«Ватаным Татарстан» ачыклык кертә. Инвалидлар өчен бушлай машина кую урыны

Инвалидлык алган кешеләр аерым билге куелган урыннарда машина кую
урыныннан бушлай файдалана алалар. Моның өчен автомобиль турындагы
белешмәләрне инвалидлар реестрына кертергә һәм рөхсәт алырга кирәк.
Махсус урыннарда кемнәр машинаны бушлай куя ала?

1. I һәм II группа инвалидлар.

2. Мөстәкыйль хәрәкәтләнүдә чикләр булганда, III группа инвалидлар.

3. 2020 елның 1 июненә кадәр медик-социаль экспертиза бюросында «Инвалид»
билгесе алган III группа инвалидлар.
4. Инвалид бала йөрткән автомобильләр.

Рөхсәтне ничек рәсмиләштерергә?

Бушлай машина урынын Дәүләт хезмәте порталында яки күп функцияле үзәкләрдә
рәсмиләштерергә мөмкин.

Инвалид балаларның әти-әниләре күп функцияле үзәкләр аша гына рәсмиләштерә
ала.

Белешмәләр реестрга 15 минут эчендә кертелә. Дәүләт хезмәтендә ул хәбәр
буларак шәхси кабинетка килә. Күп функцияле үзәктә мөхер куелган кәгазь документ
бирелә.

! Бер кеше бушлай машина кую урынын бер автомобильгә генә рәсмиләштерә ала.

Әгәр автомобиль турында белешмәләрне үзгәртергә кирәк булса, яңа гариза язарга
кирәк. Искесе автомат рәвештә юкка чыгарылачак.

Парковка өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

1.Машинаның алгы яки арткы пыяласына «Инвалид» билгесен беркетергә. Аны
бензин салу урыннарында, автокибетләрдә сатып алырга яки төсле принтердан
чыгарырга мөмкин. Моның өчен файлны рәсмиләштерү вакытында ала аласыз.

2.Инвалидлык турындагы документлар үзегез белән булырга тиеш. Аларны
тикшерү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре сорарга мөмкин.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү