Татарстан депутатлары республика җитәкчесе вазыйфасының яңа атамасын тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика җитәкчесе вазыйфасының яңа атамасын тәкъдим иткән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Республика парламентының 39нчы утырышында бу җәһәттән тиешле закон проекты карала. Аның нигезендә Татарстан Конституциясенә үзгәреш кертеләчәк.

“Татарстан Конституциясенең 2 нче бүлеге атамасына һәм 89 нчы статьясына үзгәреш кертү күздә тотыла: аның нигезендә Татарстан югары вазыйфаи заты атамасы “Татарстан Республикасы башлыгы – Татарстан Республикасы Рәисе” булачак”. Моннан тыш атаманың кыскартылган вариантын – “Татарстан Республикасы Рәисе” атамасын куллану мөмкинлеге дә күздә тотыла”, – дигән “Татар-информ” хәбәрчесенә Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Ул 22 декабрьдә Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узганлыгын искә төшергән. Анда депутатлар инициатив төркемгә Татарстан Конституциясенә тәкъдим ителгән редакциядә үзгәрешләр кертү турында закон проектын кире алуны тәкъдим иткән.
Парламентчы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта инициатив төркемнең 37 әгъзасы арасыннан 33е закон проектын кире алу турында хатка кул куйган. Берничә депутат нигезле сәбәпләр белән Дәүләт Советы утырышында катнаша алмый. “Атна ахырына кадәр документ эшләнеп бетәчәк”, – дип белдергән Хәбибуллин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү