Банкирлар акчаны кая яшерә?

Соңгы ун елда Россиянең финанс кырында йөзләгән банк банкротлыкка чыкты, ябылды. Үзәк банк лицензиясез калдырган финанс оешмалары карынында триллионлаган сум акча юкка чыкты.

Банк депозитларында акча тотучыларның теңкәсе корыды, кредиторлар акчаларын ала алмый җәфа чиктеләр. Бик күп эшмәкәрләр бөлде. Банкрот банкларның хуҗалары исә еш кына чит илләргә качып котылдылар. Күбесенең тимер пәрдәнең теге ягында ярыйсы гына тупланган маясы бар икән. Сүз триллионлаган сум акча турында бара. Депозит ияләренә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) акчаның закон тарафыннан билгеләнгән күләмен кайтарып бирә, билгеле. Бу еш кына Үзәк банк ярдәме белән башкарыла. Югалтулар акча басып каплана. Акча бастыңмы, инфляция котырына һәм, чынлыкта, банкротларның югалтуларын без, аларның махинациясендә бернинди дә катнашы булмаучылар, кибетләрдән кыйммәтләнгән товар алып түлибез.

Быелның 25 декабренә кадәр 377 финанс оешмасы юк ителгән. Аларның балансларында 3,2 триллион сум актив булган. Актив дип бездә кыйммәтле кәгазьләрне әйтәләр бит инде. Асылда ул активларның бәясе югарыда күрсәтелгән суммага тулмый, саткан очракта күпкә арзанрак бәягә генә сатып була. АСВ корпорациясенең генераль директоры, бөлгән банкларны юк итеп, алар балансындагы активларны 0,7–1 триллион сумга кадәр калдырачакбыз, ди. Калган акча (2 триллион сумнан артык) «киптерелү һәм иләнү» процессына дучар ителәчәк икән. Акча юк дигәнне аңлата бу.

Шулай да АСВ җан-фәрманга тырышып, берникадәр акчаны кире кайтара икән. Быелның 11 аенда 61 миллиард сум кайтарылган, мәсәлән. Ул суммага кемнәрнеңдер ирекле ярдәме, бурычлыларның бурычларын түләтү, бәясе берничә тапкыр төшерелеп сатылган активлар акчасы керә. Күрәбез: югалган акча белән кире кайтарылып алынган акча арасында җир белән күк аермасы. Киләсе елга, әйтик, 30–36 миллиард сум акчаны табарга ниятлиләр. Бөлгән финанс оешмаларының кредиторларына шул ысул белән барысы 70 миллиард сум акча кайтарылган. Эш шулай гына төгәлләнми әле. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы элек бөлгәннәрнең байлыгын эзләп мәшәкатьләнгәндә, банкротлар исемлегенә яңа банклар өстәлә. Соңгы ике елда 30 банк яфрак астына кергән, ягъни бөлгән. Шик юктыр ки, алдагы елларда да байлыкларын тишелгән куык кебек югалтып бетерүчеләр булачак. Зур финанс кризисы бусаганы атлавын истә тотканда, күбрәк тә булыр әле, мөгаен. Банкны юкка чыгару тиз генә башкарыла торган эш түгел, еллар үтә. Банклар гына түгел, башка финанс оешмалары да бөлә. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары, мәсәлән. Аларның исемнәре бар, халыктан җыйган акча бар, баланслары гына ул акчаны кире кайтарып бирерлек түгел. Бөләләр инде, нишләтәсең. Шунысы бар: бөлгән банк җитәкчеләре ач түгел, чит илгә качып өлгергәннәре мул гына тормышта яшәп ята. Шундый дүрт меңләп банкир бар дип беләм.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү