Быел Татарстанда кан әйләнеше органнары авыруларыннан үлем-китем очраклары узган елдагы белән чагыштырганда 5 процентка кимегән. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, агымдагы елда 7 кан тамырлары үзәге яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шуның 3се – Казанда, калганнары – башка шәһәрләрдә. Үзәкләрдә 380нән артыграк медицина җиһазы файдалануга тапшырылган. Яңа җиһазлар йөрәккә катлаулы операцияләрне күбрәк ясау мөмкинлеге бирәчәк. Министр әйтүенчә, инсульт кебек куркыныч чирләр һәм йөрәккә операция кичерүчеләр дарулар белән бушлай тәэмин ителә.
Республикада шулай ук яман чирне алданрак ачыклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар тормышка ашырыла. Быел онкологиягә каршы көрәш буенча илкүләм проекты акчасына Республика клиник онкология диспансеры һәм кайбер башка медицина оешмаларына заманча ПЭТ-үзәк җиһазы кайтарылган. Бөгелмә һәм Саба районнары үзәк хастаханәләрендә амбулатор онкология ярдәме үзәкләре ачылган.
10 айдагы мәгълүматларга караганда, Татарстанда уртача гомер озынлыгы 73,8 яшькә җиткән. 2022 елның пландагы күрсәткеченнән (72,2 яшь) артып киткән инде бу.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat