезенә юл тота.  Шуларның берсе «Казан шәһәре» дип атала. Петр I указы чыкканнан соң, 25 кораб Идел буйлап Хазар –Каспий диңгезенә юл ала. Император үзе дә шунда була. Адмираллык булган чорда Бишбалтада 400 кораб төзелә.

Әйтергә кирәк, Гарәфетдин абыйның хыялы өлешчә тормышка ашкан инде. Татарстан Милли музееның экскурсия бюросында Бишбалтага ике сәгатьлек сәяхәт теркәлгән. Әмма ветеран һәр күренешне камилләштерү өстендә эшләргә  кирәк дип саный.

– Максатым – Бишбалтада татар тормышын саклап калу, – ди ул. – Монда яшәүче халык кулына балта тотып эшләү белән генә дан казанмаган. Алар Казан ханлыгын торгызу эшендә дә бик актив булганнар. Авыл кешеләре Кремльнең агач диварларын, эчке корылмаларын эшләгәннәр. 1552 елда Зөя утравыннан су юлы белән килгән Явыз Иван гаскәрләренә каршы беренчеләрдән булып көрәшкә күтәрелгәннәр. Соңрак шулай ук беренчеләрдән булып Петр I, Екатерина IIне каршылаганнар. Бишбалта осталары Россиянең башка адмираллыкларында, мәсәлән, Воронежда, Санкт-Петербургта, Әстерханда эшләгәннәр. 1829 елда Бишбалта адмираллыгын Әстерханга күчерәләр. Революциядән соң Бишбалта эшчеләре совет властен торгызуда, ә 1918 елда шәһәрне ак чехлардан һәм ак гвардиячеләрдән саклауда да зур роль уйныйлар.

– Бүген Идел буендагы борынгы татар зиратын да мирас исемлегенә кертергә кирәк дип саныйм. Ни кызганыч, аның бер өлеше су астында калган инде, шул территориядән ком  чыгарырга ниятлиләр. Бишбалтаның тирә-юненнән дә татар рухы бөркелеп тора. Мәсәлән, Аракчиноны гына алыйк. Ул «уракчы» дигән татар сүзеннән алынган. Монда элек уракчылар яшәгән һәм патша армиясе өчен печән әзерләгән.

Меценат

Татар халкы, бигрәк тә Бишбалтада яшәүчеләр Гарәфетдин Хисаметдиновны меценат буларак бәяли. Ул үзе Кукмарада туып үскән. Татар мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, Ижау шәһәренә һөнәри училищега укырга киткән. Белем алырга теләк аны Казанга алып кайта. «Урак һәм Чүкеч» заводына слесарь булып эшкә урнаша. Укып тормыйча гына имтиханнар биреп, урта белем турында аттестат ала һәм КАИга укырга керә. Заводта – мастер, аннан инструменталь цехның начальнигы була. Нәкъ менә шушы цехта сугыш вакытында физик, атом-төш белгече Игорь Курчатовның «Уран» лабораториясе урнаша. Монда галим илебездәге атом-төш коралы фәненә нигез сала. Шунысы гаҗәп: предприятие үзе инде күптән юк, ә әлеге цех һаман исән. Аны хуҗасы арендага бирә. Гарәфетдин ага менә шул цехның фасадына Курчатов турында истәлек тактасы куярга йөри. Бина хуҗасының рөхсәте бар, хакимият һәм күзәтү органнарыннан гына ризалык алырга кирәк. Монысы, гадәттәгечә, озаккарак сузылыр дип уйлый ул.

Заводта Хисаметдинов партком секретаре була, югары партия мәктәбендә белем ала. Узган гасырның туксанынчы еллар башында тагын бер югары белем ала – Казан финанс-икътисад  университетын тәмамлый һәм «Заречье» банкы идарәсе рәисенең урынбасары булып эшли. Соңрак, үз фирмасын төзеп, Николай Столяров урамында күпкатлы йортлар төзи.

Вакыт үтеп, зур эшләрдән арынгач, ул Бишбалта тарихын өйрәнү белән мавыгып китә. Хәзер шул хакта китап язу белән мәшгуль. Бистәдә урнашкан 15 нче татар гимназиясе белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Бу уку йортының да бинасы бик истәлекле. Анда инкыйлабка кадәр хатын-кызлар гимназиясе урнашкан була.

…Башкалабызның Үзәк паркында «канатлы» юлларны хәтерләүчеләр бардыр әле. Аны кайчандыр Бишбалтадагы «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгәннәр. Революциягә кадәр үк төзелеп, халыкны агарту эшләренә зур өлеш керткән «Йолдыз» кинотеатрын да онытып бетермәгәннәрдер. Бишбалтаның Идел ярындагы күңел ачу урыннары да әдәби әсәрләрдә урын алган. Димәк, анда тормыш гөрләп торган. Гарәфетдин Хисаметдинов әнә шул матурлыкны кайтару  һәм Бишбалта мохитен саклау уе белән яши.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү