Татарстанда Яңа ел төнендә +1 градус җылы һәм яңгыр көтелә. Гидрометеоүзәк һава температурасының –4…+1 градус тирәсендә тирбәләсен фаразлый.
31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә республикада кар, шул исәптән юеш кар, урыны белән яңгыр явачак. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләп үткәнчә, бәйрәм төнендә ил территориясенең 80 проценты өлешендә һава температурасы нормага якын яки аннан югарырак булачак.
Исегезгә төшерәбез: узган ел Татарстанда Курантлар сукканда һава температурасы –6…–11 градус чамасы иде. Көндез 1 гыйнварда –2…–7 градус булды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat