Татарстанда электромобильләр өчен 95 электр зарядкасы станциясеннән торган челтәр эшли башлаган

Татарстанда электромобильләр өчен 95 электр зарядкасы станциясеннән торган челтәр эшли башлаган. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, федераль программа кысасында Татарстан пилот проектын беренчеләрдән булып гамәлгә ашырган. Зарядка станцияләре республиканың 9 шәһәре һәм 10 районында булдырылган.

Бу эшкә 500 миллион сум тотылган. Шул исәптән 175 миллион сумы – федераль үзәктән. Станцияләрне булдыруга тотылган чыгымнар 6,5 елдан соң үзен аклаячак. Татарстанда барлыгы 171 зарядка станциясе әзер.

Зарядка станцияләре парковкаларда, АЗС, гомумфедераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда урнаштырылган. Республика шәһәрләрендә аларга ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелгән. Юлларны гына җиһазлап бетерәсе бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү