Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесенең депутатлар тәкъдим иткән атамасын кабул итүне сорады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесенең депутатлар тәкъдим иткән атамасын кабул итүне сорады. Бу хакта ул Дәүләт Советы утырышында әйтте.

“Сезгә берничә фикер җиткерәсем килә. Мин сезне бик яхшы аңлыйм. Президент атамасына килгәндә, без күчереп булган әйберләрне күчерә килдек. Ике срок рәттән республика Президентын сайлый алуыбыз да – федераль үзәкнең республикага карата мөнәсәбәте. Безгә каршы чыгучылар да булды. Әмма без, республика җитәкчесенең атамасын саклап калу өчен, бу эшне дәвам иттек, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Президент атамасын саклап калып булмаячагын аңлый башлагач, без башка юллар эзләдек. Кызганыч, минем дә, депутатларыбызның тырышлыгы да җитәрлек булмагандыр… Кызганыч, без атаманы билгеләү хокукын үзебездә саклап кала алмадык”.

Рөстәм Миңнеханов бүген депутатларга төзәтмәләр буенча карар кабул итәргә кирәклеген искәртте.
– Бүген яңгыраган тәкъдимнәр идеаль түгел, әмма ул алга таба хәрәкәт итәргә этәргеч бирә. Һәрвакытта да без теләгәнчә генә булып бетми. Битараф булсак, бик начар булыр иде. Сезнең борчылуыгыз, сайлаучыларыгызның фикерен ирештерүегез, яхшы. Әмма сез аңларга тиеш: Татарстан – илнең икътисад, социаль-икътисадый үсеш – барлык тармаклары буенча да нык төбәкләренең берсе. Ничек кенә булмасын, килешү үз өлешен кертте. Без бүген барлык федераль проектларда катнашабыз, ил җитәкчелеге, хөкүмәт белән мөнәсәбәтләребез яхшы, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү