Бәйрәм бәлагә әйләнмәсен: Яңа ел ялларында аеруча сак булырга киңәш итәләр

20 мең сум! Яңа ел бәйрәмнәрендә тиешсез урында салют-фейерверк аттыручыларга әнә шулкадәр штраф яный Бәйрәм кәефе дип, чама хисе турында да онытмаска киңәш иттеләр. Яңа ел төнендә урамнарны 2 меңнән артык полиция хезмәткәре саклаячак. Татарстан Министрлар Кабинетында Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү турында сөйләделәр.

Билгеле булганча, 19 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. «Ул 8 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак», – дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. Озын сүзнең кыскасы, салют, петардаларны теләсә кайда аттырырга ярамый. Бәйрәм кәефе шактый кыйммәткә төшмәгәе югыйсә.

– Яңа елда пиротехник эшләнмәләр шартлатырга теләүчеләргә 1 мең 150 махсус мәйдан оештырылды. Салют-фейерверкларны торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, халык күп йөри торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан – 30 метр, сәнәгать предприятиеләре, ягулык-энергетика комплексыннан 50 метр ераклыкта гына һавага җибәрергә рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдәләрне үтәргә теләмәүчеләргә исә штраф яный. Физик затларга – 20 мең, урындагы затларга – 60 мең, юридик затларга исә 800 мең сумга кадәр штраф каралган, – дип кисәтте министр.

Беркемнең дә бәйрәм кәефен бозасы килми, билгеле. Шуңа күрә халык арасында да, пиротехник эшләнмәләр сатучы кибетләрдә дә профилактика чараларына бәйле эшне көчәйткәннәр. «400гә якын рейдка чыктык. Бәла китерергә мөмкин булган 141 очракны булдырмыйча калдык», – дип сөйләде Рафис Хәбибуллин. Сүзен куәтләп:

– Бу – күктән алган саннар түгел. Әнә пиротехник эшләнмәне рөхсәт ителмәгән урында җибәргән бер кешене социаль челтәрләр аша эзләп таптык. Интернетка видеоязма куйган. Нәтиҗәдә ул административ җаваплылыкка тартылды. Уеннан уймак чыгара язган кешегә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Хәзер бөтен нәрсә ачык бит. Сак булыгыз! – дип тә әйтте ул.

Халык күпләп ял иткән урыннарда һәм юлда да уяулыкны югалтырга ярамый. «Без Яңа ел бәйрәмнәренең иминлеген тәэмин итү өчен әзерлек эшен ноябрьдә үк башладык. Хезмәткәрләр составын ачыкладык. Яңа ел төнендә урамнарга 2 мең 500 полиция хезмәткәре чыгачак», – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау полициясе җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов. Кышкы каникул көннәрендә урамдагы иминлекне 400ләп «погонлы» саклар дип көтелә.

– Татарстанда барлыгы 150 чыршы шәһәрчеге эшләячәк. Бүген шуларның 40тан артыгында бәйрәм чаралары башланды инде. Барыннан да бигрәк, әнә шундый халык күпләп ял итә торган урыннар игътибар үзәгендә булачак. Былтыр Яңа ел төнендә чыршы шәһәрчекләренә, скверларга һәм паркларга 200 мең чамасы кеше чыкты. Быел да сәгать телләре унике сукканны чыршы тирәсендә каршы алырга теләүчеләр моннан кимрәк булмас, дип уйлыйбыз, – диде урынбасар.

Ни дисәң дә, бәйрәм – бәйрәм бит инде ул, сәрхушләр дә булмый калмас. Урамдагы исерекләрне барысын да якаларыннан тотып алып китәчәкләрме, дип тә кызыксынды журналистлар полиция вәкиленнән. «Аякта басып тора алганнарга, озатучысы булганнарга тимибез», – диде Фәргать Мөхәммәтҗанов. Эчеп, дөньясын онытып җибәргәннәрне исә айныткычка озатачаклар.

Полиция хезмәткәрләренә ярдәмгә Росгвардия вәкилләре дә чыгачак. «Иминлекне тәэмин итү өчен мөмкинлекләр җитәрлек», – диде Россия илкүләм гвардиясенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Сәлахиев.

– Ничек кенә булмасын, чат саен полиция вәкилен куеп булмый. Бүгенге вазгыятькә бәйле рәвештә бурычларыбыз да арта. Бәйрәм арасында тәртип бозу очракларының күбесе исерткеч эчемлек кулланучыларга туры килә. Кемдер чамасын белә, ә кемгәдер диңгез дә тубыктан, – диде Фәргать Мөхәммәтҗанов.

Шешәне үз итүчеләр дигәннән, алар – ут-күз чыгуга да сәбәпче. Ел башыннан бирле республикада 4 мең 890 янгын очрагы теркәлгән. Быел 121 кеше янгында үлгән. «Ни кызганыч, Яңа ел бәйрәмнәрендә «кызыл әтәч»кә бәйле гадәттән тыш хәл очраклары ике тапкыр арта», – дип кисәтте Рафис Хәбибуллин. Сүзен саннар белән дә дәлилләп күрсәтте ул. Былтыр гыйнварның беренче ун көнендә республикада 101 янгын очрагы теркәлгән. Утта 8 кеше һәлак булган.

– Бәла-каза очракларының сәбәпләренә килгәндә, ут белән саксыз эш итү фаҗигагә китерергә мөмкин. Былтыр, мәсәлән, барлык янгын очракларының 38 проценты шуның аркасында килеп чыккан, – диде ул. – Хәмерне чамадан тыш артык куллану да яхшыга китерми. Узган ел Татарстанда бәйрәм ялларында исерекләр аркасында 17 янгын очрагы теркәлгән, 8 кеше һәлак булган. Бәйрәмнәр сөенечле хәлләр белән генә истә калсын иде!

Эльвира Вәлиева

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү